Зиннур Хөснияр: Матурлык бар, аны саклый белергә кирәк
Район үзәк китапханәсендә язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр белән оештырылган очрашу һәм аның «Хур кызлары» романы буенча фикер алышу бик эчтәлекле булуы, шул ук вакытта халык күңелендәге иң тирән, яшерен проблемаларны күтәрүе белән күңелгә уелып калыр.
QR-кодлы, заманча бизәлешле «Хур кызлары» китабының тышлыгыннан ук каршылыклы әсәр икәнлеге күзгә ташлана. Әсәр исемендәге хур кызлары белән китапның тышлыгындагы корал тоткан кулның нинди бәйләнеше бар, дигән сорау күңелгә тынгылык бирми.
«Әгәр язучы иҗат җимешенең халыкка тәэсирен күрә икән, димәк, ул бәхетле. Милләтнең киләчәге турында күп уйлап йөрдем, ул тагын да өметле, ышанычлы булсын өчен нәрсә эшләп була соң? Әгәр дә кызларыбызны тәүфыйклы итеп тәрбияли алсак, безгә киләчәктә бернәрсәдән дә куркасы юк икән бит, дигән фикергә килдем. Алар туган тел язмышын, гаилә кыйммәтләрен, баланы дөрес итеп тәрбияләүне – һәммәсен дә хәл итәчәк», - дип белдерде автор.
«Хур кызлары» романының төп фикере, идеясе шунда: мин бу дөньяда матурлык бар икәнлеген әйтергә телим, ә матурлыкның иң яхшы чагылышы – ул безнең татар кызлары, ди автор. Тормыш мәшәкатьләре, илдә барган төрле вакыйгалар гына гүзәллекне юкка чыгарырга тиеш түгел, дип борчыла ул. Аны күрә, тоя белергә кирәк.
«Мин кырык ел мәктәптә балалар укыттым, күбрәк өлкән сыйныфлар белән эшләдем. Әсәрләрне укыганнан соң, аны тормыш белән бәйләп, балаларда фикер тудыру бик кыйммәт иде. Еш кына кызлар миңа шәхси характердагы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу сорауны әниегез белән сөйләшергә кирәк, дигәч, әни белән алай ачыктан-ачык аңлашып булмый дип әйтәләр иде. Бу – фаҗига, әлбәттә. Зиннур Хөснияр әйтмешли, кызларның күңеленә тәрбия орлыкларын яшьтән салырга, аларны ана булырга алдан әзерләргә кирәк, дөньяның киләчәге - әниләрдә, дигән сүз дә бар бит», - дип, фикерен белдерде район «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина.
Автор белән очрашуга килгән райондашларыбыз роман буенча фикерләрен генә белдереп калмады, ә әсәрне укыган вакытта туган күптөрле сорауларга җаваплар табарга тырышты.
«Ризаэтдин Фәхретдиннең тутыкмый торган фикере бар: “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” , - ди ул. “Хур кызлары” әсәрендә дә мин шушы фикерне таптым. Зөбәйдә – чын татар тәрбиясе алган кыз, ул әбисенең Коръән укыганнарын тыңлап үскән. Шуңа күрә тормышында нинди генә бозыклыклар белән очрашса да, ул үзенең сафлыгын саклап кала. Авторны бәхәскә чакырып, шуны да әйтәсем килә: бу әсәрдә татар авылы өчен тәртипсезлек, бозыклык артык күп түгелме? Мин үзем дә – авыл тәрбиясе алган кеше, шуңа күңелемдә ризасызлык туды. Романны дөрес итеп аңларга, анализларга әзерлеге булмаган укучы бу әсәрне ничек кабул итәр? Бездән соң килгән буын аны укыгач, кара әле бу заман нинди бозык булган икән, дип уйламасмы?» - диде 4нче урта мәктәп укытучысы Нурфия Шәкертҗанова.
«Рәхмәт. Татар авылларындагы рух ныклыгын күрү, халыкның күңел байлыгы таушалмаганлыгына төшенү – зур хәзинә ул. Бу тормышта идеал кешеләр булмаган кебек романда да бозык кешеләр юк. Алар барысы да – төрле тормыш хәлендә калган геройлар. Һәр кешедә ялгышлар булырга мөмкин. Тамырларыңның кайда барып тоташканын белсәң генә бу дөньяда намусыңны саф килеш саклап калырга була, ә бүгенге татар кызларына нәкъ менә шул милли горурлык җитми», - диде автор.
Зиннур Хөснияр әсәрләре аша кешеләргә хөкем чыгармый, ул укучыларга уйланырга, фикерләргә мөмкинлек калдыра. Әлеге китап җиде мең укучыга нисбәтләнгән, әгәр шул укучыларның җиде йөзе генә булса да үсеп килүче кызларның язмышы өчен борчылса, һәм тайгак юл чатында басып торган кызларның җидесе генә булса да бу җиңел кәсебеннән кире кайтса, язучы үз максатына ирешкән дип әйтә алабыз, дип нәтиҗә ясадылар кичәдә.
Зөлфия ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, «Сәхнә» журналы редакторы:
-Зиннур Хөснияр иҗаты белән мин күптән таныш, кечкенә чагымда ук аның нәшерлеге белән чыккан «Салават күпере» журналын укып үстем. Алга таба тагын да кызыксынып китеп, аның әсәрләрен укый башладым. Иҗатының башында язылган әсәрләре тормыштагы гаделсезлек, хөсетлек турында булса, ә соңгы «Зөләйха кыйссасы», «Хур кызлары» романы татар кызларының язмышы хакында. Үзем дә татар кызы, кыз анасы буларак, әсәрдә күтәрелгән темалар мине дә борчыды. Ни өчен татар кызлары шундый юлга барырга мәҗбүр, ни өчен алар, байлыкка алданып, үз язмышларына, әти-әниләренә, Ватаннарына, гореф-гадәтләренә хыянәт итәләр? Әлеге әсәрдә мин шушы сорауларга җавап таптым. Бер караганда, монда тасвирланган вакыйгаларда дөреслек, хаклык юктыр дип уйлыйсың. Әмма бу романны укыган кеше геройларның, чынлап та, тормыштан алынган, типик образлар икәнлегенә төшенә.
Рәмзия ГАРИФУЛЛИНА, китапханә хезмәткәре:
-Зиннур Хөсниярның әлеге әсәрен мин кат-кат укыдым, чөнки ул сюжет ягыннан бик катлаулы, андагы вакыйгаларны бер җепкә тезү өчен, берничә тапкыр уку гына түгел, аңларга вакыт кирәк. Әсәрдә минем иң игътибар иткән әйбер ул теле булды. Анда бик күп сурәтләү чаралары, әйтемнәр, язучының еллар дәвамында тупланган вакыйгаларга карата мөнәсәбәте чагыла. Һәрбер образ тормыштан алынган һәм авторның аларны яратуы чагыла.
Вәсилә БОРҺАНОВА, Кукмара:
-Мин әле китапны тулысынча укып чыкмадым. Әмма геройлардагы самимилек, гадилек, ихласлык сокландыра, аларның үзара аралашуы үрнәк ала торган. Шул ук вакытта геройларның кайбер гамәлләреннән каршылыклы фикерләр туа. Тормышта да төрле хәлләр була бит. Безнең әни сүз дә, фикер дә ике төрле, яклы дип әйтә иде. Ягъни аның уңай һәм тискәре мәгънәсен аңларга мөмкин. Әсәрдәге Гөлҗиһанны да бетереп атарга, акларга да була.
Суфия МОСТАФИНА, Янсыбы:
-Әлеге китап минем кулыма күптән түгел генә килеп керде. Аны укый башлау белән күңелемдә: ни өчен бу теманы күтәргән, ни өчен романның исеме «Хур кызлары», җәмгыятебез өчен бу тема хурлык түгелме, дигән сораулар килеп туды.
Алсу ГАБДУЛЛИНА, «Сәхнә» журналының баш мөхәррир урынбасары:
-Мин Зиннур Хөсниярның иҗаты белән студент елларымнан таныш, чөнки татар филологиясе факультетын тәмамладым, ә анда без татар язучыларының иҗатларын өйрәнә идек. Ә алга таба мин «Сәхнә» журналына эшкә урнашып, аны җитәкче буларак белдем һәм аның үзем өчен башка кешелеклелек сыйфатларын ачтым. Иҗатына килгәндә, ул бик кискен темаларны күтәрә. Соңгы вакытта аны татар кызының намусы борчый. «Хур кызлары» әсәрендә дә ул бәхетен эзләүче татар кызының язмышын сурәтли. Әмма аның тормышында күп авырлыклар, сынаулар очрый, шуңа да карамастан үзенең чисталыгын югалтмый.
Әсәрдән өзек
...Ат әзер булгач, алар клубка таба юнәлделәр.
Гаяз Зөбәйдә белән күрешеп, аңа сүз дәшәргә курка. Ачуын гына китерер, бөтен эшне бозып ташлармын дип шикләнә иде. Шуңа күрә ул аны урлап алып кайтырга карар кылды.
Күктән чекрәеп карап торган йолдызлар, егетнең әлеге гамәленнән көлгәндәй, үзара күз кысышып алдылар. Алар гүя адәми затларга:
- Дөньяда кыз бала дигән адашу-саташулар, абыну-сөртенүләр була. Дөньяда Татар кызы дигән Матурлык бар! – дип әйтергә тели иде...
Адәм балалары йолдызлар телен аңламый шул...
Алар клуб янына килеп җиткәндә, концерт тәмамланып, халык таралыша башлаган. Гаяз клуб читендәге баганада сүрән генә янган ут яктысында Зөбәйдәне шәйләп алды да, кызу-кызу атлап, аңа таба китте, Рафинад ат янында калды.
- Зөбәйдә, мин бу, Гаяз, - диде егет, аның каршына капылт килеп чыгып. Кыз исенә килергә өлгергәнче, аны күтәреп алды да тарантаска илтеп салды.
- Нишләвең бу! Җибәр мине! – дип чәбәләнде Зөбәйдә.
- Зөбәйдә! Минем хатыным бул!
Эшнең нидә икәнлеген аңлап алган кыз тынычланды һәм, дилбегә тотып утырган Рафинадның иңбашына кагылып:
- Рафинад, атны үзегезнең капкага таба бор! Мин сезгә кайтам! – диде. Шундый боерган тонда әйтте ул моны, хәтта ат та аңлады булса кирәк, Рафинадларга таба каерылды.
Зиннур ХӨСНИЯР
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев