Ядегәр авылында яшәүче Вәсилә апа Әсхәдуллина – «ут» хатын
Чыннан да, «ут» хатын ул Вәсилә апа. Бу төбәктә яшәүче кем белән генә сөйләшсәң дә: «И-и, Вәсилә әкәмәт кеше бит ул, тракторга утыртсаң – тракторында, комбайнда да йөрергә мөмкин, ат җигеп тә китеп барыр. Кирәк икән, җырлап-биеп тә күрсәтер», диячәк.
Сезнең 74 яшьтә мотороллер руле артына утырып, урам әйләнеп килгән әбине күргәнегез бармы? Бар андый кеше: Ядегәр авылында яшәүче Вәсилә апа Әсхәдуллина ул.
- Вәсилә апа, сезгә карасаң, арганнар да, кәефсез булу да онытыла. Каян шуның кадәр энергия аласыз сез?
- Аллаһы Тәгаләдән, гомерем буена аннан ваз кичмәдем мин. Әнием Минзифа үзе дә намаз карчыгы иде, дин ягыннан бик каты торды ул. Аны тәрбияләп соңгы юлга озаттым, сулышы кулымда вакытта өзелде. Заманында коммунист та идем, әмма шул чакта да динемне сатмадым, ташламадым, Аллага шөкер.
- Элеккеге елларга әйләнеп кайтыйк әле...
- Яшьләй эшләдек инде, «Восток» хуҗалыгында бик каты хезмәт куйдык. Заманында район буенча дүртмеңчеләр клубының рәисе идем. Бер партия җыелышыннан, конференциядән калмадым. Клубның исеме шуннан алынган: сыер башына елына иң беренче 4 мең литр сөт сауган колхоз без идек. Ул вакытта Гафият абый заманы, колхозыбыз – алдынгы. Мин ул чорда учетчик булып эшли идем. Аннан соң ферма мөдире итеп куйдылар. Әмма сыерын да саудым, үгезен дә карадым, барысын да эшләдем. Аннан соң ашханәгә мөдир итеп билгеләделәр. Кыскасы, бу тормышта югалып калмадым.
- Коммунист булсам да, динемне онытмадым, дисез.
- Бервакыт күрше авылларның берсендә яңа мәчет ачылды. Авыл җирлеге башлыгы җыелып торган кешеләр янында миңа: «Син бит коммунист, нишләп йөрисең?» - диде. Торып бастым да: «Коммунист булган чакта да динемне ташламадым. Коммунист ул – көнем өчен, ә монда килүем – динем өчен», - дидем. Миңа каршы бер сүз дә әйтә алмады. Ул вакытта Кукмара мәдрәсәсендә укымый идем әле. Берничә доганы гына беләм. Лаеклы ялга чыккач, өч ел мәдрәсәдә дини белем алдым. Абыстай дигән шаһәдатнамә бирделәр. Безнең авылыбызда төп абыстай – Разыя Сәмиева. Ул Кукмара мәдрәсәсеннән соң Казандагы «Мөхәммәдия»не бетерде. Мин аның ярдәмчесе шикелле. Икебез гел бергә без, киңәшләшеп торабыз. Авылдагы мәетне озату күбрәк минем өстә: кәфенлекләр кисү, юу. Мәет булса, миңа шалтыраталар. 132 мәет юганмын инде.
- Курыкмыйсызмы, шүрләмисезме бу эштән, Вәсилә апа?
- Курыкмыйм. Иң беренче әтинең бертуган апасын юдым. Мәдрәсәгә укырга кермәгән идем әле, тәртибен әнидән өйрәндем. Газзә апа белән кара-каршы эшләдек, аның белән бергә тотындым. Һәм шуннан соң юдым да юдым инде.
- Төшегезгә кермиләрме соң?
- Юк.
- Күңелегез түрендә калган мәет бармы?
- Бер ир-атның гәүдәсе янгында күмерләнеп, куллары кәкрәеп, катып калган иде. Ир-атлар аңа су гына сиптеләр дә кәфенләргә курыктылар. Гаурәтен ябыгыз, үзем кәфенлим, дидем. Балаларны яратып, и балакаем, дия-дия юам. Яңа туган өч сабыйны юдым. Мәетнең төрлесе була. Аны күрмисең, аңа карамыйсың, аны беркемгә дә әйтмисең. Мин ул гаепләрне күрергә дә тиеш түгел.
- Үзегез үлемнән куркасызмы соң? Тар кабергә кереп тә ятасы бар бит әле...
- Юк, курыкмыйм, кайчан да булса килә бит ул. Нишлисең инде. Әллә ул тар каберләр, Алла боерса, үзебезнең яхшылыкларыбыз белән киң булыр.
- Яшьлекне дә искә алыйк әле.
- 1947 елгы мин. Балачак бик авыр чакка туры килде. Кечкенә вакытта күз авыруы белән чиләндем: яктыга карый алмый идем, караңгы почмакта гына ашатканнар. Ә хәзер, Аллага шөкер, күзлексез укыйм. Дүрт малай, бер кыз тәгәрәшеп үстек. Әниебез бик йомшак күңелле, мәрхәмәтле, гөнаһтан бик курка, намуслы иде. Минем тормыш юлы катлаулы, балакай. Олы улым Дамир – беренче иремнән. 1966 елда авылга ут кертүчеләр килде. Шуларның берсе бездә торды. Дуслашып, йөрешеп киттек аның белән, аннары ачуланыштык. 11 сыйныфны тәмамлагач, Әтнәгә зоотехниклыкка укырга керергә дип чыгып киттем. Ул да поездда барды, Корса станциясенә җиткәч, төшеп калыр алдыннан бер генә сүз әйтәм, дип чакырып чыгарды да чемоданымны вагоннан тотып атты. Мине дә өстерәп төшерде. Поезд китте, мин, елый-елый, алар өенә төштем инде. Икенче көнне әти алырга дип килде. Мин хәзер кияүдән кайткан исемен алам, кайтмыйм инде, дидем. Караганда шәһәренә китеп, шунда биш ел тордык. Шахта җирендә эшләдем. Торып булмады, торырлык булмады, каһәрләде. Эчте, бик каты көнләште. Туган якка кайткач, аннан бер тапкыр 1 сумнан артык алименты килде. «Аша, яшә, алимент түлим дип, эштән качып йөрмә, монысы сиңа бер шешә аракы өчен», - дип, «извещение» артына язып, акчасын кире җибәрдем һәм, алимент түләмәсен өчен, шунда ук гариза да яздым. Аллага шөкер, үз илемдә, үз җиремдә, дип, аякларыма нык-нык басып йөрим хәзер. Мин бүгенге көндә анда яшәсәм исән булырмынмы икән, дип уйлап ятам. Икенче ирем Рифкатькә рәхмәт, Дамирны какмады, үз улы кебек үстерде. Тагын ике балабыз туды.
- Зоотехник булу хыялы тормышка ашмый калса да...
- Әйе, укымасам да, яшьтән үк мал табибы булып йөрдем инде мин. Кемнең сыеры бозаулый алмый, сарыгы бәкәйләми – шунда чакырттылар. Терлекчелеккә тарткан иде шул күңелем. Авыл буенча сарык тәкәсе, үгез бозауларны печә идем. Терлекчелектә эшләгән вакытлар үзе авыр, үзе иң күңелле чор иде. Иртән сәгать 3тә торып, эшкә китәсең. Өйгә кайткач та, эше күп бит әле аның. Бригадир булып эшләгәндә ат җигеп йөрдем.
- Югары урындагы бер җитәкченең сезнең якка килгәч, өстәлдәге бәлешне күрсә, теге апаның бәлеше булса гына миңа бүлеп бирегез, дигәнен беләм. Теге апа дигәннәре сез була. Ничек әзерлисез аны, Вәсилә апа?
- Мичтә пешерәм, шул ук ит бәлеше инде ул. Аз гына каз ите дә өстим. Шулпалы, тәмле була. Камырына май, кибет каймагы салам. Әле мин туйларга чәк-чәк әзерлим, каз пешереп, аны бизәп бирәм.
- Авылдашларыгыз сезне гармун да тарта, бии дә, дигәннәр иде.
- Беренче сыйныфта укыганда абый кечкенә генә тальянда «Шомыртым»ны уйнарга өйрәтте. «Двухрядка»да яңадан өйрәндем. Авылда гармун тавышы ишетелсә, шунда барып уйнамыйча калмый идем. Хәзер инде гармун моңы да бик сирәк яңгырый. Кайвакытта без җәй көне гаиләбез белән Сабантуйларда, табигатькә чыккан вакытта уйнап утырабыз. Көндәлек тоткан юк инде. Дамир белән Райнур да гармунда уйныйлар. «Чабата» биюен яшьтән биим инде. Әле дә бәйрәмнәрдә биетәләр. «Ак яулыклы» әбиләр конкурсында районда беренче урынны алдым. Арчага мөнәҗәт укырга баргач, 2нче урынны яуладым.
- Кызыгыз, «Ашыгыч ярдәм» бүлегендә фельдшер булып эшләүче Раиләгез сезне авылның «советнигы», «мировой» кеше ул, дигән иде.
- И-и, балаларны үстергәндә кыен эләкте инде аларга. Берсендә олы улым Дамир миңа әйтмичә генә кинога киткән. Ә бит өйдә эш бар! Клубтан эзләп табып, алып чыгып киттем. Кечкенәсе Райнур да бик шаян-шук иде. (Аның турында газетабызның 4 декабрь санында күләмле язма бирелде, - авт.) ындыр табагында кладовщик булып эшләгән вакытым. Райнурны үзем белән бергә эшкә алдым. Берзаман карасам, Райнурым озын, биек «лента» башында утыра. Катырак эндәшсәм егылып төшәр дип куркып, ашлык йөртә торган лентаны әкрен-әкрен генә аска таба төшердек. Райнурның бөтен холкы, тәвәккәллеге, эштән куркып тормавы – минеке. Минем шикелле юләр ул. Күрү буенча инвалид булса да, әллә никадәр хезмәт куеп, тормышын гөрләтеп алып бара бит. Нәрсәгә тотынса, шуны эшли. Мин дә күңелемә килгән әйберне эшләмичә туктамыйм. Ә Раиләбез – әти кызы. Раиләне иркәләде атасы. Рифкатькә сүз үтмәсә, Раилә аша әйттерәбез, чөнки аның сүзе – закон (елмая).
- Үткән җәйдә мотороллерда йөргәнегезне дә искә алыйк әле.
- Фермага «матай» белән йөри идем бит. Онытмадыммы икән, дип, бер урам әйләнеп кайттым. Машина йөртергә үзе бер дә кызыксынмадым.
- Нинди әйтер сүзегез калды, Вәсилә апа?
- Хуҗалыгыбызның бүгенге көненә сөенеп яшим. «Аяк сузган» иде бит инде. Хәзер эшләгән кешегә вакытында акчасын, терлек азыгын бирәләр. Зарланырга бернинди сәбәп юк. Хуҗаларга ялагайланып түгел, чын күңелдән рәхмәт әйтәм.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев