Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Сорау-җавап

Акча гына бәхет китерәме: Кукмаралылар бу турыда ни уйлый

Тормыш сыйфатын керем күләме генә билгелиме? Бу хакта райодашлар белән сөйләштек.

Яшәеш, тормышны алып бару турында сүз чыкканда, иртәме-соңмы акча мәсьәләсе телгә алына. Коммуналь түләүләр, азык-төлеккә экономия, ялны елдан-ел кичектерү — күпләр өчен яшәү формуласы әнә шундый. Икенчеләр өчен ул исә гадәти тормыш рәвеше булырга мөмкин. Ә менә, чыннан да, тормыш сыйфатын керем күләме генә билгелиме соң? Райондашлар белән шул хакта сөйләштек. 

Альмира Баһаветдинова, 29 яшь, инглиз теле укытучысы:


— Хәзер күпләр үсеш турында уйламыйча, гап-гади әйберләргә шатланудан баш тартып, счетлар түләү өчен генә эшли. Минемчә, яшәү — ул сайлау иреге: ял көннәрендә башка шәһәргә барып кайту, һәр тиенне санамыйча китап сатып алу, белемеңә акча кертү, әти-әниеңә ярдәм итү, кайвакыт үзеңнең кәефеңне күтәрү (бию, кафе, сәяхәт). Экономия «акыллы» булырга тиеш, әмма йокыдан һәм сыйфатлы ризыктан баш тартырга ярамый. Безнең шәһәрдә, минемчә, бер кеше өчен лаеклы яшәүгә айга якынча 90 мең сум җитә.

Эльвира Закирова, 32 яшь, психолог, эшмәкәр:


— Лаеклы яшәү өчен айга кимендә 100–150 мең сум акча кирәк, дип саныйм. Бу теләкләрне дә тормышка ашырырга, тормыштан ямь табарга да мөмкинлек бирә. Әмма «яшәү» төшенчәсе акча белән генә чикләнми. Бары тик Аллаһы Тәгаләне танып, чын-чынлап һәр яңа көнгә шатланып, үзебез һәм әйләнә-тирәбез белән гармониядә яши башлыйбыз. Ходай безгә ярату һәм кызгану, иҗат итү һәм бәхетле булу сәләтен биргән. Аның нуры белән тулылангач, вак-төяккә сөенергә өйрәнеп була. 

Тормыш сыйфаты — ул коры саннардан гына тормый. Әлбәттә, акча мөмкинлекләр ача, ирек бирә, тормышны уңайлырак итә. Әмма чын канәгатьлек рухи тынычлыктан, үзеңә һәм якыннарыңа хөрмәттән, яраткан эшеңнән һәм вак шатлыкларны күрә белүдән туа. Байлык эчендә дә бәхетсез булырга мөмкин, ә тыйнак керем белән дә тормыштан ямь табып яшәргә була. Иң мөһиме — үзеңнең ихтыяҗларыңны, мөмкинлекләреңне аңлап, тормышка битараф калмау. 

Динара Сафина, 39 яшь, шәхси эшмәкәр:


— Бала белән декрет ялында булган чорда пособиегә яшәдек. Андый вакытта акчаны акыл белән тоту аеруча мөһим: өйдә пешерү, атналык меню төзү, сатып алуларны алдан планлаштыру, көтелмәгән чыгымнарга акча калдыру. Эшкә чыккач, моңа вакыт азрак кала, әмма керем арта. Брендлы киемнәрдән, артык әйберләрдән баш тартып була, әмма сәламәтлеккә беркайчан экономияләргә ярамый. Рухи яктан да сәламәт булу бик әһәмиятле. Кечкенә шатлыклар булмаса, тормышка кызыксыну бик тиз сүнеп куя.

Фото: гаилә архивыннан; «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев