Якташыбыз Айдар Фәтхуллин үзенең шәкертләре белән Мәскәүне гөрләтте
Кукмарада туып-үсеп, бүгенге көндә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында балалар тынлы оркестрын җитәкләүче Айдар Фәтхуллин август аенда үзенең шәкертләре белән Мәскәүне гөрләтеп кайтты. Алар илнең 200дән артык иҗат коллективы арасында беренче турны узды һәм, “Балаларга - Спасс башнясы” дигән Халыкара хәрби-музыкаль фестивальдә Татарстан данын яклап, Кызыл мәйданда “Дефиле Марш” дигән хәрби-парад номеры белән ике көн рәттән чыгыш ясады.
- Айдар, сезнең музыкага тартылуыгыз кемнән килә һәм ни өчен тормышыгызны сәнгать белән бәйләргә уйладыгыз?
- Без – музыкаль гаилә. Әтием, бабаларым гармун һәм баянда уйныйлар иде, апам Лилия дә – музыкант, энем Ленар исә Менделеевск шәһәрендә тынлы оркестр җитәкли. Равил исемле абыебыз хәтта яшь чагында Казанда узган республикакүләм тальянчылар бәйгесендә беренче урынны яулаган. Бүгенге көндә мәрхүм булган әтием Альберт һәрчак: “Минем карт бабам патша армиясендә тынлы оркестрда уйнаган, улым туса, аның шул юнәлешне сайлавын теләр идем”, - дип әйтә торган булган. Мин, чыннан да, газиз кешемнең хыялын чынга ашырдым. Өченче сыйныфта укыганда киез итек фабрикасы бинасында урнашкан музыка мәктәбенә йөри башладым. Укытучым – Кукмарада сугышка кадәр оешкан тынлы оркестрда уйнаган, яу кырыннан исән-имин кайтып, кабат оркестрны торгызган Плешенков Николай Михайлович иде. Ул чагында мәктәпкә 10-15 бала килгән идек, иң сабыр һәм түземлеләр – дүрт малай гына укуны алга таба дәвам иттек. Иң беренче уйнарга өйрәнгән уен коралым тенор булды. Алга таба исә Марат Хәсәнов кул астында шөгыльләнә башладым, баритонда уйнау серләренә төшендем. Остазым оештырган балалар тынлы оркестры белән Азнакай, Нурлат, Казан шәһәрләрендә узган конкурс-бәйгеләрдә, фестивальләрдә чыгыш ясадык. Көндәлек шөгыльләнү, тырышлык юкка китмәде, мәктәпне тәмамлагач та, Казан музыка көллиятенең тынлы уен кораллары бүлегенә тромбон классы буенча укырга кердем.
- Кизнер поселогында урнашкан хәрби частьта хезмәт иткәндә тынлы оркестрга егетләр туплавыгызны да ишетеп беләбез. Ялгышмасам, исемнәрегез “Гиннесслар рекорды” китабына да кертелде түгелме?
- Әйе, андый хәлләр дә булды. “Тынлы оркестр оештырырга кирәк. Кайсыгыз музыкант?” – дип сорагач, музыка уен коралларында уйнавымны әйткән идем, зур гына бурыч йөкләп тә куйдылар үземә. Азмы-күпме әлеге өлкәдә белеме булган солдатларны эзләргә керештем. Кирәк вакытта юк бит әле ул. Хезмәттәшләрем арасында якташым, Арпаяз авылы егете Илзат Мәрданов та бар иде. “Мин бөтенләй уйный белмим бит”, - ди бу. Кукмарадан булгач, барыбер үземнән ерак җибәрәсе килми моны. “Борчылма, өйрәтәм, бар да яхшы булачак”, - дип, эшкә тотындык. Егетләр белән көн димәдек, төн димәдек - шөгыльләндек, уйнадык та уйнадык. Буш вакыт булу белән кулга тизрәк уен коралы ала идек. Кеше алдында чыгыш ясарлык дәрәҗәдә шулкадәр шомардык, остардык ки, үзебезне хәтта Екатеринбург шәһәрендә узган үзәк хәрби округның хәрби оркестрлары белән бергә чыгыш ясарга җибәрделәр. Шәһәрнең Үзәк стадионын ачу тантанасында, 41 дирижер кул астында FIFA гимнын башкарып, 700 музыкант рекорд куйды. Алар арасында без дә бар идек. Ул вакытта: “Сез “Россия гиннесслары рекорды” һәм “Гиннесслар рекорды китаплары”на кертеләсез”, дип тә әйттеләр әле. Бик сөендек, әлбәттә. Оркестр белән ярты Рәсәйне йөреп чыктык, дисәм дә ялган булмас. Хәзер дә ул вакытларны сагынып, җылы хатирәләр белән искә алам.
- Бүгенге көндә төп шөгылегез музыка белән бәйле. Балалар белән эшләү алҗытмыймы?
- Көллиятне тәмамлагач, югары уку йортына кердем, Шәмәрдән бистәсенә эшкә урнаштым. Бүгенге көндә “Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар” исемендәге сәнгать мәктәбендә балалар тынлы уен кораллары оркестры җитәкчесе вазыйфасын башкарам. Балалар белән эшләү бик ошый, алар белән күңел рәхәтлеге алам. Мин туплаган оркестрга быел биш ел тулды. Татарстанда уен коралында уйный, марш атлый, җырлый һәм бии торган бердәнбер тынлы оркестр ул. 7-17 яшьлек 20ләп бала тупланган иде анда. Алар белән Казан, Яр Чаллыда узган фестивальләрдә катнашып лауреат булдык, ә Буада оештырылган Халыкара конкурста исә Гран-При яуладык. Чувашия, Удмуртия Республикаларында да чыгышларыбыз кайнар алкышларга күмелде. Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә үткән тынлы уен кораллары башкаручыларның конкурсында Татарстан данын якладык, икенче дәрәҗә лауреат дипломына ия булдык. Мине Балашиха округы мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.
Хәзерге вакытта яңа төркем туплау белән мәшгульмен. Теләк белдерүчеләр бик күп. Төркемнән тыш та 12ләп бала чират көтә. Тынлы уен коралларында уйнау ул сәламәтлек өчен бик файдалы. Аеруча сулыш системасы белән проблемалар булган балаларның даими шөгыльләрдән соң савыгып, тернәкләнеп китүләренә сөенәм.
- Гаилә хәлегезгә килсәк...
- Пар канатым Сөмбел белән ул һәм кыз үстерәбез. Балаларның берсенә – 3,5 яшь, икенчесенә - 3 ай. Кечкенә булуына да карамастан, улым инде бик теләп трубада уйный. Кукмарада әнием Тәнзилә яшәгәнлектән, бер йортым Шәмәрдәндә булса, икенчесе – биредә. Туган җиремне бик яратам һәм аның һәрчак үсештә булуын, көннән-көн матурлануын күреп горурланам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев