Сабирҗановлар истәлегенә – спорт һәм бердәмлек бәйрәме
Уеннар соңында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде.
Районыбызның Туеш стадионында район эчке эшләр бүлегендә озак еллар намуслы хезмәт куйган Сабирҗановлар истәлегенә багышланган волейбол турниры узды.
Ярышларда район эчке эшләр бүлеге ветераннары, бүлек хезмәткәрләре, район дәүләт автоинспекциясе, районның янгын сүндерү-коткару часте һәм Сабирҗановлар династиясе командалары көч сынашты.

Турнирны ачу тантанасында катнашучыларны, мәрхүм милиция хезмәткәрләренең гаиләләре, якыннарын район башлыгы Сергей Димитриев сәламләп, барлык командаларга уңышлар һәм гадел көрәш, турнирның дәвамлы булуын теләде.
Спорт чарасына килүчеләрне кайнар самовар чәе, хуш исле коймаклар һәм төрле тәм-томнар белән сыйладылар. Җылы мохиттә узган очрашу спорт бәйрәменә аерым ямь өстәп, катнашучыларны һәм тамашачыларны бер табын артына җыйды.

Уеннар соңында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Беренче урынны - район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, икенче урынны Сабирҗановлар, өченче урынны район эчке эшләр бүлеге ветераннары командалары алды. Әмма бу көннең төп казанышы җиңү генә түгел, ә хезмәттәшләрне, ветераннарны һәм яшь буынны берләштергән җылы очрашу булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев