Зур Кукмара авылыннан Зөфәр Исрафилов: Коллективта бер йодрык кебек төйнәлеп эшләгәндә көн үткәне сизелми дә кала
Оста барда кулың тый дип, халык мәкалендә нәкъ менә аның турында әйтелгән.
Зөфәр кечкенәдән үк электр белән бәйле һәрнәрсә белән кызыксына. Бишенче-алтынчы сыйныфларда укыганда лампочкаларны бер чыбыктан икенчесенә ялгап карау, дисеңме, ватык һәм ватык булмаган үтүкләрне тагын бер кат сүтеп җыюмы... берсе дә читтә калмый. Шуңа күрә киләчәген бары тик энергетика өлкәсенә генә бәйләргә теләп, армия хезмәтеннән кайтуга ук ул Казандагы һөнәр училищесына укырга керә. Хезмәт кенәгәсенә исә беренче юллар Кукмарадагы данлыклы «Пишмаш» оешмасында языла. Элеккеге елларда Казандагы хәрби заводның филиалы саналган әлеге оешмада ул өч ел эшли: хатын-кызлар җыйган радиоплаталарны тикшерә.
Зур Кукмара авылыннан Зөфәр Исрафилов турында кем белән генә сөйләшсәң дә, бер үк төрле характеристика бирәләр: тыйнак, акыллы, аз сүзле, үз эшенең остасы. Ә Кукмара электр челтәрендә эшләүчеләр аның турында аз сөйләшеп, күп эшли торган хезмәткәр ул безнең, диләр.
Чыннан да, бик тыйнак ул. Хезмәт юлына бәйле хатирәләрне барлаганда да: «И-и, кирәкмәс иде, нәрсәсен сөйлисең инде, минем кебекләр күп бит ул», — диюдән узмады.
Шуңа күрә аның турында хезмәттәше, контролер Венера Нәбиуллина үзенә караганда да күбрәк сөйләде:
— Без Зөфәр белән Кукмара шәһәр электр челтәрендә бер чорда эшли башладык. Мин 1992 елда урнашсам, Зөфәр бер елдан соң килде. Димәк, 31 ел бергә инде аның белән. Ул вакытларда Зөфәргә хатын-кызлар арасында берүзенә эшләргә туры килде, шуңа күрә хезмәтебез буенча күп вакытта аңа таяна, аңа мөрәҗәгать итә идек. Һәм ул һәрвакытта да берсүзсез ярдәм итте. Аннан соң район электр челтәре оешмасына күчтек. Хәзер ул исәпкә алу төркемендә электромонтер, ягъни районның һәр ноктасындагы электр исәпләгечләренә хезмәт күрсәтә. Зөфәр район эчендә һәр оешма, шәхси эшмәкәр, предприятиедә электр энергиясенең кайсы баганадан, кайсы урыннан кергәнен, исәпләгечнең кайда урнашканын биш бармагы кебек белә. Тормыш иптәше Халидә дә үзе кебек ярдәмчел. Һәрнәрсәгә җитез, тырыш, сабыр, кешегә бер дә «каты бәрелмәүче» Зөфәргә әле озак еллар яраткан хезмәтендә эшләргә язсын иде.
Зөфәр үзе дә хезмәтен яратып башкарганын яшерми.
«Лаеклы ялга чыгарга да күп калмады, чын күңелемне биреп хезмәт иткәч, өйдә ничек вакыт үткәрәсе булыр. Коллективта бер йодрык кебек төйнәлеп эшләгәндә көн үткәне сизелми дә кала», — ди ул.
Зөфәргә универсаль белгеч буларак, көтелмәгән очраклар килеп чыкканда, җир асты кабельләренә дә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бирелгән икән. Шулай ук 80 урамлы Зур Кукмара авыл җирлеге өчен дә Фердинант Вафин, Владимир Родыгин, Альмир Басаевлар белән берлектә дүртесе дә алыштыргысыз энергетик алар. Җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев, бу өлкәдә нинди генә сорау туса да, аларга мөрәҗәгать итә.
Кыскасы, оста барда кулың тый дип, халык мәкалендә нәкъ менә аның турында әйтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев