Күчмә Кубок Кукмарага кайтты
Спартакиада бу көнне үз сафларына 150дән катнашучыны җыйды.
Казанда «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы ветераннарының һәм ассоциацияләнгән ветераннар оешмаларының VI Спартакиадасы узды. Ул «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасының 60 еллыгына, «Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы» кысаларында уздырыла торган Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Спартакиада бу көнне үз сафларына 150дән катнашучыны җыйды. Барлык ассоциацияле оешмалар үз командаларын тәкъдим итте. Районыбыз ветераннарыннан торган команда әгъзалары ике көн дәвамында электрон пистолеттан ату, бильярд, шахмат, шашка, өстәл теннисы, велосипед-тренажерда узышу, Калашников автоматын сүтеп җыю буенча ярыштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең район командасы 1нче урынны алды һәм күчмә Кубок белән бүләкләнде.
Шәхси беренчелектә Рөстәм Фәйзуллин — өстәл теннисы, Айрат Шакиров атомат сүтеп-җыюда — беренче урынны, электрон пистолеттан атуда Мөдәррис Әбсәләмәв, велосипед-тренажерда узышуда — Фоат Шәймарданов — икенче урынны, Раиф Гомәров — автомат сүтеп җыюда, Наил Газизуллин — бильярд буенча өченче урыннарны алдылар.

Фото: Раиф Гомәровның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев