Хушлаштың да китеп бардың (хикәя)
Якташыбыз күп кенә повесть һәм хикәяләр авторы Камәрия Вафинаның әнисе Газизә Ибраһимовага багышлап язган хикәясе.
Түбән Шәмәрдән халкы гына түгел, Ядегәр авылы җирлегендә яшәүчеләр дә Газизә апа Ибраһимованы хәтерлиләрдер әле. Хезмәт чорында озак еллар “Восток” хуҗалыгы идарәсендә хисапчы, икътисадчы вазыйфаларын башкарып лаеклы ялга чыккач, дини белем алып, бик күпләрне дин юлына бастырган, булдыра алган кадәр белем биргән абыстай иде ул. Тик гомере генә кыска булды. Кисәк кенә, йөгереп йөргән көе диярлек авылдашларын, таныш-белешләрен шок хәлендә калдырып, барлык якыннарын тирән кайгыга салып бакыйлыкка күчкәненә быел июль аенда 30 ел була. Аллаһы Тәгалә гомер биргән булса, быел кыш көне 90 яшен тутырыр иде. Шул кыска гына гомере эчендә дә бик күп изгелекләр кылган, чиста күңелле, ярдәмчел Газизә апаны шәкертләре догадан калдырмыйбыз, диләр, якыннары сагынып искә төшерәләр, оныклары аннан үрнәк алалар. Кызы Камәрия Вафина язган “Хушлаштың да китеп бардың...” хикәясе – әнисе турында. Аны укыгач, танышларының күңелендә кайбер хатирәләр яңарыр, аны белмәгәннәр Газизәнең кыскача тормыш юлы белән танышыр, аны искә алуыбыз рухына дога булып барыр дип ышанып калабыз.
Лилия Нургалиева
– Газизә, син бу дөньяда яшәрмен күк тиеп яшисеңме? Мин бер дә яшәрмен күк тимим.
Ахирәте Нәфиганың әлеге сүзләреннән Газизәнең гәүдәсе буйлап “каз тәне” йөгерде.
– Нишләп алай дип әйтәсең, Нәфига?
Ишегалдында тавык чистартып маташкан Нәфига, калтыранган кулларын иңендәге тастымалга сөртә-сөртә, көч-хәл белән турайды да, билен уа-уа:
– Бүген бар, иртәгә юк бит кеше.
– Минем башыма да кергәне юк ул турыда. Әни нинди авыр тормыш юлы кичереп тә, сиксәнгә кадәр яшәде. “Нүжәли” шул яшькә җитеп булмас? Бик рәхәт бит әле тормышлар.
– И-и-и, аптырап әйтәм инде, йокыдан торганда кайсы көнне чак гәүдәмне җыйнап алам. Әле тегеннән төртә, әле моннан килеп чыга авырту. Бер йөреп киткәч языласың инде ул үзе. Бер дә кызык түгел бит алай сыкрап, сыктап яшәве. Кайсы көнне үтереп эчем поша, үземне кая куярга белмим.
Нәфига белән Газизә ничә еллар колхоз идарәсендә бергә эшләделәр. Икесенең дә җыр-моңга мөкиббән китүләре берләштердеме, аларның җеннәре килеште, якын дус, сердәшкә әйләнделәр.
Нәфиганың улы белән Газизәнең кызы яшьтәшләр иде. Дүртенче сыйныфта икесен бер партага утырттылар җитмәсә. Шуннан соң ике ахирәт, шаяртып, бер-берсенә “кодагый” дип йөри башлаган иделәр. Тик уку елы ахырында Нәфиганың улы Рәис һәм тагын бер иптәш малае күрше авылга Сабантуйга барган җирләрендә автобус эчендә калып, янып үлделәр. Бу тетрәндергеч вакыйга Нәфиганың бик каты йөрәгенә бәрде, аның инде болай да бала хәсрәте кичергәне бар иде: бердәнбер кызы Рәйсә кечкенә чагында вафат булды. Өрлектәй биш ул үстереп, алары бик матур гомер кичерсә дә, бала хәсрәте эзсез калмый шул, Нәфига бик таушалды, еш кына йөрәк өянәге тота, куллары калтырый. Газизә, Нәфиганы чын күңелдән жәлләгәнен йөзенә чыгармаска тырышып, көр тавыш белән:
– Булмаганны сөйләп торма инде, Нәфига! Ничек кызык булмасын инде бу дөньяларда яшәве! Карале, теге “Ишелмәсме таулар, икебез дә моңсулар” дигән җырның сүзләре ничек әле? Беркөнне радиодан тагын ишеттем, отып калып булмады, теге юлы син аны миңа: “Ул җырны беләсеңме?” – дип җырлап күрсәткән идең.
– Хушлаштың да китеп бардың, аерылу авыр бит...
– Әйе, искә төште...
Нәфига белән Газизә икәүләшеп әлеге җырны җырлый башладылар. Бу ике хатынның моңын талгын җил, ишегалдыннан алып китеп, бакча якларына таратты, аларга агач яфраклары лепердәп кул чапты.
Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит.
Күзләреңнең нурын йөрәгемә алыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит...
Җыр тәмамлангач,моң әсиренә бирелеп, бераз гына тын тордылар да берьюлы икәүләшеп көлеп җибәрделәр.
– Кара әле, – дип, як-ягына каранды Нәфига. – Кеше ишетсә, бу әбиләр тилергәннәр мәллә, көпә-көндез авыз күтәреп җырлап торалар, димәсеннәр тагын.
– Җырлауның бер гөнаһын да күрмим мин. Җыр бит ул күңелне нечкәртә, сафландыра, кәефне күтәрә, сагышлансаң, сагышны баса.
– Әйе шул, дөрес әйтәсең! И-и-и, Газизәкәем, кайлардан белеп кердең! Яшиселәр килеп китте! Син кешене тынычландыра беләсең инде, җанкисәккәем, – дип, ахирәтен кочаклап ук алды. Нәфиганың күзләре балкый иде.
– Син алай күңелең төшкәндә догалар да укы. Менә мин шулар белән күңелемә тынычлык табам. Сиңа да “Көн саен кирәкле догалар” дигән китапны бирергә дип кергән идем әле. Менә монысы – “Намаз уку кагыйдәләре”. Намазга бас син дә, Нәфига. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң, үзең үк тоярсың.
– Басасы иде лә. Догаларын ятлап бетереп булса инде, хәзер хәтере генә саекты шул.
– Теләк булса, була, ник булмасын. Ярар, мин китим инде. Кызыма төшеп барыш иде. Бакча артыгыздан гына китим булмаса. Хәзергә сау булып тор.
Бакча кырыеннан тиз-тиз атлап, җиңел хәрәкәтләр белән йөзеп кенә китеп барган ахирәте артыннан сокланып карап калды Нәфига. “Күз тимәсен, кызлар кебек шул әле син, бер дә үзгәрмисең”. Менә кура җиләге куаклары артыннан Газизәнең ак яулыклы башы гына күренә башлады, аннары артка таба киң итеп бәйләгән яулыгы җилфердәп күренеп китте дә, ул урында ак каурый болыт кына асылынып калды.
– Тукта, дустым, сабыр ит...
Нәфига тел очында эленеп калган әлеге җыр сүзләрен кабатлап өенә атлады.
Кызларында озак юанмады Газизә. Алар иртәгә Кама Тамагына кунакка барырга җыеналар. Олы кызы Кадриянең туган көне – юбилее. Алар артыннан биреп җибәрергә дип, күчтәнәчләр алып төшкән иде ул. Бик кыстагач, бер чынаяк чәй генә эчте дә:
– Килен эштән кайтканчы, аш та куясым бар, аннары балаларны бакчадан алыр вакыт җитәр, – дип ашыгып, кайту юлына чыкты.
Газизә олы юлга чыкмыйча, болыннан, су буйлатып кына кайтырга ниятләп, каршыдагы дәваханә бакчасына юнәлде. Бакча уртасыннан салынган тар сукмак буенча үтеп, бакча артларыннан болынга чыкты.
– Чү! Күке кычкыра түгелме?
Газизә барган җиреннән шып туктап тыңлый башлады. Күке тавышы бик сирәк ишетелгәнгәме, аның бервакытта да күке тавышына битараф кала алганы юк. Нишләптер кызгана ул бу кошны. Аның тавышы күңелдә ниндидер сагыш, моң уята. Баласын ташлап киткән аналарны күкегә тиңләсәләр дә, Газизә алай уйламый. Күкенең баласын утырып чыгарырга тән температурасы җитми дип ишеткәне бар аның. Шуңа күрә йомыркасын чит ояга салып китәргә мәҗбүр. Нәселен ничек тә дәвам итү максатыннан эшли бит ул аны. Аның үзәкне өзәрлек моңлы тавышы – балаларын юксынып, аларны эзләве, чакыруыдыр инде мескеннең.
Күке синең ничә ел яшисеңне саный, дигәннәренә дә ышанмый Газизә. Бер Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле инде безгә күпме гомер бирелгәне. Шулай да Газизә бу юлы нишләптер күке тавышын саныйсы итте.
“Бер, ике, өч... Әй, бик әз булды бит бу! Өч ел, өч ай, өч көн...” Үзенең уйларыннан Газизә әллә нишләп китте. “Уф, әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, әстәгъфирулла! Бу башка әллә нинди тиле уйлар килә кайчак”.
Газизә, адымын тизләтеп, алга бара гына башлаган иде, күзе үлән арасында кызарып, “өзеп ал мине”, дигәндәй ымсындырып торган җиләккә төште. Инде җиләк вакыты узып баруга карамастан, кып-кызыл булып, мәмердәп пешкән җиләкне авызына кабар алдыннан:
“Җир җиләге ачы була, ачы була,
Үзвакытында пешмәсә шул, пешмәсә”, – дип җырлап куйды.
Гомумән, Газизәнең һәр очракка диярлек җырлап куя торган җыр өзекләре я булмаса әйтемнәре бар.
Берәр җиргә чыгып китәсе булса:
“Киттек Сәрвәрне эзләргә,
Артыннан калмый күзләргә...” – дип, “Наемщик” драмасындагы җырны сузып җибәрә.
Ә инде хәл белергә барса, ишектән керешли үк:
“Талда яфрак, бездә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?” – дип җырлап җибәрергә мөмкин.
Ашыктырганны бер дә яратмаганга күрә, кабалана башласалар:
“Әкрен кирәк, ипләп кирәк
Ишетергә сандугач сайрауларын”, – дип тынычлындыра.
Газизә җиләкне авызына китереп, бермәл ләззәтләнеп торды да кабып җибәрде. Җиләк искиткеч тәмле, баллы иде. “Күрче, үзвакытында пешмәсә дә, нинди тәмле икән бит бу!” Куллары үзеннән-үзе җиләк сабакларына үрелде. “Кайткач, тәмләп чәйгә салып эчәрбез әле, балаларга да каптырырмын”, – дип, җиләк җыя башлады. Аннары гына исенә килеп, “Һай, җиләк күрдем дип соңга калмыйм тагын”, – дип, аяк астындагы җиләкләргә карамаска тырышып, адымын кызулатты.
Атау тавына җиткәндә ул тагын туктарга мәҗбүр булды. Авыл ягыннан моңлы азан тавышы ишетелә иде. Азан тавышы! Ничә елдан соң әйләнеп кайткан, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә торган сихри аһәң ул! Газизә дөньясын онытып, азанның һәр авазын йөрәге аша үткәреп, тыңлап торды. “Тукта, икенде вакытына кергәнбез ләбаса! Әле тәһарәтем дә бозылмаган, шушында гына укып алыйм әле намазымны”.
Ул өстендәге жилетын салып, намазлык итеп җәйде дә, намаз укый башлады. Беренче рәкәгатьне укып бетереп торып баскач, күзе үзеннән-үзе каршысында җәйрәп яткан матурлыкка төште...
Камәрия ВАФИНА, Ядегәр
Дәвамы бар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев