Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек авылыннан Ренат Сәфәргалиев: Җиләк үстерү хыял иде

Менә биш ел тирәсе инде алар ян бакчаларында җиләк үстерә.

Зур Сәрдек авылыннан Гөлфия апа Сәфәргалиеваның ватсапка куйган "сторис«ларын карагач, авыздан сулар килә: фотолардагы кызарып пешкән, эре, матур җиләкләр бик яхшы рәссамның картинасыннан алынгандыр кебек. Әмма бу — табигый матурлык, аны Сәфәргалиевлар үз куллары белән тудыра. Менә биш ел тирәсе инде алар ян бакчаларында җиләк үстерә.

«Бу эш белән күбрәк ирем Ринат шөгыльләнә, ул рәтен, тәртибен белә, мин — ул кушканны эшләүче генә», — ди Гөлфия апа. 

Моннан берничә ел элек Ринат абый өенә кайта да, бер дә уйламаганда, хатынына җиләк үстереп карарга теләвен әйтә. «Кит инде, аның эше күп бит», — дип җавап бирә тормыш иптәше. Әмма бу инде Ринат абыйның күптәнге хыялы була. 

— Электән үк җиләк үстерү белән кызыксындым, башта ун-унбиш төп кенә утыртам дип уйлаган идем. 50 төп сатып алдык, аннан үзебез дә үрчетеп карарга булдык. Шулай итеп, беренче елны йөзләп төп булды, икенче елны җиләкләрнең саны биш йөзгә җитте. Беренче елны ук уңышын да алдык. Җиләк сату һәм башка максатлар куеп эшләмәдек, бары тик үзебезгә кызык булып китте. Рәхәтләнеп җиләк ашыйк, кайнатмалар ясыйк, дидек, күчтәнәчләргә бирергә дә бик уңайлы, — диде гаилә башлыгы. — Җиләкнең төрле сортларын үрчетеп карадык, әмма ахырдан «Мармелад» дигәненә тукталдык. Безнең бакча өчен нәкъ менә шунысы уңдырышлы булды, тәме дә баллы. Башка үсентеләрнең җиләкләре вак иде. 

Сәфәргалиевлар сезон вакытында көненә якынча 15әр килограмм җиләк җыя. Җәй буе уңыш ике центнердан артып китә, диделәр. 

Җиләк уңышының сере гади: су һәм хезмәт, ди Сәфәргалиевлар. Җиләкләргә инеш суы сибәләр, ягъни таш юган су файдалы икән, җиләкләр эрерәк булып җитешә. Колонка суы сибәргә туры килгәндә дә аны җылытырга кирәк. Төрле ашламалар кулланмыйлар, иң яхшысы — черемә, диделәр. Үзебезгә дигән ризык бит, шуңа күрә бакчага чит-ят әйберләр кертәсе килми, аннан соң сатып алып тукландыра башласак, безгә файдасы да калмый бит дип аңлаттылар. Җиләкләргә кош-корт тимәсен өчен, бөркет формасында карачкы ясап куйганнар, шулай ук ялтыравыклар да элгәннәр. 

— Башка бакчачылар җиләк үсентеләрен махсус кара япма астыннан төпләп чыгарып үстерә. Сез бу ысулны кулланмыйсызмы? — дип кызыксынабыз.

— Андый япма кулланган вакытта җиләк төпләре арасыннан үләннәр үсеп чыга һәм аларны йолкыган вакытта җиләккә дә зыян килә. Шуңа күрә без бу ысулны кирәк дип тапмадык, — диделәр. 

Җиләкне ашавы тәмле булса да, аны үстерү бик авыр, чөнки ул — нәзберек үсемлек. Бөтен бакчага таралмасын өчен, мыекларын, артык яфракларын кисеп, чистартып торырга кирәк. Ел саен яңартмасаң, берничә еллык төпләрдә җиләкләре вак була икән. Бер төптән ике-өч үсентене генә алырга ярый. Ринат абый эш тәртибен безнең белән дә бүлеште. Гомумән, ул киңәш сорап килүчеләрнең берсен дә кире борып чыгармый, уңыш алырга өйрәтә, киңәшләрен бирә.

— Стаканга балчык салып, җиләк төбенә куясы һәм, мыекчаларны шунда тыгып, махсус кыстыргыч белән эләктерәсе. Ул шулай үсеп китә һәм, стакан төбенә ап-ак тамыр җәелгәч, җиләк үсентеләрен туфракка күчереп утыртасы. Бу эшләр 12 августка кадәр башкарылырга тиеш, — дип аңлатты ул. — Җиләкне ел буе тәрбиялисе. Уңыш бирә башлаганчы рәт араларын эшкәртәбез, йомшартабыз. Яфракка котырса, җиләге ваклана, бетли, корый башлый. Суыклар да җиләккә йогынты ясамый калмый. Быел бигрәк тә яз башындагы салкыннар эзсез генә узмады, зыян китерде. Хәзер аларны йолкып, икенчене утыртырга кирәк. Бүгенге көндә бакчада 1000нән артык төп җиләк үсә. Билгеле, үрчетергә, тагын да арттырырга була, әмма үзебезгә шушының кадәре дә җитә. Бу хезмәт Гөлфия белән икебезнең җилкәгә төшә. Чөнки улыбыз шәһәрдә, аның үз эше бар. 

Әйе, әле бакча, йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләреннән тыш, Ринат абый "шабашка"га йөри, ул — алтын куллы балта остасы, эретеп ябыштыручы... Башкарган хезмәтләрен санап бетерә торган гына түгел, кирәк икән, плиткасын да ябыштыра, ишек-тәрәзәсен дә куя, идәнен дә җәя, түбә-түшәмле дә итә. Йорт-кура тирәсендәге барлык корылмалар, баскыч төбеннән алып өй эчендәге һәр почмак хуҗаның тырышлыгы белән эшләнгән. Барысына да өлгерер өчен ул, иртәнге сәгать дүрттә торып, бакчасына чыга, аннан эшенә ашыга, кайткач, кояш баеганчы кабат җиләкләре янында кайнаша. Ә Гөлфия апа Зур Сәрдек гимназиясендә директорның киңәшчесе, 13 ел инде бакчачы булып тора. Анда бер гектар җирдә бик күп төрдә яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр: 1500гә хәтле кәбестә, 200 төп помидор, 100 төп борыч, бәрәңге...

Гөлфия апа — оста хуҗабикә, җиләктән ниләр генә ясамый. 

— Җиләк бик тиз бозыла, шуңа күрә аны салкын су белән генә юарга кирәк, әле алай да тиз арада эшкәртәсе. Без күбрәк җиләктән кайнатма ясарга яратабыз. Яшьләргә шикәр комы белән болгатып, туңдыргычта сакланганы ошый. Аны төрлечә әзерлибез, иттарткыч аша да чыгарабыз. Туңдыргычтагы җиләкләр күчтәнәчкә бирергә дә уңайлы. Без — өлкәнрәкләр исә кайнатма яратабыз. Шулай ук киптереп, кыш көне чәйләргә дә салабыз. Тәмле дә, файдалы да. 

Сәфәргалиевларның бакчалары бик бай. Анда җиләктән тыш, суган, сарымсак, бәрәңге, кавын, карбыз, кыяр, помидор, башка яшелчә һәм җиләк-җимешләргә дә урын табылган. Аларның барысы да ачык һавада, ә парникта чеби үстерәләр. Җиләк сезонын япканнан соң, кош-кортка күчәләр, илле бройлер чебиен алып эшкәртеп туңдыргычка салып куярга өлгергәннәр инде, тиздән үрдәк сатып алачаклар. Сәламәтлек кирәк, калганын тырышырга була, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев