Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара авылында яшәүче Люция һәм Гаптелфәрт Сабировлар: Булганына шөкер итеп яшәргә кирәк

Шушы көннәрдә әлеге бәхетле пар үзләренең 55 еллык зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. Шулай ук аларның исемнәре “Районның мактаулы юбилярлары” дигән китапка да кертелде.

Бәхетемне Кукмарада таптым

Люция апа тумышы белән Саба районының Өтернәс авылыннан. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, кечкенә генә буйлы кызны хуҗалык рәисе фермага эшкә чакыра. Иң элек сарыклар карый ул, соңыннан сыер саварга билгеләнә.

- Заманча саву аппаратлары юк заман. 11 сыерны кул белән саварга кирәк иде. Нечкә беләкле, какча гәүдәле яшь кыз өчен бу эшнең ни дәрәҗәдә авыр булуын сөйләп бетерерлек түгел. Хәлем бетеп, чиләгемә капланып елаган чакларым аз булмады. Авырлыкларга түзәрлегем калмагач, колхозны ташладым да, Кукмарага китеп, кирпеч заводына эшкә урнаштым. Әлеге көннән соң күпме вакыт узды, күпме сулар акты... Шөкер, бәхетемне биредә таптым. Шуның өчен күрше районга чыгып киткәнемә беркайчан үкенгәнем булмады, - ди Люция апа.

Заводта да җиңел эш көтеп тормый, билгеле. Әмма уңган-булган, үҗәт кыз кирегә әйләнеп карый торганнардан түгел: коллективка үзенең тырышлыгын күрсәтә, белмәгәнен сорый, өйрәнә. Биредә дүрт сезон хезмәт куйганнан соң, тегү фабрикасына кеше җыялар, дигән игъланны ишетә дә шунда барып карарга була ул. Әнисенең элеккеге “Зингер” машинасында кисү-тегү эшләрен бераз үзләштергән кыз биредә дә югалып калмый: ни кушалар, кайсы цехка билгелиләр, бер карусыз ризалаша, төрледән-төрле операцияләр үзләштерә, планны һәрчак арттырып үти. 35 ел фабрикада хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан Люция апаның эшләгән дәвердә исеме Мактау тактасыннан төшми, тырышлыгы өчен медальләргә, Мактау грамоталарына ия була.
 

Гармунчы да, җырчы да

Гаптелфәрт абый - Зур Кукмараныкы. Тормыш авырлыкларын кечкенәдән үз җилкәсендә шактый күп татырга туры килсә дә, язмыш сынауларына бирешә торганнардан булмый ул. Армиядә өч ел хезмәт итеп кайтканнан соң, яшь егет элеккеге “Сельхозтехника” оешмасына шофер булып урнаша.

- Берсендә Фазыл исемле дус егет: “Гаптелфәрт, кирпеч заводында эшләүче бик акыллы бер иптәш кызым бар. Әйдә, аның белән таныштырам”, - ди. Ризалаштым. Кыз яши торган тулай торакка бардык, очрашып-күрештек. Исеме Люция булып чыкты. Бер-беребезгә күз салыша торгач, ияләшеп китеп, ике арада мәхәббәт очкыннары кабынганын сизмәдек тә, - ди Гаптелфәрт абый, яшьлек елларын хәтерендә яңартып. - Кич белән урамнарда йөри, Ленин бакчасына, дәваханә каршында, кирпеч заводы янындагы посадкада оештырылган уенлыкларга бара идек. Бик күңелле вакытлар!

Гаптелфәрт абый – оста тальянчы, җырчы да әле. Гармунда уйнарга аны әтисенең Гариф исемле танышы өйрәтә. Мунчага кереп утырып, авылдашы язып биргән сызымнарны карый-карый, төймәләргә баса-баса, тәки уйнап китә бит ул. Нократ Аланы базарыннан сатып алган тальяны белән уенлыкларның уртасыннан чыкмый райондашыбыз.

- Гаптелфәрт тальянында сыздырып уйнап җибәргәндә, күңелне хисләр дулкыны бөтереп ала иде, - дип сүзгә кушыла Люция апа. – Мине озата кайткан саен: “Барыбер сиңа кияүгә бармыйм”, - дип әйтсәм дә, йөрәк һәр кичне аның килүен көтте, аның җыр-моңнарын сагынды...

 
Бергә – гомергә

Яшьләрнең өйләнешүе дә үзе бер вакыйга булырлык – Гаптелфәрт абый сөйгәнен урлый!

- 24 яшь тулгач, өйләнү турында да уйлыйсың бит инде ул. Берсендә әти белән шул хакта киңәшләштем дә, алдан сөйләшенгән буенча ике иптәшем белән капка төбендәге йөк машинасына утырып, Люцияне эштән каршыларга киттек, - ди ул. - Кичке сәгать ун. Кәләшем дус кызы белән фабрикадан чыкты да почтага таба килә башлады. “Кызлар-йолдызлар, юл уңаеннан өегезгә озатып куйыйм әле”, - дигәч, машинага кереп утырды болар. Барабыз шулай сөйләшә-сөйләшә, аны-моны сиздерү юк инде. Вокзалга кадәр менгәч, Зур Кукмара ягына таба кире борылган идем, кычкырышырга тотынмасыннармы?! “Машинадан төшермим, мин сиңа өйләнәм”, - дим Люциягә. Елый ук башладылар.

Кызларның икесен дә өйгә алып кердек. Күршедә генә мулла яши иде, аны чакырып никах укыттык. Шулай итеп, Люция бездә яшәп калды, ә иптәш кызы иртәгесен үзе генә өенә кайтып китте.

“Сельхозтехника”да эшләгәндә командировкаларга күп йөрергә туры килә Гаптелфәрт абыйга. Йорт-җирне карау, балаларны тәрбияләү Люциянең үзенә генә авыр дип, 1971 елда итек фабрикасына шофер булып күчә. 

- И-и-и, гел эш булды шул аның уенда, тормышны яхшы итеп алып барыйм дип, көн-төн эшләде дә эшләде, фабрикага урнашкач та ерак юллардан, командировкалардан кайтып кермәде. Пенсиягә чыккач кына бергә бербөтен булып яшәүнең рәхәтлеген татыдык, - ди Люция апа. – Яшь бара дип торган юк, сәфәрләргә дә чыгарга яратабыз. Әле Казахстанны күреп кайттык, Мәскәүдә кызлар янында кунак булдык.
 
 

Сабыр төбе – сары алтын

Сабировлар өч балага гомер бирә. Олы һәм кече кызлары гаиләләре белән Мәскәү каласында төпләнгән, уллары исә төп йортта өлкәннәр белән бергә яши. Җиде оныгыбыз, ике оныкчыгыбыз бар, дип куана бәхетле әби-бабай.

- Минем үземә кайнана белән нибары җиде ай гына яшәргә туры килде. Шуның өчен өлкәннәр белән гомер итүнең нәрсә икәнен белмәдем. Ә менә улым өйләнгәч әйттем: “Балам, бием белән яшәү авыр икән ул, кеше алардан бик зарлана. Әгәр башка чыгасыгыз килсә, бер сүз әйтмим. Булышырбыз, үзегезчә яшәрсез”, - дидем. Ходай рәхмәте, балалар безнең белән төп йортта калдылар. Шөкер, киленем Нурфия белән дә бик яхшы яшибез. Алар эштә булганда балаларны караштык. Хәзер дә бабай бакча, ишегалларын ялт итеп тәртипләп тора, - ди Люция апа.

- Тигез, матур гомер итүнең сере нәрсәдә икән? – дим әңгәмәдәшләремә.

- Беркем дә алиһә түгел. Тормышта төрле хәлләр була, аларны сабыр гына уздырып җибәрә белергә кирәк. Сабыр төбе – сары алтын, - ди алар.

- Гаптелфәртнең бер дә өйдә торганы булмады. Берсендә авырып киттем дә баланы бакчадан алырга куштым моңа. “Кайда соң ул садик?” – димәсенме. Әгәр мин тыныч кына аңлатмасам, тавыш чыгасын көт тә тор инде, - ди хуҗабикә. - Шуның өчен без балаларга да тату, бердәм булыгыз, кеше янында бер-берегезне кимсетмәгез, яратышып өйләнешкәнсез икән, матур гына яшәгез, дип әйтәбез. Тауга карап тау булып булмый. Булганына шөкер итә белергә кирәк!
 
 
Олы кызлары Гөлфия ФРАНТИНСКАЯ (САБИРОВА): 

Әти белән әни – безнең өчен иң кадерле, мәрхәмәтле, изге кешеләр. Аларның безгә эшләгән яхшылыклары әйтеп бетергесез. Күп еллар дәвамында үрнәк булып яшәделәр, бер-берсен аңлап гомер итәләр. Без, балалары, алар үрнәгендә тормышны алып барырга тырышабыз. Озын-озак яшәсеннәр иде әле. Иң зур хыялым - Кукмарага күченеп кайту һәм әти-әни янәшәсендә булу.
 

 

Фото: Аслу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев