Кәҗәне ничек ашатырга?
Әлеге сорауга Кукмара ветеринария лабораториясе мөдире Диана Җамалтдинова җавап бирә.
Кәҗәдән күп савым алу өчен, аны ничек ашатырга кирәк?
Нина, Кукмара
Әлеге сорауга Кукмара ветеринария лабораториясе мөдире Диана ҖАМАЛТДИНОВА җавап бирә:
- Йорт хайваны авырмасын һәм җитәрлек күләмдә сөт бирсен дисәгез, аларны дөрес итеп карау һәм ашату мөһим. Кәҗәләр нәрсә белән тукланалар һәм аларны ничек ашатырга кирәк, дигән сорау еш яңгырый.
Савым кәҗәсеннән тәмле сөт алу һәм кәҗәнең сәламәтлеген озак елларга саклап калу өчен, аңа дөрес меню тәкъдим итәргә кирәк. Савым кәҗәсе рационына яшелчәләр, печән, үлән, сусыл азык, бөртекле культуралар керергә тиеш. Төп компонентлар буенча баланслы булмаган азык кәҗәнең продуктлылыгы кимүенә һәм сәламәтлеге начараюга китерәчәк. Кәҗә рационыннан сусыл азыкны төшереп калдыру савымны 40 процентка кадәр югалтачак. Абзарда тоткан вакытта кәҗәгә аеруча яшелчә һәм җиләк-җимешләр бирергә кирәк, чөнки аларда файдалы бөтен витаминнар бар.
Шулай ук сөт кәҗәләре менюсына өстәмә продуктлар да кертү мөһим, алар рационны тулыландырып кына торачак. Болар – көнбагыш, соя, азык чүпрәсе, ак азык, күкерт, тоз, премикс.
Җәй көне көтүлектә савым кәҗәсе 5-6 килограмм үлән ашый, ә бу сөт җитештерү өчен җитәрлек түгел. Шуңа да 0,35 килограмм концентратлар – мәсәлән, бөртекле катнашма кертергә була.
Үлән җитмәгәндә, яки озакка сузылган яңгырлар вакытында кәҗәгә куак һәм агач (тал, каен, усак, өрәңге, миләш) ботакларын җыеп ясалган миллек бирергә мөмкин. Алар барыннан да бигрәк тал ботакларын ярата. Каенны еш һәм күп түгел, бары тик берничә көнгә бер тапкыр чиратлаштырып ашату сорала. 2 килограмм миллек 1 килограмм үләнне алмаштыра. Бер кәҗә көнгә 5 данә миллек ашый ала.
Кәҗәгә минерал һәм витаминнар бик мөһим. Тәүлеккә 10-15 грамм акбур яки сөяк оны һәм 10 грамм йодлы тоз бирергә кирәк.
Кыш көне витаминнар һәм микроэлементлар чыганагы булган ылыслы ботаклар (бер башка 10-15 грамм) файдалы.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев