"Поездны озатып калдык"... яки фәлсәфи уйланулар
Сеңлемнең нәни улына поездларны якыннан күрсәтү өчен тимер юл янына юнәлдек беркөнне. Игеннәре җыелып, моңсулык иңгән басу юлы аша атлыйбыз. Баш түбәсен кояш кыздыра, түземлекне сынап, яныбызда кигәвеннәр бөтерелә. Тәмам азды быел канэчкеч бөҗәкләр. Шулчак аяк астында зур гына чикерткәне күреп алдык. Кызыл канатлы үзе, гәүдәсен чак күтәреп, бака сыман...