Кукмарада район башлыгы призына милли көрәш буенча район беренчелеге өчен 90нан артык көрәшче көч сынашты
Быел 11 авыл җирлеге катнашты.
...Хөкемдарларның сыбызгылары әле беренчесен сызгырырга да өлгермәгән иде, Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин: «Әлбәттә, без беренче урынны алачакбыз», - дип әйтеп куйды. Дөресрәге, әйдәгез, фаразлыйк әле, кайсы команда призлы урынга чыгачак, дигән провокацион сорауны үзара сөйләшеп торган авыл җирлекләре башлыкларына үзем биргән идем.
Сүзен дәвам итеп, ул: «Юкка гына ике атна элек үзебездә көрәш ярышы үткәрмәдек бит?! Хөкемдарлар белән алдан сөйләшенгән, бүген бездә булачак беренче урын өчен кафеда мул өстәлгә заказ бирелгән», - дип елмайды. Әлбәттә, Илнарның алдан сөйләшенгән дигән сүзе шаярту булса да, күңеле сизенгән, чыннан да, Байлангар авыл җирлеге командасы район башлыгы призына үткәрелгән көрәш буенча район беренчелегендә җиңүче булды. Хәер, алар үткән ел да беренче урынны алган иде. Быелгы призлы урыннар да, алдан фаразлаганча, узган елдагыча калды: бер балл аерма белән генә икенчедә - Олыяз, өченчедә - Сәрдекбаш командасы.
...Әлеге турнирдан алган күңелне кузгатырдай кичерешләр берничә көнгә сузылды.
Беренчедән, бәйгедә катнашучы командалар саны елдан-ел кими бара. Узган ел 14 авыл җирлеге катнашкан булса, быел – 11 генә. Димәк, калган 18 авыл җирлегендә көрәшчеләр юктыр, дигән фикер туа. (Ә Сабантуйлар җитсә, башка авыллардан килеп көрәшәләр дә, бүләкләр читкә китә дип ризасызлык белдерелә). Җирлекләрдә көрәш түгәрәкләре - тренер, штат, көрәшкә йөрергә теләүчеләр булмау да бу яктан зур роль уйный.
Икенчедән, келәмгә чыкканнарның көрәшеп тә тормыйча бирелүе матур күренеш түгел. Юкка гына Зур Сәрдектән килгән, 90 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышкан Гомәр Корбангалиев, беренче әйләнештә үк көндәше җиңел генә кул күтәргәч: «Әнә шулай җиңәсе анны», - дип, күкрәк киереп, тамашачылар арасына кереп утырмагандыр.
«Көрәшмичә генә балл җыю рәхәт бит. Гәүдә дә ватылмый, хәл дә бетми.
Бу уңайдан балаларны сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге директоры, спорт остасы Нуретдин абый Зыятдинов белән фикерләшеп алдык», - ди ул.
«Кайберәүләр үзеннән көчлерәккә туры килсә, ватылмыйм дип көрәшми инде. Аннан соң арада даими күнегүләр ясамаган, ярыш алдыннан берничә атна алдан гына гәүдәсен язганнар да бар. Ә көрәшкә кергән авыл җирлекләре башлыкларын аңлап була: командага штраф очколары язылмасын өчен, үз үлчәү авырлыкларында келәмгә кереп, кул күтәреп чыгып китә алар. Сәбәбен дә беләсез инде, әлеге турнир җирлекләр арасында бара торган район спартакиадасында зачет булып тора, ярышлар таблицасына өстәмә балл алып килә», - диде ул.
Нуретдин абый соңгы елларда байлангарлыларның беренчелекне бирмәү сәбәпләрен дә аңлатты.
«Бердәм бит алар. Малайлар, ир-егетләр арасында кызыксындыру булса гына аларны спортка тартырга мөмкин. Көрәшәм дип торган балалар сирәк хәзер. Әнә “Урал” җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов җирлектәге көрәшчеләргә формалар, спорт маталары, “карачкы”лар алып бирде. Чаңгы түгәрәгенә йөрүчеләргә дә махсус киемнәр алуда ярдәм күрсәтте. Авыл җирлеге башлыгы Илнар Кәримуллин да – янып-көеп яши, эшли торган җитәкче. Илдус Хәҗиәхмәтов, әтиле-уллы Илдус һәм Илсур Гыймадетдиновлар - сөлге тотып өйрәткән егетләр, чыннан да, бүгенге бәйгенең йөзек кашлары булдылар», - ди ул.
Сер итеп кенә шуны да өстәп куйыйм әле: Нияз Хәбибрахманов команданың быелгы җиңүе өчен дә нинди дә булса кызыксындыру ысулы булачак дип белдерде.
Ярыш барышында кызыклы мизгелләрне күзәтергә күңелле дә соң! Әнә Олыяздан данлыклы тренер Илсур Нәҗмиев үзе өстәл артында бер келәмдә барган көрәшнең беркетмәсен алып бара, ә үзе икенче келәмдә Зур Сәрдек егете Ринас Зиннәтов белән бил алышучы Инсаф Гыйльметдиновны өйрәтә. «Тезгә, уң яккарак кер, молодец, менә шулай кирәк иде», - ди. Белмим, залдагы шау-шу арасыннан Инсаф тренерныкын ничек аергандыр, салды бит Ринасны.
Олыяз дигәннән, ветеран көрәшче Миннерахман Вәккасов 65 килограмм үлчәү авырлыгында Олыяздан Динар Фәттахов белән бил алышырга чыккан иде. «Җылынып җитеп булмады», - диде ул җиңелү сәбәбен. Хәер, бу авырлыкта олыязлыларны җиңү авыррак булыр иде - өч призлы урын да аларныкы! Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев әйтмешли, күренеп тора, көчле егетләр, сәнәк тоткан егетләр бит алар.
Кукмара аграр көллиятендә укытучы булып эшләүче тагын бер олыязлы Илнур Гобәйдуллин турында аерым әйтәсе килә. Ул бу бәйгегә үзенең 20 укучысын алып килгән иде. Шуларның 6сы призлы урыннар яулады.
Егетләрнең 17-18 яшьлек икәннәрен исәпкә алсак, димәк, киләчәктә көллият командасы да үзен күрсәтер әле. Шуңа игътибар иттем: Илнур үзе көрәшергә чыкканда бер кулын тиз генә келәм почмагына тидереп ала икән. Ә менә финалда беренче урын өчен бил алышканда Илнур Байлангардан Инсаф Кәримуллинга җиңелде. Мөгаен, бу юлы ул келәм белән тиешенчә «сөйләшеп алырга» өлгермәгәндер.
Алда әйтеп үткәнчә, келәмгә чыккач та, тиз генә кул күтәреп җиңелгәнен белдергән спортчыларны күргәч, Уразайдан Илһам Ганиев та минем белән бер фикердә булуын яшермәде. «Сәрдекбашта яшәүче әнинең Сәкинә исемле апасы авыл Сабан туена чыккач, уллары, инде ир-егет булган Алмаз белән Нияз Галимуллиннарны мәйданнан ачуланып, яңаклап, үзегезне бетерәсез бит, дип алып чыгып китә иде. Ике бертуган ахыргача, гадел булсын дип, үзара сөйләшмичә көрәшәләр иде. Район, республика Сабантуйларына меңәрләгән кеше татар көрәшен карарга җыела. Ә көрәшчеләр, үзара бер фикергә килеп, тиз генә хәл итәләр дә бер-берсенә кул бирешеп кереп китәләр. Ә безгә Алмаз, Ниязлар кебек әнә шундый гадел, тиз генә бирешми торган көрәш кирәк».
Әйе, егетләр, сафлар елдан-ел сирәгәя барса да, татар көрәшенең дәрәҗәсен төшермик инде, яме.
Үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләр: 60 кг - Илсур Гыймадетдинов (Байлангар), 65 кг – Динар Фәттахов (Олыяз), 70 кг – Рамиз Исрафилов (Олыяз), 75 кг – Инсаф Кәримуллин ( Байлангар), 80 кг – Марат Кәримуллин (Байлангар), 85 кг – Инсаф Хәйруллин (аграр көллият), 90 кг – Раил Сәлахетдинов (Туембаш), 100 кг – Дмитрий Исламов ( Нырья), 100 кг-нан югары – Ринат Дәүләтшин (Олыяз).
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев