Ураза тоткан вакытта тешләрне теш пастасы белән чистартырга ярыймы?
Сорау-җавап.
КӨН АЯТЕ
«И иман китерүчеләр, ризыкларның пакь {хәләл} булганын гына ашагыз һәм {барлык нигъмәтләрнең иясе Аллаһ булганына ышанып} Аллаһка гына гыйбадәт кыласыз икән, Аңа {ихластан} шөкер итегез!». («Бәкара» сүрәсе, 172нче аять).
КӨН ХӘДИСЕ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте: «Ураза ул — кеше өчен {яхшы} калкан — шул кеше аны үзе җимергәнчегә кадәр». Шуннан соң аннан: «Кеше үз уразасын ничек „җимерергә“ мөмкин соң?» — дип сорадылар. Ул (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм): «Әгәр кеше ялган яки гайбәт сөйләсә», — дип җавап бирде. (Ән-Нәсаи, Ибне Мәҗҗә).
СОРАУ:
Ураза тоткан вакытта тешләрне теш пастасы белән пакьләргә ярыймы?
ҖАВАП:
Теш пастасын йотмау шарты белән ярый, әмма шулай да тешләрне таң атканчы яки кояш баеганнан соң пакьләү хәерлерәк. Әгәр инде ниндидер сәбәп белән көндез теш пастасын кулланырга туры килсә (асылда бу тыелмый), авызны шул пастаның тәме беткәнчегә кадәр яхшылап чайкарга кирәк, чөнки теш пастасының аз гына микъдарда булса да ашказанына эләгүе уразаны боза.
Шуның белән бәйле рәвештә хәтта паста тәмен белдергән төкерекне йоту да уразаны бозарга мөмкин (гомум алганда исә төкерекне йоту уразаны бозмый). Ә иң яхшысы — уразада тешләрне пакьләү өчен мисвак куллану.
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде
Фото: ясалма интеллект ярдәмендә ясалды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев