“Татавтодор” җәмгыятендә 30 еллап хезмәт куючы Илшат Әхмәтҗанов: Һәр проблемадан чыгу җаен табабыз
Илшат Әхмәтҗанов “Сугышчан кардәшлек Кукмара” төркеме вәкиле дә булып тора, гуманитар ярдәм туплау буенча тырышлык куя.
“Татавтодор” җәмгыятенең “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогында 25 елдан артык механик вазыйфасын башкаручы Илшат Әхмәтҗанов – коллективта тәҗрибәле, ышанычлы белгечләрнең берсе. Тыныч холыклы, сүзгә кыска, эшен җиренә җиткереп башкаручылар нәкъ менә шундый булалар да инде.
Кукмарада туып-үскән Илшат Габдерәшит улы 1986 елда мәктәпне тәмамлый, армия хезмәтеннән соң автотранспорт техникумында укый.
– Берничә ел райпотребсоюз системасында хезмәт куйганнан соң, 1997 елда “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогына юл мастеры булып урнаштым. Өч дистә елга якын биредә инде мин, – ди ул.
Әңгәмәдәшем белән аның тимер юл тупигында, юл төзекләндерүдә эшләгән вакытларын да искә төшердек.
– Көн дә вагоннар белән төрле үлчәмдәге вак таш һәм Кама комы кайта иде. Һәрберсен кабул итәргә, күләмен журналга теркәп куярга, егетләр белән бушатырга, билгеле урынга өяргә кирәк. Кыскасы, бер дә тик торган булмады. Юлларның чокырлы урыннарын ямау, асфальт түшәү өчен җирлек әзерләүдә дә тырышып хезмәт куйдык, зарлануны белмәдек, – ди Илшат Әхмәтҗанов. – Ә инде 2004 елда мине җитди, зур төгәллек сорый торган механик вазыйфасына күчерделәр. Әлеге эшнең нечкәлекләренә хөрмәтле остазым, күп еллар механик булып эшләгән Хәмидулла абый өйрәтте. Аның төпле киңәшләре миңа хәзер дә ярдәм итә. Механикның төп бурычы – участоктагы һәр техниканың төзеклеген, аларның үзвакытында юлга чыгуын тәэмин итү. Шулай ук документларны тәртиптә тоту, сезонлы эшләргә әзерләү, гаражларның һәм аларның әйләнә-тирәсендәге чисталык та контрольдә булырга тиеш.
Язмам героеның сүзләренә караганда, бүгенге техникаларның мөмкинлекләре күпкә югары.
– Моннан ун-унбиш ел элек бер КамАЗ көне буе башкарган эшне хәзергеләре якынча ике-өч сәгатьтә төгәлли ала. Бүгенге көндә барлыгы 42 техника исәпләнә. Алар турындагы мәгълүматлар (транспортның документлары, иминиятләнүе, техник тикшерү узуы, кемгә беркетелүе, кайчан ремонтка кертелүе, нинди запас частьлар кайтарылуы һәм башкалар) аерым папкаларда урын алган. Көн саен шуларны бер карап чыгам. Тәртип булгач, эшне алып бару да күпкә җайлы, – ди Илшат Габдерәшит улы. – Бездә ике гараж (берсе – җылы, икенчесе – салкын) бар. Вак-төяк ватылулар булганда шоферлар транспортны үзләре ремонтлый. Слесарьлар хезмәте таләп ителсә, алар да булыша. Ә менә капиталь төзекләндерү соралган очракта Казандагы сервис үзәгенә җибәрәбез. Элек күп вакыт гараж тирәсендә, егетләр янында узса, хәзер кабинетта язу-сызу эше бик күп. Запас частьлар табу да күпкә кыенлашты. Әмма проблемалар туганы юк, һәрберсеннән чыгу җаен табабыз.
Илшат Әхмәтҗанов “Сугышчан кардәшлек Кукмара” төркеме вәкиле дә булып тора, гуманитар ярдәм туплау буенча тырышлык куя. Өч тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып, кирәк-яракларны хәрбиләргә тапшырып, алар белән аралашып кайткан. Егетләргә ихластан ярдәм кулы сузуы да аның кешелеклелеген, киң күңелле булуын тагын бер кат раслый.
– Төп терәгем – гаиләм, – ди ул. – Тормыш иптәшем Диләрә белән ике бала тәрбияләп үстердек. Улыбыз Илназ гаиләсе белән – Сургутта, ә кызыбыз Илвина Казанда яшиләр. Бер оныгыбыз бар.
Илшат Әхмәтҗановның тырышлыгы – халык, юллар, һәрберебезнең хәвефсезлеге өчен. Мондый кешеләр белән горурланырга гына кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев