Зур Кукмарадан Гөлзия һәм Минсабит Мингалиевлар: «Безне алмалар кавыштырды»
Зур Кукмарадан Гөлзия һәм Минсабит Мингалиевлар 50 ел бергә гомер итәләр.
Бу еллар эчендә язмыш җилләре аларны кайларга гына илтми. «Тормышта ялгышлар да күп булгандыр, әмма безнең өчен төп маяк эш иде», — диде Мингалиевлар. Гаилә ныклыгы, тотрыклылыгының сере исә бер-береңә терәк була белүдәдер, ди алар.
Минсабит абыйның әти-әнисе чыгышлары белән Нормабаш авылыннан, алар өйләнешкәннән соң, 1947 елны Әгерҗегә чыгып киткәннәр. Шунда уллары Минсабит дөньяга килгән. Аннары Сарапулга юл тотканнар. Анда кызлары туган. Әмма язмыш аларны туган якларына әйләнеп кайтырга мәҗбүр иткән.
«Әти генә кыска гомерле булды. Биш ел сугышта йөреп, бер тапкыр яраланмаган, рота старшинасы дәрәҗәсенә күтәрелгән, әмма 1952 елны поезд астына кереп вафат булды. Әти-әнием шикелле мин дә чит җирләрне күп гиздем. Башлангыч мәктәпне Нормабашта укыдым, аннары Байлангарда урта белем алдым, ә тугызынчы сыйныфка Кукмараның беренче мәктәбенә бардым. Шуннан соң өч егет Тәтештәге техникумга юл тоттык. Ике атнадан, сагынуга түзә алмыйча, өйгә кайтып киттем. Ике ел колхозда ат җигеп эшләдем. Шул ук вакытта кичке мәктәптә дә укыдым. Аннары авыл хуҗалыгы институтының агрономия бүлеген тәмамладым. Нишләп әлеге һөнәрне сайлаганымны белмим, әмма моңа бер тапкыр да үкенмәдем, эшем әйбәт булды, табигатьтә, саф һавада...» — диде әңгәмәдәшем.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Минсабит абый үзләренең авылына кайтып, «Маяк» колхозында агроном булып хезмәт куя. Шуннан армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышка җибәрелә.
«Анда Казандагы югары уку йортын бетереп килгән 26 егет идек. Шулар арасында өч механик, ике агроном — безнең институттан. Мине башта гел йә „дневальный“, йә капка ачып торучы итеп куйдылар. Нинди хезмәт инде бу дип уйладым. Шуннан соң складка билгеләделәр. Анда ниләр генә юк иде. Солдатларның ашавы бик шәп булды. Көн саен 30 грамм акмай, көнаралаш пылау бирделәр. Сельдь балыгы өстәлдә торды, аны ашаучы да булмады. Хәтта җиде мичкәсен дуңгыз фермасына илттек. Командирларның тәртипләре турында хәзер дә уйланам. Аларга ай саен паек бирелә иде, шуннан артыгына кул сузганнары булмады. Менә нинди гаделлек!» — диде ул.
Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан егет «Маяк» колхозында баш агроном булып эшли башлый. Ул вакытта хуҗалык рәисе — Рафаэль Ярмиев, төп остазы аңа кадәр баш агроном вазыйфасын башкарган Мөнәвир Хисамиев була.
«Баш агроном булып эшкә урнашкач, мотоцикл бирделәр. Бервакыт басуга беренче секретарь Атлас Булатов килеп төште. „Нәрсә чәчәсең?“ — ди. Чиста көнбагыш чәчәм дип җавап бирдем. „Нинди тирәнлеккә чәчәсең?“ — дип кызыксынды. Коры булса — тирәнрәк, дымлы булса — сайрак, дидем дә, пычранып беткән мотоциклга төртеп: „Атлас Минхәерович, моның белән йөреп булмый бит, этеп кабызам, кеше дә көлә инде“, — дидем. Шуннан соң ул хуҗалык җитәкчесенә: „Менә, Ярмиев, эшләтәсең килсә, өйләндер, өй салып бир, транспорт тап“, — диде. 8 май көнне районга дүрт „Москвич“ машинасы кайтты, шуның берсен миңа бирделәр. Ул бик көчле җитәкче иде, хәтта аерым белгечләрне үзенә җыеп, киңәшмәләр үткәрде. Ул вакытта бөртеклеләр гектарыннан уртача 14 центнер чыкты. Чөнки ашлама күп кертелмәде, эшкәртергә гербицидлар булмады. 1974 елны район буенча беренче тапкыр зур уңыш — гектарыннан уртача 17 центнер бөртек җыеп алынды. Уртача 22 центнер күрсәткеч белән Камил Шакиров җитәкчелегендәге хуҗалык беренчелекне алды», — диде әңгәмәдәшем, хатирәләрен яңартып.
Әмма көч һәм энергия ташып торган ир-егетнең күңелен авылдан китү, читтән бәхет эзләп карау теләге биләп ала.
«Хәзер дә уйлыйм: нигә кирәк булган ул?! Гөлзия белән өйләнештек тә, малайга дүрт ай булгач, Чиләбегә чыктык та киттек. Анда „Гривенское“ совхозына баш агроном булып урнаштым. Бу хуҗалык бик ошады: үзе йорт салып бирә, авылга җылылык кергән, зур гына клуб та бар. Тормыш көтә башладык: сыер алдык, ул бозаулады. Совхоз итне килограммын 1 сумнан бирде, ә базарда килограммы 4 сум 50 тиен, 5 сум иде. Торыр җиребез дә, халкы да, эше дә, хезмәт хаклары да бик әйбәт иде. Әмма ике ел яшәгәч, әнине калдырып киткәнгә борчылып, яңадан Кукмарага кайтырга булдык», — диде гаилә башлыгы.
Минсабит абыйны Саба районының «Әбде» колхозына эшкә билгелиләр. Урманлы матур якларда берничә ел эшләгәннән соң, ул «Кукморагрохимсервис»ка, аннары «Правда» колхозына, терлекчелек тармагына күчә.
«Шаһимәрдан Хасянов кул астында эшләргә туры килде, бик булдыклы җитәкче иде. Ул вакытта 160 сум хезмәт хакы түләделәр, аннан тыш, елга 2шәр мең премия дә бирәләр иде. Малларга игътибар зур булды, терлек азыгын яхшылап хәзерләдек. Тырышлыгыбызны күреп, РСФСР һәм ТАССРның мактау дипломнары белән бүләкләделәр», — диде агроном.
Минсабит абый «Зур Кукмара» колхозында баш агроном булып эшләп пенсиягә чыккан. Ул әле дә яраткан эшен онытып бетерми. Ярдәм сорап килүчеләргә киңәшләрен бирә, үзе дә басуга чыга, гомерен багышлаган эшеннән тәм табып яши.
Гөлзия апа ирен бик тәвәккәл, тырыш булды дип мактады. Чыннан да, аның хезмәт юлы моны раслый. Ул үз-үзенә, көченә, белеменә ышанган.
«Гөлзия тумышы белән Байлангар авылыннан. Институтта укыганда кышкы каникулга кайткач, Байлангар клубына "вечер"га бардык. Шунда матур кызның биеп йөргәнен күреп алдым. Ул сеңлемнең сыйныфташы булып чыкты. Күңелгә ошады да озатып куярга булдым. Гөлзия РайПО системасында хисапчы булып эшли иде. Каникул беткәч, укырга китеп бардым. Ә көзге каникул вакытында Гөлзия безгә алма алып килде, аларның бик зур алма бакчалары бар иде. Велосипед белән аны озатып куярга булдым. Шулай итеп, алмалар безне кавыштырды. Гаиләнең ныклыгы күбесенчә ир-аттан тора дип уйлыйм. Тәлинкә шалтырамыйча тормый, әмма шул вакытта кызып китмәскә, сабыр булырга кирәк. Ир кеше гаиләсенең киләчәген кайгыртып яшәргә тиеш», — диде Минсабит абый, яшь-җилкенчәк чакларын искә алып.
Гөлзия апа исә — бик тыйнак ханым, ул иренең төп терәге булып, һәр адымын хуплап, гомер буе аның белән бергә атлаган. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Нияз, кызлары Гөлназ, Зилиянең бүген үз тормышлары. Гөлзия апа мәдәният институтының китапханә бүлеген тәмамлаган. Район үзәк китапханәсендә, икенче мәктәптә китапханәче булып эшләп лаеклы ялга чыккан.
«Аллага шөкер, һәрвакыт эшләп, хезмәт белән көн күрдек, кайда гына яшәсәк тә, маллар, кош-кортлар тоттык, яшелчәләр утырттык. Әле дә баз тутырык консервланган ризык. Үгезләр асрыйбыз, быел Минсабит бер колын алды», — дип шөкер итә хуҗабикә.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев