Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылыннан Зөлфия апа белән Расим абый Зәйнетдиновлар: Кешеләргә ярдәм итә алу белән без бәхетле

Гаилә башлыгы махсус хәрби операция зонасына «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме белән 13 тапкыр барган, ә Володя Аввакумовлар 18 тапкыр юл сәфәрендә булып кайткан.

Зур Кукмара авылыннан Зөлфия апа белән Расим абый Зәйнетдиновларның эш-гамәлләре турында ишетеп белгәннән соң, аларның шулкадәр олы йөрәкле, ярдәмчел булуына сокландым. Махсус хәрби операция башланганнан бирле алар солдатларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. «Якташлар бит, барысы да үзебезнекеләр, шулар өчен борчылабыз», — ди Зәйнетдиновлар икесе бертавыштан.

Зөлфия апа тумышы белән Өркеш авылыннан икән, ә Расим абый — Кукмараныкы. 

— Мин Түбән Арбашта — сигезьеллык, аннары Үрәсбашта унъеллык мәктәпләрне тәмамладым. Алга таба укуны Бөгелмәдәге кооператив училищеда дәвам иттем. Һөнәр алып кайтканнан соң, кибеттә эшли башладым. Шул вакытта Расим белән танышып кавыштык. Өч бала тәрбияләп үстердек. Аннары мех фабрикасында тегүче, электр поездларында контролер булып та хезмәт куйдым, — дип, яшьлек елларын искә алды Зөлфия апа. — Без Расим белән гомер-гомергә тыныч тормыш иттек: күкләргә дә сикермәдек, егылып та төшмәдек, һәрвакыт бер дулкында бардык. Расим — кулы эш белүче, тырыш, булдыклы тормыш иптәше. Үз йортыбыз белән яшәгәч, ир-атка эш җитәрлек булды. Әле бер җирен, әле икенчесен карап, төзәтеп торасы бит, өйгә ремонтны да үзе ясады.

Расим абый мех фабрикасында машина йөртүче булып эшләгән, Себергә китеп тә хезмәт куйган, аннан соң район газ оешмасына газ җиһазларын көйләү буенча мастер булып урнашкан. Ул бүгенге көндә лаеклы ялда, тик әле дә аңа газ җиһазларын көйләп бирүен сорап мөрәҗәгать итәләр. 

— Кул эшләренә осталык әтидән киләдер. Ул кечкенәдән безне эшкә өйрәтеп үстерде, "шабашка«ларга да алып барды. Техника белән кызыксыну да яшь чактан канга сеңгән. Мех фабрикасында эшләгәндә төрле илләрдән чимал алып кайттык, товар илттек. Бөтен Россияне иңләдек, — дип сөйләде Расим абый. — Солдатларга ярдәм оештырыла башлаганнан бирле алар янына йөрим. Беренче рейс сентябрь аенда китте. Ул вакытта Володя Аввакумовларның юлга чыкканын белдем дә аңа шалтыраттым: «Вова, нишләп син миннән башка киттең, хәзер куып җитәм бит», — дидем. Һәм мин октябрьдә кузгалдым.

Юл газабы — гүр газабы, диләр. Зөлфия апа да Расим абый юлга чыгып киткән саен борчылу, дулкынлану хисләре кичерәм дип сөйләде.

— Беренче тапкыр барып кайткач, маскировка өчен челтәрләр кирәк, ничек тә тырышасы, үрәсе иде, диделәр. Зур Кукмара мәдәният йорты директоры Рузилә Зариповага рәхмәт, беренче тапкыр шунда җыелдык. Клубта ук материалны да кистек, челтәрне дә үрдек. Авыл халкы бик нык булышты. Җирлек башлыгыбыз Ришат Хәнәфиев та — бик ипле, акыллы кеше. Быел да Яңа ел бәйрәме вакытында ашыгыч рәвештә маскировка челтәре кирәк булды. Авыл халкы белән ике көндә сигез челтәр үрдек, кеше бик күп җыелды. Райондашлар битараф түгел, әле дә көчләрен жәлләмичә, солдатларга ярдәм итәләр, — диде Зөлфия апа. — Электр поездында контролер булып йөргәндә, Миндюштан Алеша исемле егет сак хезмәтендә эшләде. Социаль челтәрләр аша аның да махсус хәрби операциядә катнашканын белеп алдым да аңа ярдәм җибәрергә булдым. Ул бик сөенде, рәхмәтләр әйтеп язды. Аннан соң безгә туганнары килде, Алешага тапшыру өчен посылкалар калдырды. Кемгәдер ярдәм итә алу — бик рәхәт кичереш. 

— Бер кешене дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Бервакыт Нур Баяндагы фатирларның берсендә газ котелын көйләргә туры килде, шунда 80 яшьлек бер әби белән сөйләшеп киттек. Оныгы — Балтачта яшәүче кызының улы — хәрби операциядә катнаша икән. «Әйбер биреп җибәрергә оныгымны таба алмыйлар», — диде ул. Әби оныгы турында бөтен мәгълүматларны туплап җибәрде дә, егетне эзләп таптык, күчтәнәчләрен алып барып тапшырдык, — дип сүзгә кушыла Расим абый. 

Ул махсус хәрби операция зонасына «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме белән 13 тапкыр барган, ә Володя Аввакумовлар 18 тапкыр юл сәфәрендә булып кайткан.

— Володя белән мин — рульдә. Ә Нияз Мөхәммәтов — безнең штурман. Бөтен телефон номерлары, кирәкле мәгълүматлар анда саклана. Ул егетләрне эзләп таба, маршрутны билгели. Юлда төрле хәлләр була, техника ватылмыйча да тормый, шунда ук ремонтлыйбыз. Кайсы гына автосервиска керсәк тә, акча алмыйлар, булдыра алган кадәр булышалар, — ди Расим абый. — Максатыбыз — җыелган товарны тиешле урынга илтеп тапшыру. Гуманитар ярдәм белән беррәттән, үз якыннарына кирәк-яракларны исемләп биреп җибәрүчеләр дә бар. Аларның барысын да егетләрнең кулларына тапшырабыз. Солдатлар үзләре эчке киемнәр, перчатка, оекбаш, җылы резин итек сорыйлар, чөнки алар — һәрвакыт кирәк була торган әйберләр. Берьюлы 4-5 тонна гуманитар ярдәм алып барабыз. Егетләрдән рәхмәт сүзләре ишеткәч, күңелләр күтәрелеп китә. 

Расим абыйның солдатлар янына йөргәнен ишетеп белүчеләр ярдәмне өйләренә дә алып киләләр. «Менә монысы — оекбашлар, монысы —футболкалар, эчке киемнәр», — дип күрсәтә Зөлфия апа. Ә бер пакет җепләрне ул Зур Кукмара мәдәният йортына алып барырга әзерләп куйган. Анда оекбашлар, перчаткалар бәйләячәкләр. 

— Расим, сәламәтлегең дә нык түгел, бәлки туктарсың, башка бармассың дип әйтеп карыйм, чөнки юлда вакытта барыбер борчылып торабыз. Ул: «Нияз, Володя бара, яшьләр бара, мин ничек калыйм инде, Зөлфия?!» — ди. Аннан соң күңеле кушканны эшләсен дип уйлап куям. Иң мөһиме — исән-имин йөрсеннәр, Аллаһы Тәгалә сакласын. Тизрәк дөньялар тынычланып, егетләребез үз туган йортларына әйләнеп кайтсыннар иде, — диде Зөлфия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев