Югары Арбаш мәктәбендә экологик фәнни-гамәли конференция узды
Әлеге чарада катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч, урта, югары сыйныф укучылары, педагоглар категорияләренә бүленде
Табигать – безнең киләчәгебез. Аның байлыгын алдагы буыннарга да калдыру – безнең бурычыбыз. Тирә-юньгә карата сакчыл караш кече яшьтән үк башланырга тиеш, чөнки кеше белән табигать аерылгысыз.
Шул максаттан март аенда Югары Арбаш урта мәктәбендә VII төбәкара “Эзләнүләр һәм иҗат аша камиллеккә” исемендәге экологик фәнни-гамәли конференция узды. Конференция эшендә экология һәм география, биология фәннәрендәге мәсьәләләрне яктырткан проектлар яклау, көнкүреш калдыкларыннан ясалган эшләнмәләр, экологик темага төшерелгән фото һәм рәсемнәр, театр елына багышланган ЭКОтеатр күргәзмәләре оештыру каралган иде. Әлеге чарада катнашучылар мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч, урта, югары сыйныф укучылары, педагоглар категорияләренә бүленде. Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач, Мамадыш, Арча, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Яр Чаллы, Нократ Аланыннан барлыгы 625 эш кабул ителде.
Балалар һәм педагогларның кул эшләреннән “ЭКОдулкын” исемендәге күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең “ЭКОмастерская” юнәлешендә – көнкүреш калдыкларыннан ясалган кул эшләнмәләре, “ЭКОгалерея” юнәлешендә – экология темасына ясалган рәсемнәр, фотолар, “ЭКОтеатр” юнәлешендә театр елына багышланган сәхнә атрибутлары урын алды. Барлык эшләнмәләр дә тематикага туры килә, матур, пөхтә, җиренә җиткереп башкарылган.
Проект яклаучы укучылар һәм педагоглар “Табигый һәйкәлләр”, “Экология-биология проблемалары һәм кеше сәламәтлеге”, “Табигатьне саклауга керткән өлешебез”, “Кызыл һәм Кара китап битләре буенча” юнәлешләрендә нык әзерлекле чыгышлар ясадылар, үз фикерләрен жюрига җиткерделәр.
Жюрида мөхтәрәм кунакларыбыз – якташыбыз, республиканың атказанган экологы Рифат Хуҗиев, профессор, биология фәннәре докторы Айрат Сабиров, Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Фирдәвес Латыш, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Иванова, “Галактика” балалар иҗат үзәге директоры Альберт Гомәров һәм башкалар иде. Алар да балаларга табигатьне, тереклекне сакларга, якларга кирәклеген искәрттеләр, республикадагы экологик хәл турында мәгълүмат бирделәр.
Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Конференция эшенә әле нокта куелмады, “Туган ягым минем” шигырьләр конкурсы белән дәвам итте. Әлеге бәйгенең дә төп шарты: шигырьләр табигатьне һәм тереклекне саклауга, экологик темага язылган булырга тиеш иде.
Безгә табигатькә сакчыл караш булдыру турындагы сөйләшүләрдән конкрет эшкә күчәргә кирәк. Моның өчен һәр кеше дә экологик белемгә, экологик культурага ия булырга тиеш. Мәктәп күп еллар дәвамында экологик юнәлештә актив эш алып бара, 2012 елдан “ЭКОдулкын” социаль белем бирү проектын тормышка ашыра. Әлеге проект кысаларында укучылар, ата-аналар һәм укытучылар коллективы табигатькә зур ярдәм күрсәтә: тирә-ягыбызны, елгаларны чүп-чардан арындыра, чишмәләрне төзекләндерә, сыерчык оялары, җимлекләр ясала, халыктан макулатура җыела. Тирә-юньне яшелләндерүгә дә күп көч куела: мәктәп территориясенә, яр буйларына агач-куаклар утыртыла. Укучыларыбыз табигатьне саклауга багышланган акцияләрдә, конференцияләрдә, күргәзмәләрдә чыгыш ясый, экскурсияләрдә була, агитация эше алып бара.
Көчебезне, тәҗрибә-белемебезне, бар тырышлыгыбызны куеп иҗади эшләгәндә, белем һәм тәрбия бирүне бәйләп алып барганда гына киләчәгебез өметле, табигать ышанычлы кулларда булыр дип ышанасы килә.
Гөлшат ИСЛАМОВА, “ЭКОдулкын”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев