Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Сорау-җавап

Кукмара районы мәдрәсәсе мөдире нисаб, зәкәт, фитыр, фидия төшенчәләренә аңлатма бирде

2026 елда фитыр сәдакасы зәкәт нисабына ия булмаучылар, ягъни гомум халык өчен 200 сум, ә зәкәт нисабына ия булган хәлле кешеләр өчен 1200 сум күләмендә билгеләнгән.

КӨН АЯТЕ

«Аллаһы Тәгалә һичкемгә көче җитмәслек нәрсәне йөкләмәс. Аллаһ авырлыктан соң җиңеллек бирә. («Талак» сүрәсе, 7нче аять).

КӨН ХӘДИСЕ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм әйтте:

«Кем ураза тотучыны (кичен) ифтар вакытында ризыкландырса, аңа шул ураза тотучыныкы кебек әҗер бирелер, һәм ураза тоткан кешенең әҗере һич тә кимемәс». (Тирмизи, Ибен Мәҗҗә).

СОРАУ:
Нәрсә ул нисаб, зәкәт, фитыр, фидия?

ҖАВАП:
НИСАБ ул — билгеле бер суммага җиткән байлык (акча). Ислам шәригате буенча нисаб бар дип санала, әгәр:

  • мөселман 85 гр алтын (көмешләтә 595 гр) бәясенә тиң байлыкка ия булса (2026 елда ул 940 мең сумны тәшкил итте);
  • шул байлык шәхсән аныкы булса;
  • ризык, кием, дарулар һәм башка шундый төп хаҗәтләрдән артык булса;
  • шул күләмдәге байлык гаилә бюджетына тәэсир итмичә бер ел (әйтик, бер Рамазаннан икенче Рамазанга кадәр) үзгәрешсез сакланса.

ЗӘКӘТ ул — нисабка җиткән байлык (акча) күләменнән мохтаҗларга бирелергә тиешле өлеш. Шәригать тарафыннан нисабка җиткән малның 2,5%, ягъни 40/1 өлеше мохтаҗларга бирелә. Әйтик, быел зәкәт чыгарыр өчен кешедә булырга тиешле 940 мең сумнан 23500 сум күләмендә зәкәт чыгарылырга тиеш. Ул мохтаҗларга тапшырыла.

ФИТЫР ул — Рамазан ае ахырында бирелә торган сәдака. Гадәттә, ул мохтаҗларга Ураза гаетен күркәмрәк төстә үткәрергә ярдәм итәр өчен тапшырыла. Аны акчалата да, ризыклата да бирергә мөмкин. 2026 елда фитыр сәдакасы зәкәт нисабына ия булмаучылар, ягъни гомум халык өчен 200 сум, ә зәкәт нисабына ия булган хәлле кешеләр өчен 1200 сум күләмендә билгеләнгән.

ФИДИЯ ул — җитди авыру яки зәгыйфь картлык хәленә ирешү сәбәпле ураза тота алмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган сәдака төре. Быел һәр тота алмаган көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнгән.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев