Кукмараның «Олимп» Боз сараенда алкалы хоккей буенча турнир үтте
Бозга барлыгы алты команда чыкты.
Кукмараның «Олимп» Боз сараенда Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен һәм Татарстан Республикасы Эчке эшләр бүлеге ветераннар Советы оешуга 35 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган алкалы хоккей буенча турнир үтте.
Быелгы турнир кечкенә генә юбилей булды, дисәк тә хата булмас, Кукмарада ул унынчы тапкыр оештырылды.
Быелгысы республиканың Эчке эшләр бүлеге ветераннар советы җитәкчесе, отставкадагы полиция полковнигы Марат Айдаровның катнашуы белән дә истәлекле иде. Казан кунаклары арасында аның беренче урынбасары Ирек Хисамиев, ЮХИДИнең Татарстан Республикасы буенча ветераннар советы рәисе Валерий Савкиннар да бар иде.

Бозга барлыгы алты команда чыкты. Кукмарадан — «Динамо», «Олимп», «Кукмара хоккее ветераннары», «МЧС», Сосновкадан — «Витязь», Нократ Аланыннан — «Электрон» командалары хоккейчылары Кубок һәм призлы урыннар өчен көч сынашты.
Уенда беренчелекне «Кукмара хоккее ветераннары» командасы алды. Икенче-өченче урында «Динамо» һәм «МЧС» командалары калды.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев