«ВодоТехноСервис»: Физик мөмкинлекләре чикле фатир хуҗалары белән килешүләр урында төзелә
2024 елның ахырында салкын су белән тәэмин итү өчен, Кукмара шәһәренең күпкатлы йортларда яшәүчеләр һәм «ВодоТехноСервис» оешмасы арасында гомуми карар нигезендә турыдан-туры килешү төзү башланды.
«ВодоТехноСервис» оешмасы килешү төзергә чакыра. Югыйсә, тариф белән түлисе була, диелгән. Һәр фатирга исәпләү приборы куелган, нинди сүз икән бу? Әлеге оешма хезмәткәрләре үзләре өйгә килеп, килешү төзи алмыймы? Чөнки дәваханәдә ятучылар, йөри алмаучылар бар, инсульт кичергән кешеләр күп. «ВодоТехноСервис» оешмасы җитәкчесеннән җавап көтәбез.
Күпкатлы йортта яшәүчеләр
Әлеге хатка «ВодоТехноСервис» оешмасы директоры Наил Гыймадиевтан түбәндәге җавап алынды:
2024 елның ахырында салкын су белән тәэмин итү өчен, Кукмара шәһәренең күпкатлы йортларда яшәүчеләр һәм «ВодоТехноСервис» оешмасы арасында гомуми карар нигезендә турыдан-туры килешү төзү башланды.
Эшне тизләтү һәм фатир хуҗаларын барлау, аларның шәхси белешмәләрен ачыклау, суны исәпләү приборларының күрсәткечләре кирәк булу сәбәпле, әлеге язма хәбәрләр таратылды.
Күп фатир хуҗалары көн дәвамында эштә булганлыктан, алар белән урында килешү төзү мөмкин түгел.
«ВодоТехноСервис» оешмасы күпфатирлы йортларның йорт комитеты җитәкчеләре белән элемтәдә тора. Алардан алынган мәгълүмат буенча физик мөмкинлекләре чикле фатир хуҗалары белән килешүләр урында төзелә.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев