Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Сорау-җавап

Югары Шөн авылында клуб ябылачакмы: Сорауга Кукмара районы мәдәният идарәсе җитәкчесе җавап бирде

Әлеге клуб бинасы хәзерге вакытта авария хәлендә һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми.

Югары Шөн авылында клуб ябылачак икән, дигән сүзләр йөри. Авыл халкы өчен мәдәният учагы — гади генә бина түгел, ул — кешеләрнең бер-берсенә күзгә-күз карап сөйләшә торган тере аралашу урыны да. 

Күп еллар дәвамында биредә кич утырулар, концертлар, дискотекалар узды, яшьләр ял көннәрендә җыелды, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрде. Күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр өчен клуб өйдән чыгып, кешеләр белән аралашу, ялгызлыкны җиңү, үзеңне кирәкле итеп тою өчен кирәк. 

Клубсыз авыл — авыл түгел. Соңгы мәдәният учагын югалту — авылның әкренләп сүнеп баруына юл кую дигән сүз.

Ни өчен соң аны саклап калу мөмкин түгел?
Авыл халкы 

Сорауга район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевтан түбәндәге җавап алынды: 

«Югары Шөн авылының клуб бинасы 1969 елда төзелгән. Хәзерге вакытта ул авария хәлендә һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми. Бина тулысынча электр җиһазлары белән генә җылытыла, ә искергән электр үткәргечләре янгын чыгу куркынычы тудыра.

Күзәтчелек органнары нәтиҗәсе буенча, бинаны алга таба файдалану кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыру нәтиҗәсендә тыела. 

Республика программасының вакытлыча туктатылуы сәбәпле, якын арада Югары Шөн авылында яңа клуб бинасы төзү каралмаган.

Федераль нормативлар нигезендә, яңа мәдәният учреждениесе салу өчен якындагы объектка кадәр ара кимендә 5 чакрым булырга, ә халык саны кимендә 1000 кеше тәшкил итәргә тиеш.

Шуңа да карамастан, мөмкинлек булганда, Югары Шөн авылы клубын мәдәният учреждениеләрен ремонтлау планына кертәчәкбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев