Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

21 командага - 4 кубок: Кукмарада волейбол турниры узды

Турнир быел унынчы тапкыр үткәрелә.

Кукмараның «Барс Арена» һәм «Зилант» спорткомплексларында волейбол буенча СССРның спорт мастеры Шамил Җәләлетдинов истәлегенә традицион мемориал узды. Уенда тупланган очколар авыл җирлекләре арасында бара торган спартакиада да исәпкә алыначак.

— Районыбызда 29 авыл җирлеге бар. Шулар арасыннан 21е бүгенге турнирда катнаша. Ир-егетләрдән — 14, хатын-кызлардан 7 команда тупланды. Башка еллардан аермалы буларак, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да кечкенә һәм зур булган авыл җирлекләренә бүленеп уйныйлар. Уен ахырында иң көчле командаларга 4 Кубок тапшырылачак. Волейболчыларга уңышлар телим, — дип, ярышны башлап җибәрде район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кәшәпов.

Турнир быел унынчы тапкыр үткәрелә. Алда әйтеп үтелгәнчә, ул райондашыбыз истәлегенә оештырыла. Шамил Җәләлетдинов Кукмарада туып-үсә. 1959 елда беренче мәктәпне тәмамлый. Тормышын спорт белән бәйли. Җиңел атлетика, волейбол, чаңгы буенча беренче разрядлы спортчы була. 1962-1968 елларда ТАССРның волейбол буенча җыелма командасында уйный. Ул чорда Кукмара районыннан ике генә кешегә спорт мастеры исеме бирелә. Аның берсе — Шамил Җәләлетдинов. Һәм менә ун ел рәттән туганы Рафаэль Вәлиуллин спорт сөючеләрне бер залга җыя, беразга гына булса да тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, ял итеп алырга ярдәм итә. Рафаэль Вәлиуллин үзе Мәскәүдә яши, шулай да ел саен кайтып, һәр уенны карап бара, җиңүчеләргә Кубок һәм бүләкләр тапшыра.

— 10 ел дәвамында мемориал төрле формаларда уздырылып килде. Алдагы елда үткәреләчәк уеннарга бераз үзгәреш кертергә булдык. Урта буынны спортка тарту максатыннан, 30 яшьтән өлкәнрәкләрдән генә команда туплауны максат итеп куябыз. Бүләкләр дә саллы булачак. Яшь буынга спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр бик зур хәзер, ә өлкәнрәкне бу юлга тарту бераз кыенрак. Спорт белән шөгыльләнәсез, димәк, сез дөрес юлда, шушы юлдан тайпылмагыз. Һәммәгезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә тигезлек телим, — дип сүзен төгәлләде Рафаэль Вәлиуллин.

Уенчылар арасында төрле яшьтәгеләр бар: күбрәк яшьләр дип әйтү дә урынсыз булмас. Кемдер волейбол белән мәктәп яшеннән үк шөгыльләнә, ә кайберәүләр спортның башка төрен үз иткәннән генә бу уенга кушылган.

Сәрдекбаш авылыннан килгән Данис Вәлиев — профессионал спортчы.

— Идел буе спорт университетын тәмамлап, хәзерге көндә КФУда магистратурада укыйм, — дип таныштырды ул үзе белән. — Безне 6 яшьтән хоккейга йөрттеләр. Фәһим Кадыйров белән әтием Роберт Вәлиев тренерлар иде. Бераз үсә төшкәч, авылда шугалакны үзебез су сибеп ясый торган булдык. Алар салган юл эзсез югалмады, мин дә киләчәгемне спорт белән бәйләдем. Бу ярышта ел саен катнашам.

Ә менә Мәмәшир җирлеге өчен уйнаучы Айрат Фәттахов белеме буенча төзүче булса да, спорт аның тормышында соңгы урында түгел икән: чаңгы спорты белән профессионалларча шөгыльләнәм, диде. 

— Атнага өч тапкыр Мәмәшир мәктәбенә җыелып, волейбол уйныйбыз. Командадагы алты уенчының өчесе 30 яшьтән өлкәнрәк, калганнары — студентлар. Димәк, киләсе елга уенга катнашу өчен команда тупларга кирәк булачак, — диде Айрат һәм уенга ашыкты. 

Мемориалга киләсе елдан кертеләчәк үзгәрешләр турында уйланып кайттым. Чыннан да, күбебез утызның теге ягына чыккач, никтер спорттан читләшәбез. Сәбәбе дә юк түгел: гаилә, балалар, бетмәс эш, бернигә дә вакыт калмый. Ә бит спорт — ул үзебезнең сәламәтлегебез. Болай да автоматлаштырылган, гаджетлардан гына торган заманда атнага ике көн (ким дигәндә бер) хәрәкәтләнеп алсак, гомеребезне беразга булса да озынайтыр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqwjx4V6