Зәлия Гыймадиева: «Шәфкать» тернәкләндерү үзәге белән бәйле хатирәләр онытылмый
1992 елда без эшләгән балалар бакчасы бер көн эчендә «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә әйләнде.
Укытучы һөнәрен үзләштерсәм дә, миңа мәктәптә бер генә ел эшләргә туры килде. Язмыш җилләре партиянең район комитеты бинасына китерде, ә аннан соң райком кая боера — шунда эшләргә туры килде. Үкенмим, ул еллар мине заман белән бергә атларга, тәвәккәл булырга, үз көчемә генә ышанырга, һәрчак җиңүгә омтылырга, көр күңел белән яшәргә өйрәтте, кешеләр белән аралашу сәләтен арттырды.
1992 елда без эшләгән балалар бакчасы бер көн эчендә «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә әйләнде. Кем әйтмешли, безне «перед фактом» куйдылар. Көчле, белемле, тату иде коллективыбыз. Эшне авылларга барып, физик мөмкинлекләре чикле балаларны барлаудан башладык. Бер өйгә медицина картасы тотып кердек. Идәндә 3 яшьлек малай уйнап утыра, аның белән сөйләшәбез, елмая, ә җавап — юк. Тавышка икенче бүлмәдән әнисе атылып килеп чыкты. Баласын безгә дәваланырга алып килергә бер сәгатьләп үгетләп утырдык. Килделәр: ана елый, бала елый. Әни белән аерым сөйләшергә туры килде, ә бала иптәшләре белән уйнап ияләнде. Безнең Гөлфия Йосыпова, яследәге бала телендә сөйләшеп, аларның күңелләрен күрә белә иде. Шулай итеп, «эн борды» (елама) дия-дия тынычландыруыбыз белән Витюша дәвалана башлады.
Инструктор Гөлчәчәк Шакирҗанова тырышлыгы белән «Атлант» пневмокостюмы ярдәмендә Виктор аякларына басты. Балалар өчен сенсор бүлмәсе булдырылды. Анда алар белән көчле психолог Дания Йосыпова шөгыльләнде. Шәхсән үзем дә авыр минутларымда аны күрергә тырыша идем. Логопед бүлмәсендә үз эшләрен Гүзәл Баһаветдинова, Люция Хөсәеновалар тырышып башкардылар.
Уңышлар арта барды. Безгә тирә-күрше районнардан да дәваланырга килә башладылар. Алар бездә бер ай яшиләр иде. Без, тәрбиячеләр, төрле чаралар үткәрдек. Ай ахырында әниләр өчен махсус бәйрәм оештырыла. Кайсы бала нәрсәгә сәләтле икәне ай ахырына ачыкланып бетә иде. Ишектән куркып кына кергән балалар: «Апа, мин тагын киләм сезгә», — дип кайтып китәләр, әниләре дә бик рәхмәтле булды. Физик яктан безгә җиңел түгел иде. Коляскада йөрүче балаларны китерәләр. Андый гаиләләр белән дуслашып беттек, шатлыкларга сөендек, югалтулар булса, бергә елаштык. Әниләр язган шигырьләрне, балалар үз куллары белән ясаган, бәйләп миңа бүләк иткән әйберләрне истәлек итеп саклыйм. Кызым: «Әни, ник кимисең ул башмакларны?» — дип сорагач, «Кияргә оекбашлар күп бит, кара аларның матурлыгын!» — дип җавап бирәм. Ә үземнең күз алдына башмакларны бәйләүче 11-12 яшьлек кыз балалар килеп баса. Балаларга кул эшләре белән шөгыльләнергә аерым бина-мастерской бар. Анда үз эшенең остасы Асия Барковских эшли.
Безнең икенче коррекцион төркемдәге Люция Шәрифуллина, махсус белеме булмаса да, тәрбиячеләргә ярдәмчел булды. Куллары шифалы: балаларга массаж ясап тынычландыра ала иде. Люциягә алмашка махсус белемле, аз сүзле, бик тә тырыш, матур итеп җырлаучы Людмила Асапова килде. Ясле-бакча заманыннан ук минем беренче алмашчым бар иде. Ул — аз сүзле, ярдәмчел, бик тә тырыш Әлфия Гайнетдинова. Хөрмәткә лаек пешекчеләребез Анастасия Йөзмиева, Ирина Яковлева, Любовь Мамаева, Нурия Фазылгалиеваларның тәмле ашлары онытырлык түгел.
...Һәр елны Өлкәннәр көнендә безне бирегә кунакка дәшәләр. Иртүк процедура шәфкать туташы Дамира Гайнанова телефон аша чакыру хәбәрен җибәрде. Ничек барып җитәрмен, дип уйга калырга да өлгермәдем, директор Роза Фазлыева шалтыратып, машина белән килеп алачакларын әйтте. Тиешле вакытка шофер Рафил Рәхимов килеп тә җитте. Ишек төбеннән үк биредәге хезмәткәрләр елмаеп каршы алды. Күптән очрашмаган хезмәттәшләрем белән кочаклашып күрештек, эшләгән елларга кайтып килдек, мул табын артында хатирәләрне барладык.
Музыка җитәкчесе Ленар Баймиев оештырган концерт моң дөньясына алып керде. Социаль педагог Гөлүсә Шәрипованың үзе язган шигыре, музыка мәктәбеннән Алия Курочкинаның җырлавы, баянчы Дамир Рафыйков, скрипкачы Ильмира Гомәрова чыгышлары күңел кылларын тибрәтте. Бәйрәм бетте, машина безне янә өйләргә таратты. Бу язмамда арабыздан киткәннәрнең дә исемнәре әйтелде. Шушы хатирәләр аларга дога булып ирешсен иде.
Һәркемгә тынычлык, иминлек теләп: Зәлия Гыймадиева.
Фото: «Кукмор-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев