Янсыбы авылыннан Суфия Җиһаншина: мәшәкатьтән куркып яшәмәдем
Алдан ук әйтеп куям, сөбханалла, күз тимәсен дип укый башлагыз әле әлеге язманы. Чөнки Янсыбы авылында яшәүче 76 яшьлек Суфия апа Җиһаншина кебек үз көче белән тормыш итүчеләр районыбызда башка юктыр да.
...Иртәнге сәгать дүрт тулып кына килә әле. Суфия апа инде аяк өстендә. Бер чынаяк кайнар чәен эчеп алгач, абзардагы сыерлары – Гүзәл, Дочка, Поши янына чыгып китәр ул. Әнә абзар ишегенә үрелүгә үк Гүзәле мөгрәп каршы ала аны. Иң элек төне буена җыелган тиресне кырып алыр, аннан соң өч сыерын да кул белән савып, аларга су эчерер, печәнен салыр. Шул арада сөт машинасы да килеп җитә. Җиде чиләк (70-75 литр) сөтне тапшырганнан соң, абзардагы 4 үгезен ашатасы. Аларны сыйлап, сыерларына янә печән өстәп өенә кергәндә инде сәгать телләре сигезне дә күрсәтә. Тиз генә кереп җитеп тә булмый шул: чөнки күзгә әле теге эш күренә, әле – монысы.
«Суфия апа ныклы, тулы бер гаилә эшли торган эшне берүзе башкарып, тормыш алып бара. Күпләргә үрнәк, кемгәдер гыйбрәт ул», - дигән иде аның турында Аш-Буҗи авылыннан Камил абый Хөсәенов.
Чыннан да, Суфия апаны тыңлаганда аның бар яктан да никадәр көчле хатын-кыз булганына тагын бер кат инанасың, сокланасың.
Тормыш юлына, хезмәт чорларына күчкәнче, күңелдән генә янә абзар-кура тирәсен бер әйләник әле.
«Гүзәл – иң яраткан малкаегыз, ахрысы, Суфия апа?» - дим үзенә.
«Әйе, бик акыллы ул. Инде бозаулар вакыты да җитеп килә, әле һаман сөтен ташлый алмый. Өч сыерымның да холкы төрле-төрле. Поши исемлесен, Айрат улым Оренбург якларыннан буаз таналар алып кайткач, үземә калдырган идем. Көрән төстә булгач, шундый исем куштым. Пошиның гәүдәсе астына кереп йокласаң да “сүз әйтмәс”, шуның кадәр сабыр. Тегеләре әле койрыкларын селтәргә, аяк күтәрергә мөмкиннәр. Сыерларым мул сөтле, Аллага шөкер. Саву аппаратым булса да, кул белән савам. Иртәнге якта эшләрне бетереп өйгә кереп, берәр сәгать ятып алгач (радионы сүндермим, чөнки сәгать 9дагы хәбәрләрне тыңлыйсым бар), улактан тиресне чыгарырга, аны өяргә чыгып китәм. Сыерларга, үгезләргә тагын печән өстим. Күршедәге улым Альбертларга кереп хәл белешеп чыгам. Анда “Алтын әбием, әйдә, уйныйк”, - дип, яныма оныгымның кызы йөгереп килә. Аннан соң инде төшке савым җитә. Кичке дүртләрдә саварга чыкканчы, малларга башак биреп керәм, төнгә тагын печән салам. Әле исәпләп караган идем: бер җомгадан икенчесенә кадәр бер зур түгәрәк төргәк печән, бер сыер малына көнгә 7-8 чиләк су кирәк. 14 яшемнән маллар арасында булсам да армадым, туймадым мин алардан. Әзрәк ятып алыйм дисәм, бөтен сөякләр сызлый башлый. Подагра белән икенче төркем инвалидлык та бирделәр бит әле. Тукта, абзарга чыгар сәгать җитә, чакыралар бит, дим. Алар торгыза, алар йөртә мине. Улларым да: “Әни, сиңа нәрсәгә ул маллар?” - дип әйтәләр. Нәрсә генә эшләргә кирәк? 24 сәгать бит ул! Адәм баласында яшәү көче булырга тиеш. Мәшәкатьтән куркып яшәргә кирәкми», - диде ул.
Шунысын да өстәп китик әле: уллары, киленнәре, оныклары аңа мал арасында булышырга бик теләсәләр дә, Суфия апа каршы төшә. Дөрес, печән чорында уллары техника белән барын да эшләп: чабып, төргәккә салып, аны печәнлеккә урнаштырып куялар. Җәйләрен чалгы тотып, үзлегеннән генә печән чабарга да йөри әле ул. Өлкән яшьтә кем генә бу эшне булдыра ала икән?!
Әйе, фермага килгәндә Суфия апага нибары 14 яшь кенә була. Апасы кияүгә чыгып киткәч, аның урынына сыер сава. Иртәнге сәгать 3нче яртыда инде фермада булырга кирәк. 23 баш сыер, көнгә өч тапкыр кул белән савасы... Дөрес, 1975 елда яңа абзарга күчкәч, саву аппаратлары кайта кайтуын, әмма сөт кими, акчасы ким була дип, өлкәнрәк апалар ияләнгән гадәт буенча әле ике ел сыерларны кул белән савалар.
Суфия апа 55 яшендә 41 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыга. Шушы чорлар эчендә ул 35 ел фермада бер көн ял күрмичә сыер сава, әнисе Миңсылу ярдәме белән үз хуҗалыгында да тормыш алып бара. Әтиләренең, үзе әйтмешли, дөньяда гаме булмаганлыктан, 30 яшьләр тирәсендә аннан аерылып кайтып, уллары Альберт, Айрат, Айдарны эш сөючән, мал табучан, техникага әвәс булган чын ир-атлар итеп үстерә. Үзе «Нива» машинасын йөртергә өйрәнүе, йорт салу өчен улы Альберт белән Усть-Люгага кадәр йөреп урман кисүләре, җәйләрен ат арбасына бидоннар төяп, җәйләүгә сыер саварга йөрүләре дә онытылмаган әле.
«Усал булдыгызмы соң улларыгызга?» - дип тә сорамый кала алмадым.
«Кыйнап, сугып үстермәдем, тел белән аңлаттым. Нәнә дә гел: “Балалар, кеше рәнҗетмәгез, кеше әйберсенә тимәгез”, - дип әйтә иде. Алар һәрвакыт минем белән бергә эштә булдылар. Биш минутка да сорамыйча янымнан китмәделәр. Фермага миннән алда чыгып йөгерерләр иде. Бик тырыш булдылар, Аллага мең шөкер», - диде.
Суфия апа биш вакыт намазын да укый, Рамазан аенда уразасын да тота. Шуңа күрә бу юлы аның белән кара-каршы утырып чәй эчеп булмады. Яңадан очрашырга килештек. «Күрше-тирәгә биләмгә йөрмим, гайбәт сөйләшүдән куркам», - дисә дә, мин киләм әле, Суфия апа, киләм. Чөнки сездән үрнәк алыр әйберләр, сөйләшәсе сүзләр күп икән.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев