Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарадан Эльмир Хаҗиев: «Мин тууга ук үземне спорт белән шөгыльләнә башлаган кебек хис итәм»

Эльмир Хаҗиевны Кукмарадагы дуслары, туганнары, якыннары гына түгел, СТС каналындагы ул катнашкан «Суперниндзя» тапшыруын караган бик күпләр белә хәзер.

Кечкенәдән тиктормас булып үсә Эльмир. Тәпи киткәч тә, башка балалар кебек атлап түгел, ә йөгереп кенә йөри. Үзе дә шулай ди: «Мин тууга ук үземне спорт белән шөгыльләнә башлаган кебек хис итәм: өй буйлап йөгереп йөргәнемне, шул арада диван-караватларга сикереп менгәнемне хәтерлим. Әнием Гөлчәчәк, энергиям ташып торганын күреп, “Зилант” спорткомплексына – тренер Илмар абый Шәймәрдановның баскетбол түгәрәгенә алып барды. Алты ел йөрдем. Аннан соң футбол, каратэ, самбо түгәрәкләре кызыксындырды. Тренер Данил абый Шиһапов исә бокс белән үзенә җәлеп итте. 7 ел шунда шөгыльләндем», – ди ул. 

Эльмир бокста тәмам остарып җитә, бу төрдә «үз тәлинкәсендәге кебек» хис итә башлый, спорт осталыгына кандидат нормативын да үти.  

«Әмма ул вакытта мин чын спортчы идем инде дип әйтә алмыйм. Чөнки тормышыбызга компьютерлар килеп кергән заман. Анда да уйныйсым килә, ләкин өстәл артында утырганда үземне ничектер спорт алдында гаепле кебек тә хис итәм. Тора-бара икесен дә тигезләштердем», – ди ул. 

Спорт белән дуслашу Эльмирның киләчәк тормышына зур йогынты ясый. Югары сыйныфларда укыганда Кукмара 4нче урта мәктәбенең физкультура укытучысы Анна Бектина, аны күреп алып, бу фән буенча олимпиадага әзерли башлый. 2014 елда районда өченче урында гына калгач, ул тагын да үҗәтләнебрәк республика олимпиадасына әзерләнә. Нәтиҗәдә беренче урынны ала, ә инде Бөтенроссия күләмендә призер була. Олимпиадага әзерләнгән вакытта теориядән тыш йөзү, җиңел атлетика, гимнастика элементларын яхшылап үзләштерә.

«Гимнастика буенча нинди күнегү ясарга икәнен күрсәттеләр дә, ике көн вакыт бирелде. Мин бәйге вакытында катнашучыларны сәламләгәннән соң, тиешле күнегүләрне хәтта суламыйча да үттем, хөкемдарлар да кул чапты. Нәтиҗәдә беренчелекне алдым», – дип елмая ул.

Димәк, «Суперниндзя»ның башлангычына беренче орлык шушы вакытта салына да инде. 
Спорт белән син дип сөйләшү Эльмирга, тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә теләп, югары уку йортына укырга кергәндә дә зур йогынты ясый. Имтиханда физкультура фәненнән 100 балл җыя. 

Ул бүгенге көндә Тыва Республикасының Кызыл шәһәрендә хәрби хезмәттә. «Суперниндзя» тапшыруында үзенең никадәр көчле, нык холыклы булганын раслаган якташыбызны анда да бик күпләр таныйлар, килеп эндәшәләр икән. Эльмир, биредә үзенең хезмәт иткән урынын яклап, спортның күп төрләре буенча ярышларда еш катнаша. Көн саен 10 чакрым араны: Енисей елгасы яр буйларын йөгереп уза, стадионда җитезлек, чыдамлылык буенча күнекмәләрен ныгыта. 2016 елда 42 чакрым 200 метр ераклыктагы Халыкара марафонда үз яшьтәшләре арасында чемпион калган егет өчен 10 чакрымны ярты сәгатьтә йөгереп үтүнең бернинди авырлыгы юк. Бүгенге көндә ул –  кул сугышы буенча Россиянең спорт остасы, ату буенча спорт остасына кандидат.

«Мәктәп укучыларына шуны җиткерәсем килә: спорт белән, һичшиксез, шөгыльләнергә кирәк. Ул холыкны чыныктыра, тәртипкә өйрәтә. Эшең, хезмәтең буенча гына түгел, көндәлек кирәк булган спорт – ул тормыш нигезе», – ди ул.

Ә Эльмирны быелгы җәйдә күңелле мәшәкатьләр көтә. Ул бу юлы ялга кайтуында сөйгәне, Ятмас-Дусай кызы Зилә Зиннәтовага тәкъдим ясаган. Бәхетле никах булсын!

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев