Көрәш тег белән яңалыклар
-
Кукмаралылар билбау көрәше буенча Россия чемпионатында катнашырга юллама алды
Азнакайда билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты үтте. Анда кукмаралылар, Марс Бәдретдинов шәкертләре уңышлы чыгыш ясадылар. Динар Шәфигуллин бәйгедә үз үлчәү авырлыгында 1 урынны яуласа, Энҗе Йосыпова - 2, Олег Тихонов - 3 урыннарга лаек булдылар. Җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашырга юллама алдылар. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
-
Аш.Буҗида балалар көрәште
Аш.Буҗи авылында балалар өчен көрәш ярышы узды. Аны шушы авылның эшмәкәре Фәнис Хәмәтдинов оештырды. Ул призлы урынга чыккан 33 балага кыйммәтле призлар әзерләде. "Бөр" агрофирмасы ярдәмче белән башлангыч мәктәп ашханәсендә спортчылар өчен кайнар аш әзерләде. Фәнискә дә пешекчеләргә дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә батырлар булып үз үлчәү авырлыкларында Закир Сабирҗанов...
-
Район башлыгы көрәшчеләр белән очрашты
Районыбызда татар-башкорт милли көрәше Федерациясе Кубогына Татарстан беренчелеге уздырылган иде. 31 команда арасында Кукмара көрәшчеләре җиңү яулады. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин бәйгенең җиңүчеләре - Кукмараның җыелма командасы егетләре, аларның тренерлары белән очрашты, үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде, бүләкләр тапшырды.
-
Зур Кукмарада көрәшчеләр бәйгесе узды
Зур Кукмарадагы "Ялкын" спорткомплексында 1995 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арсында Өлге авылының танылган көрәшчесе Фәхретдинов Миннемулла Сәләхетдин улы истәлегенә татарча көрәш бәйгесе узды. Турнирда 30, 35, 40, 45, 50, 55, 60, 65, 70, 75 килограммга кадәр һәм аннан югарырак үлчәүдәге яшь көрәшчеләр катнашты. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.