Фитыр сәдакасы турындагы сорауга Ришат Курамшин җавап бирә
Ни өчен дин әһелләре аның күләмен билгели?
Фитыр сәдакасына төгәл аңлатманы беләсе килгән иде. Ни өчен дин әһелләре аның күләмен билгели? Башка вакытта күпме бирәсең килсә, шулкадәр бирәбез бит?
Рәсим
“Фитыр” сүзе гарәп телендәге “фәтара” тамырыннан төзелгән, ул “ашау” мәгънәсендә тәрҗемә ителә (чагыштыру өчен: “футур” – иртәнге аш (завтрак), “ифтар” – авыз ачу (кояш баегач ашау, уразадан чыгу), “фитыр” – мохтаҗны, фәкыйрьне ашату нияте белән бирелә торган сәдака. Шулай итеп, әлеге сәдаканың төп максат-мәгънәсе – мохтаҗ кешеләргә Ураза гаетен бәйрәм итәргә, күркәм төстә үткәрергә булышу. Шуңа күрә гает алдыннан фитыр сәдакасын күп җирлекләрдә ризыклата, ягъни төрле тәм-томнар белән бирү гадәте бар.
Ни өчен фитыр сәдакасының минималь күләме билгеләнә? Бу конкрет җирлектәге җәмгыятьнең икътисадый хәленә бәйле: әйтик, бер мохтаҗ кешегә 10 сум фитыр бирдең ди, бездә бу акчага нәрсә алырга була? Ә 4 кешелек гаилә исеменнән 400 сум бирсәң, сәдака алган кеше бәйрәм өстәленә әзме-күпме тәмле әйберләр алып кайта ала. Аңлашылганча, фитыр сәдакасының бу яки теге җирлектәге ярма, хөрмә, йөзем бәяләре белән бәйле булуы очраклы түгел. Быел, мәсәлән, Татарстан мөфтияте тарафыннан фитыр сәдакасы ярма бәясе белән хисаплаганда - 100 сум, хөрмә, йөзем бәясенә карап исә 600 сум итеп билгеләнде. Һәркем күпме бирә алачагын үзе чамалый.
Ислам шәригатендә каралган шушы сәдака, һичшиксез, зур әһәмияткә ия. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) әйтте: “Бу дөнья – ахирәт басуыдыр, дөньяда ни чәчсәң, ахирәттә шуны урырсың”. Шуңа да өметләник: шушы дөнья тормышында кылган яхшылыкларыбыз, мохтаҗларны сөендерүебез, башкаларга ярдәм итүебез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә ахирәттә, Кыямәт көнендә безгә ярдәм итәр, шатландырыр, олуг нигъмәтләре белән бүләкләр.
Җавапны Ришат хәзрәт КУРАМШИН әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Комментарии
0
0
Элбэттэ, сез кызык кына фикер эйтэсез эле Ришат хэзрэт, гафу итегез, мин сезнен белэн килешеп бетэ алмыйм, чэнки бер кешегэ 100 сум билгелэнде дисез. Э бит минем энием укымышлы иде, дин эхеле, минем картэнием Татария кызы булган, Пермь олкэсен язмыш китергэн аны, авылыбызда абыстай булып дин сабагын укыткан кеше, инде хэзер эниемдэ, эбиемдэ фани инде, но мина энием эйтеп калдырды, что фетер садака кулэме- 2 кг. зерно хакы дип, ник сон сез андый хак куясыз, хэзерге кондэ хэер остэп йоручелэр юк, укыган кешелэрнен доходлары 30 ар мен сум, алар бит мохтаж тугеллэр, э минем 1 пенсиям 11 мен, мин барынада житкезергэ тырышам, а не получается. Утын тора 7-8 мен, 4 йок кирэк, утка1000 сум и т.д. Зерно 1 кг бэясе 10 сум, значит 20 сум кирэк. Эни узе фетерлэрне укыганда 20 тиен генэ иде, оятсызланмагыз, без узебез хэзер мохтажлыкта,Минем уземнен елда биреп килэ торган туганнарым бар, узем белэн 11 кеше(Совет заманында урыслашкан туганнарым), мина1100 сум тулэргэ кирэк сезненч., фетергэ би.
0
0