Аш.Буҗи балалары китапханәдә дару үләннәре белән таныша
Аш.Буҗи авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Дару үләннәре" дигән кичә үткәрелде. Китапханәче Алсу Ярмиева оештырган әлеге чараның максаты - укучыларның кызыксынуын үстерү, дару үсемлекләренең әhәмияте турында белемнәрен тирәнәйтү, экологик культура тәрбияләү булып торды. Кичә барышында укучылар дару үләннәре белән таныштылар, аларны ничек файдаланырга, җыярга кирәклеге турында мәгълүмат алдылар. Шулай...