Нишләп Кукмара урамнарына нарат утырталар икән?
Агач үсентеләре утырткан вакытта да Казан һәм башка төбәкләрдән архитекторлар белән киңәшләшәбез
- Агач утырту буенча газета укучыларыбыздан алынган сорауны да җиткерәсебез килә. “Нишләп Кукмара урамнарына нарат утырталар икән?” - дип кызыксыналар.
- Кукмарада бер эш тә планлаштырылмыйча гына башкарылмый. Киләчәктә шәһәр нинди булырга тиеш, дигән нисбәттән чыгып, аның үсеш концепциясе төзелде. Хәтта агач үсентеләре утырткан вакытта да Казан һәм башка төбәкләрдән архитекторлар белән киңәшләшәбез, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин. - Билгеле, халык фикеренә дә колак салабыз. Шулай ук агач үсентесе сайлаганда аларның җәй көнендәге кыяфәте турында гына уйламыйча, ә башка ел фасылларын да исәпкә алырга кирәк. Үсентеләр барысы да питомникларда үстерелгән, яхшы сыйфатлы, киләчәктә алар тернәкләнеп, матурланып китәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев