Зур Сәрдек авылында туып-үскән Рәдиф Хәсәнов: Татар булуым белән горурланам
Туган авылының саф һавасын суларга, яшеллегенә карап хозурланырга, алга таба яшәү көче алу өчен ел саен өч мең чакрымнан артык юл узып, Казахстаннан Татарстанга кайта ул.
Татарлыгым, Кукмарадан, Зур Сәрдектән булуым, гаиләмне тәэмин итә алуым, туганнарым, ике дустым, уңышка ирешкән авылдашларым белән горурланам мин, дип сөйли ул. Читтә яшәсә дә, үзен ватанпәрвәр дип атый.
Зур Сәрдек авылында туып-үскән Рәдиф Хәсәнов, мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогика институтына укырга керә, ләкин гомерен белем бирү белән бәйлисе килми аның. Авылга кайтып төпләнми, акча эшләү максатыннан, башкалага юл тота.
- Кечкенәдән җиңел машиналар сату турында хыяллана идем, - дип башлады ул сүзен. - Башта Казанда төрле төзелешләрдә хезмәт куйсам да, өйләнгәннән соң, хыялыма туры килә торган эш эзли башладым, ләкин тәҗрибә булмагач, бер җиргә дә алмадылар. Вольво йөк ташу машиналарына хезмәт күрсәтү үзәгенә кладовщик булып урнашырга туры килде.
Әлеге оешма ике дусның гаилә бизнесы дип санала. Рәдиф анда бердәнбер урамнан кергән кеше була. Эшли башлаган чорда хезмәт хакы очны-очка ялгап торырлык кына булса да, сигез еллап гомере шунда уза аның. Ахыргы ел ярымында үсеш өчен җаваплы директор вазыйфасын башкарырга туры килә. Алга таба Мәскәүдә штаб-квартирадагы шведлар белән аралашып, яңа хезмәт күрсәтү үзәге ачарга дип, Алма-Атага җибәрелә.
Анда китү сәбәбенең берсе - эш күрсәтү булса, икенчесе татар булуым аркасында, дип саный Рәдиф. Аны беренче тапкыр күләмле килешү төзергә җибәрәләр. Каршы як компаниянең җитәкчесе - татар милләтеннән, әмма кырыс һәм таләпчән дип даны таралган кеше була. Өч ай буе төзи алмаган килешүгә шул көнне үк кул куела! Татарлар уртак тел тиз табалар, бүгенге көнгә кадәр җылы һәм дус мөгамәләдә яшиләр. Бер-ике ел гаиләсеннән башка шунда эшләп, ышанычлы хезмәткәр икәнлеген исбатлаганнан соң, ул 2018 елда гаиләсен дә Алма-Атага алып килә. Алар бүгенге көндә дә шунда яшиләр.
Рәдиф Хәсәнов чит төбәкләрдә яшәүче татарлар турында кызыклы фикерләре белән дә уртаклашты.
Алма-Атада яшәүче татарлар, Казан татарына фәрештәгә караган сыман карыйлар. Син - чын татар дип, аркадан сөеп, сүз биреп, үзләрен дә синең сыман татар дигән фикер белән хөрмәт итәләр. Ана телләрен ипи-тозлык кына белсәләр дә, бу милләт вәкиле булулары белән горурланып яшиләр. Бәйрәмнәрдә табын артына җыелсалар, бары тик татар телендә генә сөйләшәләр икән.
Язмам герое рус һәм инглиз телендә иркен сөйләшә. Кызы Камилла белән улы Камил дә дүрт тел белә. Алар төгәл фәннәрне урыс телендә, Россия программасы белән укыта торган шәхси мәктәптә белем алалар. Тормыш иптәше Рәзинә ханым да, бу телләрне белү өстенә, төрек телен дә үзләштерә башлаган.
“Яшьләргә шуны әйтәсем килә, - ди ул. - Үзегезнең туган телегезне беркайчан да онытмагыз. Балаң мәктәптән өч телне белеп чыгарга тиеш. Икенче телне өйрәнү - авыр, өченчесен - җиңелрәк, ә дүртенчесен тагын да җиңел булачак. Безнең әби җор телле, мәкаль-әйтемнәр белән сөйләшергә ярата торган кеше иде. Бу гадәте миңа да күчкән, ахрысы. Мин дә сөйләмемдә мәкальләр кулланам, башка телләрнеке белән чагыштырам. Еш кына: “Елга аркылы басма булганда, йөзеп чыгу кирәкми”, - дип әйтергә яратам, ягъни җиңелрәк юл булганда, авыр юлны сайлау дөрес булмас, дигәнне аңлата бу. Әбинең: “Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың”, - дигән сүзләре дә гел колакта яңгырап тора”.
Гади авыл малаеның үз илендә генә түгел, чит җирләрдә дә хөрмәткә лаек булуының сәбәбен аңларга тырыштым.
- Карьера баскычыннан югарыга менү – күбрәк уңыш елмаюга карый, дип уйлый кайберәүләр. Мин моның белән килешмим. Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә төрле мөмкинлекләр бирә, шуны кулланасыңмы, юкмы – анысы синең эш. Тырышмыйча гына бернәрсә дә күктән төшми. Тәүлегенә 24 сәгать, атнага җиде көн эшләгән вакытлар да күп. Уңышка ирешүдә гаиләмнең нык, ышанычлы булуы да ярдәм иткәндер. Ир-атның һәр җиңүе артында хатын-кыз тора, диләр бит. Казахстанда яши башлаган чорда өч ел буе мин “бәйрәм әтисе” ролендә генә булдым: тормыш иптәшем белән балалар каникулларда гына миңа киләләр, мин дә бәйрәмнәрдә генә кайта идем.
Олыгайган саен күңел дә нечкәрә, тарих та икенче яктан кызыксыну уята бит ул. Билгеле инде, Рәдиф кебек милләтпәрвәр кеше һәркайда татарлык, туган як төсмерләрен эзлидер.
- Алма-Атада Кукмарага караганда 10 мәртәбә күбрәк халык яши. Бизнес партнерлар белән сөйләшкәндә гел мисалга китерәм: минем туган яктагы җитештерү биредәгегә караганда күбрәк. Кемгә кунакка барсам да - Казахстандамы, Үзбәкстандамы, казаннарына төртеп күрсәтәм дә: “Мин - менә моннан!”- димен. Бөтенесендә - Кукмара казаны. Күптән түгел Үзбәкстанда яңа район төзеделәр. Анда йөк машинасы чаклы Кукмара табасы тора. Менә шуннан инде мин дим, партнерларыма. Ә күңелемнән горурлык хисләре кичерәм, - дип сөйләгәндә дә аның йөзеннән елмаю китмәде, күзләрендә канәгатьлек хисе чагылды.
- Мондагы матурлыкны, чисталыкны читкә киткәч кенә күрә башлыйсың икән. Бу яктагы халыкның эшчәнлеге, нинди милләт булуына карамастан, дус-тату яшәве - горурлык хисе уята торган күренеш. Аны чит җирләрдә яшәгәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Мөмкинлек булу белән авылга кайту турында хыялланам, - ди Рәдиф. - Бу юлы дүрт атнага кайттык. Тау башына менеп, авылга карап, хозурланып йөрим. Һәрбер җирнең үз хатирәсе, үз тарихы, дигәндәй. Һаваның чисталыгыннан башлар әйләнә, сулап туеп булмый. Тагын бер елга җитәрлек көч-куәт туплап, исәнлектә күрешергә насыйп булсын дип теләкләр теләп, тиздән 3200 чакрымлык юлга кузгалачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев