Нырьяда "Сәгать дәвамында узышу" бәйгесе үтте
Нырьяда чаңгы буенча традицион "Сәгать дәвамында узышу" бәйгесе үтте. 8 яшьтән 79 яшькә кадәрге спортчылар бер сәгать дәвамында үзләренең күпме ераклыкны "буйсындыра" алуларын ачыкладылар.
Нырьядан Андрей Туктамышев бер сәгать эчендә 20 чакрым 850 метр юл үтте.40-49 яшьлекләр арасында Нократ Аланыннан Михаил Шишкин нәкъ 20 чакрымны шуды. Үз яшьтәшләре арасында иң...