Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Шахмат бәйрәме

Авыл кешесе Сабантуйларга кадәр яңгыр тансыклап, аннан соң: "Һай печәнне җыйнап алганчы гына, һай игенне суктырып алганчы гына яумый торса?" - дип яши. Ядегәрдә укытучы, тренер Фәһим Сабитов истәлегенә уздырылган ачык шахмат турнирына Арча, Вятка Аланы шәһәрләреннән, Балтач районыннан да килеп җиткәннәр. Илледән артык шахматчы сеңдереп яуган яңгырга сөенеп, кайнар...

-Менә бу Ленинградта чемпион калган. Менә монысына монда тиңнәр юк инде, - дип хафаланып, тел шартлатып торсалар да, хуҗалар шахмат тактасында кунакчыллык күрсәтмәделәр. Швейцария системасы буенча үткәрелгән турнирда (илле шахматчы ярышын башкача ничек үткәрәсең?) биш сәгать үтүгә җиңүчеләр билгеле булды: кече яшьтәге укучы малайлар арасында Ирек Галиев - беренче, Илфар Садретдинов - икенче, Искәндәр Турабаев өченче (барысы да Кукмарадан) булдылар. Ә кызлар арасында беренче - Диана Гарәфетдинова (Кукмара), икенче - Әлфинә Хаҗиева (Ядегәр), өченче - Динара Мөхәммәтдинова (Ядегәр).
Өлкән яшьтәге укучы егетләр арасында ядегәрлеләр Дилүс Закиров - беренче, Ришат Закиров - икенче, Илһам Хәсәнов өченче урыннарны яуладылар. Ядегәр кызлары да үзләрен таныттылар: Илгизә Касыймова - беренче, Язилә Галиева - икенче, Гөлшат Закирова өченче булдылар.
Хатын-кызлар арасында Ландыш Гарифуллина (Балтач), Фәния Нуриевалар (Ядегәр) беренче-икенче урыннарны бүлештеләр. Ир-атлардан балалар тренеры Владислав Абдуллов (Кукмара) күчмә Кубок иясе булды, Арчадан Ленар Вахитов - икенче, Александр Васильев (Кукмара) өченче урыннарны яуладылар.
Боларга Сәламәтләндерү үзәге әзерләгән "алтын", "көмеш", "бронза" медальләр бүләк ителде. Һәр призерга грамота белән бергә акчалата бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk