Яшьлек хыялын тормышка ашырган Суфия апа
Ул 45 ел инде медицина өлкәсендә хезмәт куя.
«Минем әти-әниемә булышасым, терәк буласым килде. Олыгайган көннәрендә фельдшерларга йөреп мәшәкатьләнмәсеннәр, беренче ярдәмне үзем күрсәтә алсам иде, дип хыялландым.Чөнки әнинең бик еш кан басымы күтәрелә, гел үлчәп, уколларын кадап торасы иде. Берничә тапкыр фельдшерны чакырырга дип өенә дә барырга туры килде. Шул вакытта: “Эх, тизрәк үссәм иде дә әнине үзем тәрбияли алсам иде, дип теләдем”», - диде Нырты авылындагы табиб амбулаториясендә акушер булып эшләүче, бөтен авыртуларны эретеп юкка чыгарырдай йомшак, ягымлы тавышлы Суфия апа Гатауллина.
Әңгәмәдәшем әлеге хыялын тормышка ашырган. Яшел Үзәндәге медицина училищесының фельдшерлык бүлеген тәмамлап, 45 ел инде медицина өлкәсендә хезмәт куя. Туган ягы Төркәшкә кайтып, Ныртыдагы дәваханәгә эшкә урнаша. Өч ел хезмәт куйгач, шул авылга килен булып төшә.
«Кияүгә чыкканнан соң да туган нигезгә үзем теләгән вакытта барып, кайтып йөрдем, иремнән бернинди гаепләү сүзләре ишетмәдем. Туганнарыма да ярдәм кулы сузарга тырыштым. Гомумән, яраттым мин медицинаны, кешеләргә ярдәм итү, булышудан үземә рәхәтлек табам. Вакытлыча ялны да унбишәр көнләп кенә алам, бер ай торсам, дәваханәдә әллә ниләр булыр кебек тоела, эшемне сагынып киләм. Коллективыбыз да бер гаилә кебек, бик дус, бердәм. Шуңа күрә пенсиягә чыкканыма тугыз ел булуга карамастан, әле дә эштән китә алмый азапланам», - ди ул.
«Азапланма, азапланма, син китсәң, без монда нишләрбез?! - дип сүзгә кушыла Нырты табиб амбулаториясе мөдире Олег Егоров. - Суфия акушер гына түгел, прививкалар ясау да аның өстендә. Ә ул – төгәллек сорый торган хезмәт, чөнки берсен вакытында ясамасаң, икенчесе дә соңга калырга мөмкин. Ул барлык пациентларның сәламәтлек буенча күрсәткечләрен белә, нинди генә эшкә алынмасын, барысын да тәртип белән башкара. Шуңа күрә пенсиягә чыкса да, без әле аның белән саубуллашырга ашыкмыйбыз, тәҗрибәң зур, синнән башка булмый, дибез. Гомумән, коллектив бик булдыклы безнең. Хезмәткәрләрнең барысы да – үз эшләренең осталары, теләсә кайсы вакытта бер-берсен алыштыра алалар».
Суфия апа эшкә кайткан вакытта әле амбулатория иске бинада урнашкан була. Ул анда патронаж шәфкать туташы буларак хезмәтен башлап җибәрә һәм әлеге вазыйфага егерме ел гомерен багышлый.
«Яңа туган сабыйлар янына өйләргә йөрдем, бөтен прививкаларны ясадым, инфекцияле авырулар буенча мәктәп укучылары белән профилактик чаралар уздыра идем», - дип искә ала әңгәмәдәшем.
Ул вакытта Нырты җирлегенең көчле, совхозның гөрләп торган чаклары була. Бер елга авылда утызар бала туа иде, дип шаккаттыра Суфия апа. Нырты балалар бакчасына ике төркемгә туксан сабый йөри, әле чиратта торучылар күпме була!
«Сабыйларны яслегә урнаштыру өчен табибка күренергә килгәндә амбулаториядә чират хасил була иде. Әти-әниләр хәзерге кебек өч елга кадәр декрет ялында утырмады, биш-алты айдан баласын бакчага тапшырып эшкә чыкты. Мин үзем дә кызларымны бик иртә бакчага йөртә башладым», - диде Суфия апа.
Әлеге вазыйфа кыскартылганнан соң, аны теш табибының шәфкать туташы итеп билгелиләр, 25 урынлык стационарда да эшли, вакытлыча ялга чыгучыларны да алыштырып тора.
«Амбулатория мөдире Олег Семенович: “Нинди бүлектә эшләсәң дә, балаларны ташлама, әлеге хезмәтне дә алып бар”, - диде. Шуңа күрә мин хәзер дә акушерка вазыйфасы белән беррәттән, балалар белән эшләвемне дәвам итәм. Тик бүгенге көндә туучылар саны бик аз, җирлек халкының төп өлешен өлкәннәр алып тора. Ел буена бөтен участокка алты-җиде бала туа, ә безнең дәваханәгә унике авыл карый бит!» - диде ул, борчылуын белдереп.
«Үзегезгә бала таптырырга туры килгән очраклар да булмадымы?»- дип кызыксынам акушердан.
«Нинди генә, авырлы хатыннар белән юлда калган очраклар да булды. Иң беренче тапкыр стационарда эшләгәндә үк бала таптырырга туры килде. Минем сменам төгәлләнеп килә, ә акушер килеп җитмәгән иде. Ул хатын бишенче сабыен тапты. Икенче юлы тукталышта бер хатын бәбәйли дигән хәбәр килеп иреште, ашыгыч ярдәм машинасы белән шул урынга ашыктык. Тик аны да Кукмарага илтеп җиткерә алмадык, баласын юлда тапты. Дүрт килограммлы, сау-сәламәт баһадир туды», - диде ул.
Суфия апа тормыш иптәше Хәлил абыйга да бик рәхмәтле.
«Безнең эштә төнлә чыгып киткән, көне буе кайтып кермәгән чаклар да бар иде, ирем һәрвакыт хәлемә керә белде, мәрхәмәтле булды. Чакыруга киткәндә камырым калса, ул аны мин кайтышка пешереп куя идее. Ашыгыч чакыру булганда кызларны мунчада юынган чакларында үзләрен генә калдырып киткән вакытлар да булды. Шулай үстеләр инде, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшиләр, Аллага шөкер, өч оныгыбыз бар, исән-сау булсыннар. Без, бабай белән әби, аларның кайтканын сагынып көтеп алабыз», - диде.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев