Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзе сайлаган язмыш

Сүзем әти йөзен, әти тәрбиясен күрмәгән, «әти» дип әйтәсе килеп, әтиле малайларга кызыгып үскән, һичкемнең ярдәменнән башка, үзенең нык тырышлыгы белән тормышта үз урынын, үз кыйбласын табып, гомере буена халкыбызга хезмәт иткән, 45 ел педагогик хезмәт белән шөгыльләнгән, укучыларның яраткан укытучысы, балаларының кадерле әтисе булган, хөрмәткә лаек юл узган шәхес – Салихҗан Әгъләмҗанов турында.

 

Аның туган җире – тау чишмәләренә бай Чишмәбаш авылы. Бөек Ватан сугышының иң кызган, кышкы суык һәм бураннарның котырган вакытында, 1942 елның 20 февралендә дөньяга аваз сала ул. Әнисе Таһура апа беренче һәм бердәнбер сабыен кулына алгач, шатлыгы эченә сыймый. Шул вакытта: «Эх, Хәсәнем янымда булса, тагын да ныграк сөенер, ул бит малай көткән иде», - дип офтанып куя.

Салихҗанның әтисе Хәсән абый сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Башта аның хәбәрләре килеп торса да, бераздан күренми башлый. Таһура апа көн саен Хәсәненнән хат көтә. Ниһаять, бер көн хәбәр алына. Үзәкләрне өзеп, йөрәкләрне тетрәндереп, киләчәккә булган барлык өметләрне юкка чыгарып, Таһура апаның күңеленә гомер бетми торган сагыш салган хәбәр була ул. Хәсән абый өзелеп көткән улын да күрә алмыйча, илебезне саклап, сугышта һәлак була.

Кышның зәмһәрир суыкларыннан, каһәр суккан сугыш алып килгән хәерчелек һәм ачлыктан үзенең кечкенә, газиз нарасыен ничек саклап кала алгандыр, анысын Таһура апа үзе генә белгән.

Көннәр, еллар үтә. Менә сугыш та бетә. Кайбер малайларның әтиләре сугыштан кайта. Салихҗанның әтисен күрәсе килү теләге шулкадәр көчле була, шактый еллар аның кайтуына өметен өзмичә көтеп яши.

Ул бик кечкенәдән, 5-6 яшендә әнисенең кул арасына керә башлый. Өйне җылытырга утын, малларны ашатырга азык, печән хәзерләргә, 20-25 сутый җирдә бәрәңге үстерергә кирәк. Ул заманда бәрәңге җирен эшкәртү өчен бердәнбер корал – көрәк. Шушы эшләрне башкарганда әнисенең бердәнбер ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә улы була.

Салихҗан Зур Сәрдек мәктәбен уңышлы гына тәмамлый. Аның алга таба да укып, белемле кеше буласы килә. Ләкин каршылыклар шактый. Беренчедән, ул укырга китсә, әнисе ялгыз кала, берүзе хуҗалыкны ничек алып барыр. Икенчедән, гаиләнең матди ягы шактый авыр. Миңа барыбер ничек тә укырга кирәк, дип уйлый һәм читтән торып укыйм, дигән фикергә килә. Әнисе белән киңәшеп, башкалага имтихан бирергә китә дә Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультеты студенты булып кайта. Салихҗан ике куянның койрыгын берьюлы тота: әнисе дә ялгыз калмый, югары белем дә ала, акча табу ягын да юнәтә. Аны Ядегәр сигезьеллык мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укытырга чакыралар һәм анда ике ел эшли.

1965 елда Салихҗан Хәсән улы 1нче номерлы Кукмара мәктәбенә килә һәм химия, биология фәннәрен укыта башлый. Укучыларга ныклы белем бирү өчен, бөтен тырышлыгын куя. Өлкән мөгаллимнәрнең тәҗрибәсен өйрәнә, күп укый, эзләнә, дәрес үткәргәндә алдынгы алымнарны куллана. Дәресләрне семинар, лекция, конференция итеп тә уздыра. Ул сыйныфтан һәм мәктәптән тыш эшләрне оештыруга зур әһәмият бирә, укучылар өчен төрле кичәләр уздыруда актив катнаша.

Салихҗанның сәләтен күреп, 1976 елда аны сыйныф һәм мәктәптән тыш эшләрне оештыручы итеп сайлыйлар. Укучыларның активлыкларын арттыруны үзенең бурычы итеп куя ул. Шул заманда сыйныф һәм мәктәпнең пионер сборлары, комсомол җыелышлары күңелле дә, файдалы да итеп, күтәренке рухта үткәрелә. Ата-аналар җыелышы еш уздырыла.

1981 елдан башлап ул директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Бу чорда укытучыларның педагогик осталыгын һәм культура дәрәҗәсен даими камилләштерүгә, аерым фән укытучыларының тәҗрибәләрен, алдынгы эш алымнарын өйрәнүгә күп көч куя. Моның өчен аерым фәннәрнең методик атналыклары һәм куст укытучыларының семинарлары еш оештырыла. Педсовет һәм партия җыелышлары бердәм педагогик фикер үзәгенә әверелә. Ай саен политинформацияләр үткәрү дә аның өстенә төшә. Салихҗан  мәктәпнең профсоюз һәм башлангыч партия оешмасы җитәкчесе ролен дә үти, укытучыларның хокукларын саклауга, аларны яклауга күп өлеш кертә.

«Укытучының эше җиңелләрдән түгел. Аның хезмәте – иң кирәклеләрнең берсе. Ул яшь буынга тирән белем, ныклы тәрбия биреп, илебезнең киләчәген өметле итә. Шуңа күрә укытучыга игътибарны һәм аның авыр хезмәтен бәяләүне арттырырга кирәктер», - дип әйтергә ярата Салихҗан Хәсән улы.

Хезмәт юлында тырышлык белән ирешкән уңышларын күреп, аны 1987 елның мартында Татарстан укытучыларының VI съездына делегат итеп җибәрәләр.

Салихҗан Әгъләмҗанов инде күптән лаеклы ялда. Аның элеккеге укучылары арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Аны бер дә онытмыйлар, сагынып, хөрмәт итеп, очрашуларга чакыралар, бәйрәмнәрдә шалтыратып котлыйлар, хәлләрен сорашалар, урамда әллә кайдан танып, баш иеп исәнләшәләр.

Гаилә хәленә килгәндә, Салихҗан тормыш иптәше Флюра белән 45 ел бер-берсен аңлап, тату тормышта яшәделәр, ике бала тәрбияләп үстерделәр. Кызганыч, Флюраның бакыйлыкка күчкәненә 10 елдан артык инде, урыны җәннәттә булсын.

Улы Азат төп йортының каршында гына ике катлы йорт җиткереп чыкты, хәзер вахта методы белән Себердә эшли. Салихҗанның килене Алсу һәм оныклары бабайларына азык-төлек, дарулар алып кайталар, һәрвакыт хуҗалык эшләрендә ярдәм итәләр.

Кызы Миләүшә – категорияле укытучы, Казанда чит телләр укыта. Әтиләренең хәлен белеп, кайтып торалар. Салихҗан улы һәм кызының, кияү һәм килененең, биш оныгының уңышларына сөенеп, алар белән ныклы элемтәдә яши. Ул берүзе генә түгел, янында бер-берсенә терәк булырдай иптәше Фәйзия бар, гомер көзендә бу да бик мөһим.

Салихҗан Хәсән улы, сез үзегезнең үткән гомер юлыгызга борылып, ныклабрак күз салыгыз әле. Анда шактый авырлык белән алган һөнәрегезгә гомер буе тугры булып калганыгызны, үзегез сайлаган тормыш юлында кыенлыклар очраса да, тайпылмыйча, зарланмыйча, һәрвакыт зур тырышлык белән игътибарга лаек булган озын хезмәт юлыгызны тыныч һәм тыйнак кына үткәнегезне күрерсез.

 

Фәния БАРИЕВА, Кукмара

фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев