Һәр продуктка документ кирәк
Терлекчелек продуктларының сыйфаты, ашарга яраклымы - юкмы икәне ветеринария-санитария экспертизасы ярдәмендә билгеләнә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча ветеринария документы бирелә. Ит һәм ит продуктларын районнан (шәһәрдән) читкә Россия территориясе буенча ташыганда №2 формалы ветеринария таныклыгы, район (шәһәр) эчендә ташыганда - №4 формалы ветеринария белешмәсе, Россия территориясеннән читкә чыгарганда №5 формалы ветеринария сертификаты...