Зур Кукмара авылыннан Гөлсинә Молдобаева изолоннан күз явын алырлык чәчәкләр ясый
Тырыш ханым капка төбе, якындагы су буйларын да матурларга, чистартырга вакыт таба. Өйдәге эшләрдә ирем булышса, урамдагысын күршеләр белән карап торабыз, диде ул.
Матурлык тудыручы райондашларыбыз турында күп язабыз, аларның һәрберсе үзенчәлекле. Зур Кукмара авылыннан Гөлсинә Молдобаева изолоннан күз явын алырлык чәчәкләр ясый, ә бакчасын аның тере чәчәкләр бизи.
Тырыш ханым капка төбе, якындагы су буйларын да матурларга, чистартырга вакыт таба. Өйдәге эшләрдә ирем булышса, урамдагысын күршеләр белән карап торабыз, диде ул.
Гөлсинә апа тумышы белән Нормабаш авылы кызы икән. Алар гаиләдә биш бала тәгәрәшеп үскән, әти-әниләре тимер юлда хезмәт куйган. Васыйл абый бригадир, алдынгы эшчеләрнең берсе булган, шуңа күрә аны бер участоктан икенчесенә күчереп йөрткәннәр, шулай итеп, алар 1985 елда Зур Кукмарага килеп урнашканнар. Гөлсинә апа Зур Кукмарада белем алган, тормыш иптәше Тәлгать абый белән дә шунда танышкан. Алар бергә ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә ике оныклары бар. Кызлары Диләрәнең үз тормышы, гаиләсе белән Әлмәттә яши. Ә уллары Дамир үзләре янында, ул — «кояш баласы».
— Улым Дамир тугач, бик сөендек, аңа шундый диагноз куярлар дип күз алдына да китермәдек. Чөнки авырлы вакытта бернинди каршылыклар булмады. Шулай да бала туганнан соң, күңелгә бераз шик керде, чөнки табиблар безнең янга еш керә, алар аптыраган кыяфәттә иде. Шуңа күрә баланы имезергә алып килгәч, аяк-куллары, колаклары бармы икән дип тоткалап карый идем. Өйгә кайтып, бер ай узгач, безгә невропатологка барырга куштылар, ул безгә даун диагнозы куйды. Шуннан соң Казанга җибәрделәр, борчылуымнан елый-елый ашый да, йоклый да алмадым. Кабул итү бик авыр булды, чөнки без моңа әзер түгел идек. Нишләп гинеколог бер сүз дә әйтмәгән? Югыйсә, яхшы танышым иде, — дип сөйли күп авырлык күргән әни.
Гөлсинә апа 25 ел кибеттә сатучы булып хезмәт куя. Ә икенче баласы белән декрет ялына чыкканнан соң, эшен калдырырга туры килә. Кызы Диләрә зур ярдәмчесе була, энесен карашырга булыша. Бер яшь ярымнан ук Дамирны «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә йөртәләр. «Ул башта камыр кебек иде, аякка басар дип уйламадык», — дип искә ала сабыр ханым бу вакытларны. Ә малай биш яшьтән тәпи китә, әкренләп басма хәрефләр белән язарга, укырга өйрәнә. Изолоннан чәчәкләр ясау эшенә дә улы Дамир белән «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә йөри башлагач өйрәнә Гөлсинә апа.
— Дамир әлеге үзәкне бик яратты. Шунда Асия Борковских кул эшләренә өйрәтә иде. Ул, мине үзенең остаханәсенә чакырып: «Менә шундый чәчәкләр ясыйлар, кызыксынмыйсыңмы, Гөлсинә апа?» — диде. Ә мин бик тә чәчәкләр яратам. Шулай әкренләп бу эш белән мавыгып киттем. Иң элек чәчәкләрне төсле капрон оеклардан, тимерчыбыклардан ясадым. Материалны кызым Кытайдан кайтартты. Кәрзиннәр үрдем, шуңа чәчәкләр урнаштырдым. Алар бик матур килеп чыкты. Тора-бара изолон материалына күчтем. Бер елны үзәктә бик зур семинар булды. Шунда чәчәкләрдән күргәзмә ясавымны сорадылар. Күршем Ижевск шәһәрендә тора. Аңа шалтыратып, материалга заказ бирдем, чөнки изолон шунда чыга бит. Әлеге чарага күп итеп пионнар, биек чәчәкләр ясадым. Аларны бик ошаттылар, алып та калдылар.
Хәзер исә материалларны Самарадан кайтарта. Аңа төрле форма бирү өчен, төзелеш фены белән җылытып, плафонга җыя.
— Мин зур чәчәкләр ясарга яратам. Аларның биеклеге 1 метр да 90 сантиметр, ә чәчәкләре — 60-70 сантиметр тирәсе. Биш зур, ике кечкенә роза чәчәгеннән торган бер композицияне ясар өчен якынча өч көн вакыт китә. Ә кашкарыйлар — ваграк хезмәт. Аны озаграк, бер-ике атна ясыйм. Бу авыр эш түгел, бары тик изолонга форма биргәндә саграк эшләргә кирә, чөнки ул — йомшак материал, — диде тырыш ханым. — Композициядәге бер чәчәкне яна торган итеп куям. Анысын эшләргә, шулай ук төпләрен ясарга ирем Тәлгать булыша. Ул — бик тырыш кеше, кулыннан килмәгән эше юк, тимерне эретеп ябыштырып, төрле кирәк-ярак, җиһазлар, хәтта чәчәкләр ясый.
Дамирга 18 яшь тулганнан соң, Гөлсинә апа аны «Наз» үзәгенә йөртә башлаган. Анда да үзләренә яңа дуслар тапканнар, изолоннан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс та оештырганнар. Чәчәкләрдән тыш, Гөлсинә апа казлар һәм башка кош-кортлар да ясый. Өйләреннән ерак түгел генә яр буена да ул чәчәкләр утырткан, шәмәхә төстәге фламинголары да ерактан «янып» күренеп тора. Өч ел элек эшләдем, ди әңгәмәдәшебез, әмма алар әле генә чыгарып куйган кебек, хәтта төсе дә уңмаган. Фламинго тулысынча изолон калдыкларыннан булдырылган, эчен дә шуның белән тутырган. Аякларын исә, гадәттәгечә, ире ясап биргән.
— Бу кошларны бер җирдән дә карамадым, бары тик күз алдына гына китереп эшләдем. Гомумән, кечкенәдән иҗади булдым. Мәктәптә укыганда да рәсем ясарга ярата идем. Хәтта дивар газеталары чыгардым, исемнәрен дә каллиграфик язу белән матур итеп язып куя идем. Хәзер исә интернет заманы бит, төрле социаль челтәрләрдә дә шундый эшләнмәләр күрсәм, ничегрәк эшләгәннәренә игътибар итәм. Шулай да күбрәк үзем уйлап чыгарам, — ди ул. — Яр буена төшә торган күпернең як-ягына күпьеллык чәчәкләр утыртасым килә. Җирлек башлыгыннан сорагач, бер машина туфрак алып кайтып биргән иде. Алга таба тагын матурлыйсы булыр. Күршеләребез дә — матурлык ярата торган кешеләр, бергәләп тырышабыз. Кызганычка каршы, булдырганны ватучылар, пычратучылар да табыла. Яшьләр кеше хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев