Вахит авылыннан спортчы Рашит Гарифуллин: «Чапмый» калсам — үз-үземә урын табалмыйм
Пенсионерлар арасында үткән республика спартакиадасында ике чакрымга йөгерүдә призлы өченче урынны алган.
Вахит авылыннан әтиле-уллы Рашит һәм Рөстәм Гарифуллиннарның йөгерү дистанцияләрен бергә кушсаң, айга кадәр күпер салырга мөмкиндер.
Әйе, әйе, бу һич кенә дә арттырып әйтү, сүз уйнату түгел. Сәламәт яшәү рәвеше — аларның гаиләләренең төп тормыш девизы.
Рашит абый балачактан ук йөгерү белән «авырый башлый». Бик яхшы хәтерли: оста йөгерәсең дип үсендереп, аны 4 сыйныфта укыганда ук авыл көтүенә чыгаралар. Ә кышларын исә чаңгы киеп, Вахит тавының иң биек ноктасыннан уктай атылып, тагын кечкенә Рашит төшә. Укытучысы Каймә Җиһаншина, аның өчен куркып, хәтта: «Тагын бер тапкыр тауның түбәсенә кадәр менәсең икән — дәрестә чаңгыга башка алып чыкмыйм мин сине», — дияргә дә мәҗбүр була. Янил мәктәбенә килгәч, инде Фәһим Сабитов кыш буе укучыларны чаңгыда йөртеп, кар эрүгә, футбол уйнатып, спортка тагын да тарта. Яшь физкультура укытучысы Люзина Миякинаның дәресләрен дә яхшы хәтерли ул. Янил училищесында укыганда да әлеге төрләр буенча район ярышларында призлы урыннарны еш яулый.
— Шунысы күңелдә калды: армия сафларына алынгач, спорт ротасына эләгәсем килгән иде, әмма табигате бик кырыс булган Байкал аръягы якларына туры килдем, — ди Рашит Гарифуллин. — Шунда да үзлегемнән гел йөгерергә чыга идем.
Ерак араларга йөгерү буенча беренче орлык та нәкъ менә шул армиядә вакытта аның күңеленә салына: аларның ротасыннан бер төркем солдат десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр белән берлектә Кытай чиге буйлап 25 чакрым арадагы марш-бросокны үтә. Вахит егете сынатмый: Россия хәрби начальнигы, генерал-лейтенант Дмитрий Краевның бу уңайдан Рәхмәте, ничә еллар үтсә дә, гаилә архивында якты истәлек буларак саклана. Ерак Якутиядә эшләгәндә дә җае чыгуга, Рашит абый йөгереп кайту мөмкинлеген кулыннан ычкындырмый. Хәтта туган ягына кайткач та, хуҗалыкта 30 ел КамАЗ машинасында эшләгән чорында, ерак юлларга чыккач, машинасы белән тукталышларда төн куну өчен тукталганда, иртәнге сәгать дүрттә торып, 5-6 чакрым араны йөгереп килә торган була.
Йөгерү буенча Татарстан чемпионы, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында чаңгы буенча күп тапкыр республика җиңүчесе Рөстәм дә әтисе кебек кечкенәдән спорт белән «яши». Мәктәптә укыган елларында спорт лидеры булган егет, бер урынга җиде кеше торган көндәшлекне җиңел генә узып, Казан дәүләт педагогика институтының физкультура факультетына укырга керде. Хәтерләсәгез: 2008 елда Рөстәм, Казанда Универсиада үткәрүгә теләктәшлек йөзеннән имзалар җыеп, Брюссельгә кадәр йөгереп барган иде. Ә бит бу мактаулы марафонга иң-иң лаеклы берничә студентны гына сайладылар! Укытучы дипломы алуга ук моннан 15 ел элек җитәкчелек аны Лубян урман көллиятенә эшкә чакырды. Бүгенге көндә ул — студентларның абруйлы укытучысы.
Сабантуйны чабышкы атлар ашкынып көткән кебек, Гарифуллиннар да ел саен республикада уза торган төрле марафоннарны көтеп ала. Быел Арчада үткән "Тукай марафоны-2024«тә Рашит абый 50 яшьлекләрдән олыраклар арасында өченче булып килсә, Рөстәм 39 яшькә кадәргеләр арасында беренчелекне алган. Казанда үтә торган Халыкара, милли ярыммарафоннарда алар инде берничә ел рәттән 21 чакрым араны йөгереп узалар. Нәтиҗәләре дә сокланырлык. Ә болай, авыл янәшәсендә көн саен 10ар чак­рым араны йөгереп кайту алар өчен чүп кенә.
— Марафоннарга әзерлекне бер ай алдан башлыйбыз, — ди Рашит абый. — Чөнки аякларны «язарга» кирәк. Бу юлы инде көндәлек ун чакрым белән генә «ерак китеп» булмый, 20шәр чакрымны узабыз. Йөгергән уңайдан, бераз суы җылына башлауга, апрель-май айларында ук Түбән Чурадагы бөягә су коенырга тукталам. Гомумән, бер көн «чапмый» калсам — үз-үземә урын тапмыйм. Йөгерсәң — рәхәт булып тора. Бу, 63 яшеңә җиткәч тә йөгереп йөрү сиңа нәрсә бирә ул дип сораучылар күп. Сәламәтлек! Мин үз гомеремдә баш авыртуының нәрсә икәнен белмим. Көндәлек кан басымым да уйнамый: 120гә 80 белән яшим. Кыш көне инде — чаңгыда. Хатыным Люция дә минем белән чыга. Бакча башында авылдашлар өчен чаңгы трассасы ясап кую да бер гадәткә керде.
Быел әнә район Сабан туенда да, йөгереп һәм турникта күтәрелеп, матур күрсәткечләргә ирешкән Рашит абый. Әмма башка спорт төрләре кебек йөгерү һәм турникта тартылуның да ветераннар арасында бүлеп үткәрелмәве күңелен борчып тора. «Бүләкләре дә, призлы урыны да мөһим түгел, ә кызыксындыру кирәк», — ди ул бу турыда. Шулай ук пенсионерлар арасында үткән республика спартакиадасында да ике чакрымга йөгерүдә призлы өченче урынны алган. Шунысы кызык: Рашит абый ярышларда озын дистанцияләрне ярата икән. Чөнки көчеңне тигез итеп бүләргә урын кала, ди ул. Әнә Нөнәгәр авылында турникта күтәрелеп килгәч тә, тауга каршы йөгереп, үз көчен сынап караган.
«Стартка кузгалганда 30лап кеше идек. Мин җиденче булып килдем. Тагын да биегрәк булса, призлы урынны ала идем», — ди ул, елмаеп.
Быелгы район Сабан туенда Рашит абый Гарифуллинга Россия чаңгыда узышу Федерациясе Президенты, өч тапкыр Олимпия чемпионы Елена Вяльбе үз куллары белән чаңгы спортын үстерүгә керткән күпьеллык хезмәте өчен Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев