Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында бронза яулаган Кукмара районыннан Илнур Гобәйдуллин: «Россия данын яклый алуым — зур шатлык»
Күчмә халыклар уеннары 8 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр узды. Программада 21 спорт төре, 85 илдән 2 меңнән артык катнашучы иде. Спорт программасы кысаларында 21 ярыш төре һәм 10 күрсәтмә спорт төре буенча ярышлар үткәрелде.
Олыяз авылы егете, Янилдәге аграр көллияттә физкультура укытучысы булып эшләүче 28 яшьлек Илнур Гобәйдуллин исемен татарча көрәш яратучылар яхшы белә. Соңгы елларда ул Мордовиядә үткән Федераль Сабантуйда үз үлчәү авырлыгында чемпион исемен алды, данлыклы Муса Җәлил исемендәге турнирда бронза медаль яулады, республика Чемпионатында шулай ук өченче урында калды. Әлбәттә, башка күп кенә турнирларда, Сабантуйларда яуланган уңышлары да күп аның.
Илнурның милли көрәш һәм хоккейдан тыш, тагын бер яратып шөгыльләнә торган спорт төре бар: аударыш дип атала ул. Борынгы төрки уены әле соңгы елларда гына безнең төбәкләрдә тарала башлады. Мәйдан эчендә ат өстендә көрәшү — аударышны барлык көрәшчеләр дә булдыра алмый: көрәшү белән беррәттән, елгырлык күрсәтеп, бик оста итеп ат өстендә йөри белергә, ә иң мөһиме — атлардан курыкмаска да кирәк. Чөнки аударыш турнирларында көрәшчеләргә бер тапкыр очрашмаган атларны да авызлыкларга туры килә. Сүз уңаеннан, шуны да әйтик: Илнурның җәрәхәтләр нәтиҗәсендә аягына куелган тимер пластинка белән көрәшүләре дә — үзе зур батырлык.
Бу көннәрдә Илнур Казахстанның Астана шәһәрендә үтүче V Бөтендөнья күчмә халыклары уеннарында катнашты. Ул анда, Россия командасы составында спортның аударыш төрендә 80 килограмм үлчәү авырлыгында үз көчен сынап, мактаулы өченче урынны яулады.
— Илнур, Дөньякүләм ярышта өченче урынны алуың белән котлыйм. Туганнан бирле әтисе Җәүдәтнең атлары өстеннән төшмәүче, үзе көрәшче Илнурның беренче урынны да алу мөмкинлеге булгандыр әле? Беркөнне телефон аша сөйләшкәндә: «Борчылам, йоклап булса ярый, Россия, илебез исеме өчен көрәшәм бит. Әни дә, хатыным Айгөл дә, туганнарым да кайгырып тора, аларның да йөзләренә кызыллык китерәсе килми. Тырышам инде, Алла боерса, көчемнән килгәннең барын да эшлим», — дигән идең...
— Аллага шөкер, үземә тиешлесен үтәдем дип уйлыйм. Еракларга барып, Россия данын яклый алуым — зур шатлык. Мондагы ярыш кагыйдәләре икенче төрле, барысы да безнең өчен яңа. Бездәге кебек атның сыртына утырып кына түгел, ә ияр өстендә көрәшәсе. Уеннарда Үзбәкстан көрәшчесенә генә оттырдым, ә аңарчы биш аударышчыны җиңдем. Кичерешләргә килсәк, әйткәнемчә, бик сөендем. Бу район дәрәҗәсендәге генә түгел, минем өчен Олимпиада кебек зур ярыш. Көндәшләребез көчле иде, алар ярышка ияргә утырып әзерләнгәннәр. Кукмарада шөгыльләнергә иптәш булмады, шуңа күрә атта көрәшеп түгел, ә йөреп кенә күнегүләр ясадым. Минем өчен өченче урын да — беренчелекне алган шикелле зур җиңү! Янилдәге көллият директоры Азат Гатин да киткәндә: «Призлы урын алмыйча кайтма, җиңү белән көтәбез», — дип озаткан иде. Тырыштым, әйе, тырыштым мин. Шәхсән үземнең районыбызда ат спортын үстерәсем килә. Районда чабыш атлары белән шөгыльләнүче берничә егет: Фирдүс Халиков, Минтимер Кәримуллиннар гына бар. Элек, без үскәндә, хуҗалыкта эш күп иде, суын алып кайтасың, тирес чыгарасың, чүп утыйсың. Ә хәзер яшьләргә эш юк. Эш булмаганга, башларына начар уйлар да керә: тегендә-монда сугылып йөриләр, теләсә нәрсә тарталар, эчәләр. Үзебездәге студент егетләргә дә электрон тәмәке тартмагыз, сезнең хәзер спорт белән шөгыльләнү өчен иң матур, яхшы чорыгыз, спортка тартылыгыз, дим. Әйткәнемчә, ат спортында без бик аз. Балтачтагы кебек Сабантуйларда 50-60 көндәш булсын иде, дим. Чөнки шундый көндәшлек булганда, үзеңә бу спортчыны, тегесен җиңәм дип максат куеп, тагын да ныграк шөгыльләнәсең, беренчелеккә омтыласың.
Ә Астанадагы өченче урынга килсәк, бу минеке генә түгел, миңа ышанган, көч биреп торган һәркемнең җиңүе.
— Әйе, ике атна дәвамында ашыйсы килгән ризыкка үрелмичә түздем, дигән идең...
— Уеннарга әзерләнә башлаганда авырлыгым 88 килограмм иде. 8 килограммны «кудым». Авырлыкны киметү өчен көчле дисциплина булу зарур. Ашауны, йоклауны көйләргә, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Мин бүген ныклап ашадым да иртәгә ябыгам, дигән генә сүз түгел. Әле ярышка үлчәнгәндә дә 450 грамм авырлыгым артык иде, ярты сәгать чамасы йөгереп, анысын да киметтем.
— Аударыш буенча титулларыңны да санап үтик әле.
— Өч тапкыр Татарстан чемпионы, өч тапкыр Россия чемпионы, Дөнья Чемпионатының көмеш призеры булдым. Шушы җиңүләр нәтиҗәсендә аударыш буенча Россиянең җыелма командасы составына алдылар. Безнең командада спортның бу төрендә Әлмәт, Яр Чаллы, Лениногорск егетләре дә бар. Алар үз үлчәү авырлыкларында көрәшә.
— Ачылу тантанасында нинди хисләр кичердең? Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның да ачылышка килүе аерым горурлык хисе уяткандыр әле? Фотолардан күренгәнчә, һәркайсыгызга матур, затлы, милли бизәкләр белән чигелгән спорт киемнәре дә тектергәннәр икән. Гомумән, Астана турында фикерләрең ничек?
— Әйе, уеннарның ачылу тантанасына республика Рәисе дә килде. Әлбәттә, мин горурлык хисләре кичердем, чөнки 82 ил катнашындагы зур бәйгедә 28 яшьлек гап-гади бер егетнең Россия өчен чыгыш ясавы зур мәртәбә, зур ышаныч бит ул. Астана — матур, чиста, төзек шәһәр. Казахлар Татарстанны, татарларны яраталар. Түбәтәй киеп йөрибез бит, Казаннан килдегезме, Татарстанмы дип кызыксыналар, сораштыралар, елмаеп каршы алалар, безнең белән фоторәсемгә төшәләр.
— Көчле көндәшләр барлыгын алдан ук белешмәдеңме? Казах атлары белән моңарчы таныш идеңме әле?
— Юк, андый мөмкинлек бирелмәде. Аерым токымлы казах атлары да юктыр дип уйлыйм. Узган ел аударыш буенча Чемкент шәһәрендә үткән Дөнья Чемпионатында бер казах көрәшчесенә 2:1 исәбе белән оттырып, көмеш медаль яулаган идем. Менә хәзер уеннар медале дә өстәлде. Соңгысы булмас дип ышанам.
Күчмә халыклар уеннары 8 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр узды. Программада 21 спорт төре, 85 илдән 2 меңнән артык катнашучы иде. Спорт программасы кысаларында 21 ярыш төре һәм 10 күрсәтмә спорт төре буенча ярышлар үткәрелде.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев