Трудовая слава

Кукморский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Гафият ага турниры

"Сәясәт ул - икътисадның чагылышы", - дип юкка гына әйтелмидер. Болгавыр чорларда азапланганнан соң, аякка басып, "Восток" хуҗалыгының элекке егәре кайта башлауга, Ядегәрдә Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күпсанлы орден-медальләр кавалеры Гафият ага Гарифуллин исемендәге призга балалар арасында милли көрәш турниры яңадан үткәрелә башлады. Востоклыларның уртача айлык хезмәт хакы тугыз...

-Эш белән бергә социаль мәсьәләләрне дә онытмыйбыз, - ди хуҗалыкның башкаручы директоры Алексей Леонтьев. - Гафият ага өчен хуҗалык тормышында вак мәсьәләләр булмаган, безгә дә аның исеменә тап төшерми эшләргә кирәк. Ул бик кунакчыл булган, диләр. Турнирга Мари иленнән Бәрәңге районы көрәшчеләренең килүе үзе бер ямь булды.
Көрәш турниры 12 үлчәү категориясендә үткәрелеп, йөзәрләгән бала осталыгын шомартты ул көнне. Ярославль сабантуе батыры Фирдүс Гаязов (Олыяз) баллар аермасы белән чираттагы көндәшен откач:
-Монда көндәшләр Ярославльдәгеләрдән көчлерәк, чистага егу икеле, - дип куйды.
Ә җиңүне менә кемнәр яулады:
26 кг. Инсаф Кәримуллин (Байлангар).
29 кг. Палинарт Бушков (Марий Эл).
32 кг. Анатолий Данилов (Нырья).
36 кг. Айнур Галимҗанов (Адай).
40 кг. Илмир Садыйков (Ядегәр).
43 кг. Салават Рәхимҗанов (Ядегәр).
Югары үлчәүдә Фирдүс Гаязов (Олыяз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Добавить «Хезмэт даны» («Трудовая слава») в Яндекс.Новости

 

Подписывайтесь на Telegram-канал «Кукмор Татарстан»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqx5AmsU