Зур Сәрдек авылыннан Гыйлемхан Хафизов 45 ел куян үстерү белән шөгыльләнә
Бүгенге көндә Хафизовларның куяннары егермедән артып китә, аларның хәтта алтмышка җиткән чаклары да була.
Зур Сәрдек авылыннан Гыйлемхан Хафизов гомере буе милициядә хезмәт куйды, ул безнең Зур Сәрдек җирлегендә участок инспекторы иде.
Мәктәп елларыннан аны “капитан” дип йөрттек, ул вакытта исемен дә белмәгәнбездер. Бары тик “Урал” мотоциклына утырып җилдергәне истә. Хәзер исә якташыбызны яңа яктан ачтык, ул 45 ел куяннар үстерү белән шөгыльләнә икән. Аның званиесе дә капитан түгел, ә отставкадагы майор.
Гыйлемхан Хафизов тумышы белән Балтач районының Көек авылыннан, ә тормыш иптәше Әлфинур апа Малмыж районының Күкшел Пүчинкәсе дип йөртелүче авылдан. Язмыш җилләре аларны Ташкент шәһәрендә таныштыра. Шунда фатирда яшәгәндә гаилә башлыгы гаражында куяннар асрый башлый. 1978 еллар була бу.
– Армия хезмәтен Ульяновскида уздым. Аннан кайткач, МСОда балта остасы булып эшләдем. Әнинең ике энесе Ташкентта яши иде. Алар мине кунакка чакырды. Бу шәһәр бик ошады: матур, җылы иде. Аннан кайткач уйладым да, бәхет эзләп, бер документсыз читкә чыгып киттем. Ул чакта колхозчыларга паспорт бирмиләр иде. Шунда паспортлы да, эшле дә булдым. Ленин бүлегендә абыйның иптәшләре эшләде, алар мине милициягә чакырды. Шулай итеп, дежур ярдәмчесе булып урнаштым, – дип, хатирәләрен яңартты Гыйлемхан абый.
Егет Сергелида башлангыч милиция мәктәбен тәмамлый. Балта остасы булгач, бүлектәге бөтен вак-төяк ремонт эшләрен башкара. Тора-бара урта милиция мәктәбендә белем ала. Шуннан соң участок инспекторы булып билгеләнә.
– Үзебез фатирда яшибез, ә гаражым буш тора иде, шуңа күрә базардан куян алып кайттым. Күңел өчен, кызык өчен дип, куяннар асрый башладым. Эштән кайтам да рәхәтләнеп шулар янында кайнашам, бер ял кебек бит. Ояларын да үзем ясадым. Күршеләр кипкән ипи бирәләр иде. Ташкентта Халыклар дуслыгы дигән урам бар, шуның астыннан метро уза, ә аның әйләнә-тирәсен люцерна каплаган иде. Безнең йорт аннан 100 метр чамасы гына ераклыкта булгандыр. Шуннан печән урдым. Тора-бара куяннарның саны егермегә җитте, – диде ул.
1984 елның көз аенда Хафизовлар туган якларына кайтып төпләнергә уйлыйлар. Әмма Балтач районындагы милиция бүлегендә гаилә башлыгына эш булмый, аны Зур Сәрдеккә җибәрәләр, йорт бирәләр. Ул вакыттагы “Россия”, “Коммунизмга”, “Үрнәк”, “Татарстан” колхозларына караган 19 авылга участок инспекторы итеп билгелиләр.
– Транспорт юк, кышкы карлы-бураннарда, яңгырлы, пычрак яз-көз айларында да хезмәтемне җиренә җиткереп башкардым, – дип искә ала ул бу вакытларны. – Бер елны Мәмәшир авылында бер кыз кулын сындырды. Өч көн эчендә материалларны җыеп тапшырырга кирәк. Буран котыра, юлга чыгар хәл юк. Шуннан соң колхоз рәисе Габделхәй Шәмсетдинов янына кереп, чылбырлы трактор сорадым. Аңа чана тагып, Мәмәширгә бардык. Аннары “Урал” мотоциклы бирделәр. Хәзер участок инспекторы булып эшләр идем, машиналары бар, участоклары да ул хәтле күп түгел, олыгайдык кына.
Гыйлемхан абый Зур Сәрдеккә кайтып урнашкач, бер ел тирәсе куян асрамый. Ул чакта бу каралты-куралары да булмый. Бервакыт улы Рузил иптәш малаеннан зур ак куян алып кайта.
– Тагын кызыгып, бу эшне башлап җибәрдем, шуннан бирле туктаган юк. Ә башка маллар тотмыйбыз, болардан тыш, тавыкларыбыз гына бар, – диде ул. – Малайлар да куяннарны яратты. Шулай берсендә Рузилебез югалды, көне буе эзләдек, борчылдык. Ә ул куян оясына кергән дә шуларны кочаклап утыра. Малайлар югалса, аларны оядан таба идек.
Бүгенге көндә Хафизовларның куяннары егермедән артып китә, аларның хәтта алтмышка җиткән чаклары да була. Ул вакытта алар урамдагы ояларда торганнар. Хәзер исә куяннарны абзар эченә керткәннәр. Арада нәселлесе, гадие, агы, карасы, сорысы да бар. “Республика газеталарының берсендә Мамадыш районындагы куян үстерүче турында язганнар иде. Тик ул сатмый икән, әмма шулай да аның янына барып тәҗрибә уртаклашып кайтырга телим”, – диде әңгәмәдәшебез.
– Куян асрау артык җиңел дә, авыр да хезмәт түгел. Шунысы бар: ашарга сорап кычкырмыйлар, – дип елмая Гыйлемхан абый. – Монысы шаяру гына. Куяннарны ач тотканыбыз юк. Көнем шуларга ашау әзерләп, тәрбияләп уза. Алларында һәрвакыт яшел люцерна печәне. Ашлыктан арпа, солы салам, кишер, чөгендер, кәбестә яфракларын яратып ашыйлар. Яшелчәләрне турап, салат ясыйм. Шулай ук судан өзәргә ярамый. Кукуруз, борчак, арпа, бодай, түп, көрпә, акбур, тозны кечкенә тегермәндә тартып, катнаш азык хәзерлибез. Ипине шакмаклап турап киптерәм. Артык зур нәселле куяннарның ите тәмле булмый, боларның авырлыгы 2,5-3 килограммга җитә. Ә тиресен алучы юк, аны яндырам. Куян ояларын көн саен себереп чистартам, тиресен махсус урынга түгеп барам. Яз-көз йоннарын коялар, тарасаң, чистарып калалар. Куяннарны карау өйдәге һәркемгә дә җитә: тормыш иптәшем, улым, киленем булыша.
Хафизовлар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә алты оныклары бар. Оныклар да бабайларына ярдәм итәләр: куяннарга ашарга салалар, су бирәләр. Хәтта иң кечкенәсе – ике яшьлек Азалия дә шулар өчен нишләргә белми, диделәр.
Әлфинур Хафизова:
– Гыйлемхан әлеге шөгылен бик ярата, куяннарны җентекләп карый, тәрбияли, шуңа күрә каршы килгәнем булмады. Тик соңгы вакытта сәламәтлеге шактый какшады, шуңа күрә туктасаң да ярар иде, дибез, әмма асрый бит әле. Өйдәгеләр кыздырган куян итен бик ярата. Ә кечкенә оныкка аның шулпасын пешерәбез, файдалы ризык. Кыздырганда әллә нинди ят рецептлар кулланмыйм: тоз, борыч, аджика, кетчуп кебек тәмләткечләр салып, бер көн алдан болгатып куям.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев