Якташыбыз Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының акчалата премиясенә лаек булды
Шулай ук Нияз Кәримуллин “Без бергә” фестивалендә “Вокал-соло” номинациясендә беренче урын яулады
Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы, Вахит авылы мәдәният йорты хезмәткәре Нияз Кәримуллин Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән төбәкара “Без бергә” фестивалендә “Вокал-соло” номинациясендә беренче урын яулады. Ә республикакүләм “Без - Россия гражданнары” иҗат конкурсында - җиңүче, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары конкурсында I дәрәҗә лауреат булды. Шулай ук ул мәдәният өлкәсендә уңай күрсәткечләре, халыкара, республика, россиякүләм фестиваль-конкурсларда катнашып, зур нәтиҗәләргә ирешүе өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының акчалата премиясенә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев