Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ятмас-Дусайдан Сәүнәрия һәм Васыйл Әсәдуллиннар: Ызгышырга вакыт булмады

Идарә йортында эштә булган абый да: “Эх, берсенең кызын урладылар”, - дип карап калган. Өйгә кайткач кына ул кызның мин икәнлегенә төшенгән.

Ятмас-Дусай авылыннан Сәүнәрия апа белән Васыйл абый Әсәдуллиннар - алтмыш елга якын иңгә-иң куеп, бер-берсен хөрмәтләп гомер итүче матур парларның берсе. “Әле дә берәребез урамга чыгып китеп, озаграк керми торса, икенчебез эзләп чыга. Аллаһы Тәгалә тигезлектән аермасын”, - диләр алар. Шул гомер гаиләдәге ныклыкны саклауның сере нидә икән?

Сәүнәрия апа да, Васыйл абый да - сугыш чоры балалары. Тик бер тирәдә үссәләр дә, аларның көнкүреше бер-берсенекеннән аерыла.  “Мин абыемның нык канаты астында үстем, черек бәрәңге, кычыткан ашлары ашамадым, заманасына күрә җитеш тормышта гомер иттем. Рәхәт яшәдек, әмма эшләп, хезмәт белән көн күрдек”, - диде Сәүнәрия апа, бала, яшь чакларын хәтерендә яңартып. Ә Васыйл абыйга исә, киресенчә, ул елларның бар михнәтен, авырлыкларын үз җилкәсендә күтәрергә туры килгән. “Басулардан черек бәрәңге эзләгәндә балчыкка баткан аякларны җирдән кубарып алып булмый иде”, - дип, әле дә ачынып искә ала ул.

Сүзне хатын-кызларга хөрмәт йөзеннән, нәкъ менә Сәүнәрия ападан башлыйк әле. Ул – Кенәбаш авылы кызы, ишле гаиләдә дөньга килгән, тик ун сабыйның дүртесе генә озын гомерле булган. Ә бүгенге көндә ул туганнары да исән калмаган. “Әмма бертуганнарымның балалары, оныклары бар, алар белән аралашып торабыз”, - дип шөкер итә әңгәмәдәшем.

- Сугыш башлангач, әти белән абыйны яу кырына алганнар. Ул вакытта мин бары тик өч яшьлек кенә булганмын. Шуннан соң миңа әти белән күрешү насыйп булмады, аны хәтерләмим, ә абый фронттан яраланып, бер кулын бауга асып кайтты, - дип хәтерен яңарта Сәүнәрия апа. – Ул салым инспекциясенә эшкә керде, озак еллар хуҗалыкта ревизор булып та эшләде. Бик мәрхәмәтле, ярдәмчел иде, кешеләргә авырлык китергәнен хәтерләмим. Бәләкәй генә гәүдәле булса да, кайда да сүзе үтте, бик хөрмәт иттеләр үзен. Без дә гомер буе аның игелеген тоеп яшәдек.

Сәүнәрия апа җиде сыйныф белем алган, аннан ундүрт яшьләр тирәсендә вербовка белән Киров өлкәсенә торф чыгару эшенә җибәрелгән. “Андагы хезмәтне сөйләп, аңлатып бетерә торган гына түгел. Сазлыклы туфракка су сибәләр, каткач, аны трактор белән кирпеч шикелле итеп кисәләр, шул “змейка”ларны, ара калдырып,  рәшәткә сыман итеп өеп киптерәләр иде. Аннары шул каткан шакмаклы кисәкләрне, зур кәрзиннәргә салып, икешәр кеше җилкәгә куеп ташып, салам эскерте кебек итеп өя идек. Авылга кайткач, колхоз безгә шуның өчен ашлык бирде”, - дип сөйли әңгәмәдәшем. Биредә өч ел, аннан соң Ярославльдә тагын дүрт ел әлеге хезмәтне башкара ул. Җәй көне шулай читтә, ә кышын авылда клуб мөдире булып эшли.

- Ямьле җәйнең матурлыкларын, яшел болыннарда үткәрелә торган уенлыкларны, Сабантуй бәйрәмнәрен күрми калдым, яшьлегем үтте дә китте. Тик читтә эшләвемнең файдасы да зур булды. Элек авыл халкыннан ит, йомырка, йон һәм башка төрле түләүләр җыялар иде. Минем аркада гаиләбез алардан азат ителде, - ди ул. - Әни яшелчәчелектә бригадир булып эшләде. Еш кына безне бакча каравылларга җибәрә иде, анда үсемлекләргә су сиптек, дүртенче сыйныфта укыганда исә дәресләрдән соң балчыктан чүлмәк ясарга йөрдек.

Ә клубта хезмәт куйган вакытларын әле дә сагынып искә ала Сәүнәрия апа. Яшьләр, бергә җыелышып, концертлар оештыралар, спектакльләр куялар, төрле авылларга барып чыгыш ясыйлар. Ул үзе дә бик матур җырлый торган була. Тулы заллар җыя алар.

Нәкъ менә Ятмас-Дусай авылына спектакль куярга килгәч, Васыйл абыйның күзе төшә дә инде чибәр кызга. “Анам кабере янында” дигән спектакль күрсәтәләр алар. Әлеге әсәрне Сәүнәрия апа Кировтан язып алып кайткан була. Ул анда төп рольне – үлгән ананың кызын башкара. Шулкадәр кызганыч спектакль була бу, тамашачылар күз яшьләрен тыя алмыйлар.

Озак очрашып йөрмиләр, Васыйл абый Сәүнәрия апаны атка утыртып урлап алып кайта.

Тик иң элек Васыйл абыйның моңа кадәрге балачак, яшьлек чорына тукталыйк әле. Ул алты балалы гаиләдә дөньяга килгән. Мәктәптә башлангыч белем алган, аннан соң башка укырга теләмәгән. Бу турыда үзе күңелле итеп сөйләде.

- Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, башка һич кенә дә мәктәпкә барасым килмәде, - диде ул. - Ә өченче сыйныфка әни мине мәҗбүриләп, өстерәп диярлек алып барды. Ул мине бер ишектән кертеп җибәрә, ә мин арткы ишектән чыгып йөгерәм. Шулай берсендә качып өйгә кайттым. Озак та үтмәде - укытучы апа мине эзләп өйгә килеп җитте. Кечкенә чак бит, мин озак уйлап тормадым, ул күргәнче, баскыч төбендә торган буш мичкәне өстемә каплап куйдым. И-и, укытучы апа белән әни сөйләшәләр генә бит, һич кенә дә саубуллашмыйлар. Берзаман болар баскыч төбенә үк килеп утырдылар. Мичкәдән бик чыгасым килсә дә түздем, авырту әниемне куркытырмын дип уйладым. Менә, ниһаять, әни укытучыны озата китте. Ул керешкә мин, мичкә эченнән чыгып, ишегалдында басып тора идем инде. Мине күргәч: “Кайда идең? Кайларда идең син?” – дип әрләде. “Әллә кайда түгел идем инде, әни, сезнең янда гына утырдым”, - дип җавап бирдем.

Шулай итеп, үзенекен итә ул, укуын ташлап, хуҗалыкка эшкә керә, олы абыйсы белән ат җигеп, төрле хезмәтләрне башкара. Өчәр центнерлы тартмаларга салып, басудан ашлык ташый.  Армия хезмәтен үтәп кайткач та, хуҗалыкта хезмәтен дәвам итә: атлар карый, пилорамада, тегермәндә эшли, хуҗалыклардан сөт җыя...

- Озак еллар бригадир ярдәмчесе булып тордым. Авылдашлар белән дә, җитәкчеләр белән дә килешеп хезмәт куйдык. Укучылар амбар алдына эшкә “мине чакыр”, “мине чакыр”,  дип сырып алалар иде, - диде ул.

Васыйл абый да оста җырчы була. Әлеге сәләт аңа әнисе Шәргыя ападан бирелгән дип уйлый ул. Әле дә Сабантуйларда моңланып алырга ялындырып тормый икән.

- Бервакыт өйдә иптәш кызлар белән СССР Конституциясе көненә спектакль өйрәнеп утыра идек, сеңлесе, аның егете белән Васыйл килеп керде, - дип, Ятмас-Дусайга килен булып төшкән вакытларын искә алды Сәүнәрия апа. - Имеш, болар безнең авылга Шәргыя исемле апалардан шәл алырга килгәннәр.  Чәй эчтек тә ат чанасына утырып шәлгә киттек, тик болар, атны туктатмыйча, авылдан чыгып та киттеләр. Идарә йортында эштә булган абый да: “Эх, берсенең кызын урладылар”, - дип карап калган. Өйгә кайткач кына ул кызның мин икәнлегенә төшенгән.

Менә шулай итеп, Әсәдуллиннар гаиләсе барлыкка килгән. Шуннан бирле алар бер-берсен аңлап, тигез, матур гомер итәләр. Тырышып ике тапкыр йорт салып чыкканнар. Биш балага гомер биргәннәр. Бүгенге көндә аларның һәрберсенең - үз тормышлары. Унбиш оныклары, уналты оныкчыклары әби белән бабайны төрле уңышлары белән сөендереп тора. Сәүнәрия апа - менә егерме ике ел инде авылда абыстай, Васыйл абый да - дин юлында.

- Башка чыкканда сынык энәбез дә юк иде. Бүрәнәләрне җилкәгә салып ташыдык, - диде Сәүнәрия апа. – Бүгенге көндә тормышыбыз Аллага шөкер. Йортыбыздан кеше өзелгәне юк. Үткән елга кадәр маллар асрап тордык, ат, сыерыбыз бар иде, хәзер сарыклар гына калды.  Аларны да күңелне басар өчен генә асрыйбыз. Җәй көне күпләп чеби, үрдәкләр үстерәбез. Хезмәт белән гомер иткәнгә күрә, бер-беребездән гаеп табарга, үпкәләшергә, ачуланышырга да вакытыбыз калмагандыр.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев