Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хәрбинең тормыш иптәше: Аннан килгән шалтырату, СМС-хәбәрләр – безнең өчен зур сөенеч

Хәрбинең пар канаты Оксана белән дә телефон аша элемтәгә чыктык.

Түбән Үрәс авылында туып-үсеп, гаиләсе белән Казан шәһәрендә яшәүче Евгений Исаев бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт уза. Шушы көннәрдә райондашыбызның әнисе Зинаида Исаеваның хәлен белешеп кайттык.

Күңелен моңсулык, сагыш биләп алган булса да, сигезенче дистәне түгәрәкләгән ханым безнең белән аралашырга, улы турында сөйләргә үзендә көч тапты. 

Әңгәмәдәшем Түбән Комар авылыннан Сәйфетдин исемле егеткә тормышка чыга да, яшь гаилә 1970 елларда Казахстан якларына юл ала. Шунда өч балага гомер бирә, тырышып хезмәт куя алар. 

– 1997 елда туган авылым Түбән Үрәскә кайтып төпләндек, яңа йорт җиткердек. Мин Казахстанда вакытта ук лаек­лы ялга чыккан идем. Ә менә Сәйфетдин күмәк хуҗалыкта тракторда, төрле эшләрдә хезмәт куйды, – ди Зинаида Гавриловна. – Матур гына яшәгән көннәрнең берсендә гаиләбез капкасын кайгы җиле какты. Авырып, олы кызыбыз Валентина вафат булды, ике баласы калды. Аны озатып дүрт ел үткәч, иремне җирләдем. Ярый әле, ул чакларда хәсрәтемне бүлешергә, сыгылып төшмәс өчен ярдәм итәргә якыннарым, туганнар янәшәдә иде. Балаларымның, онык һәм оныкчыкларның гомере озын була күрсен дип, теләкләр теләп утырган көнем. 

Зинаида ханымның сөйләве буенча, аның икенче кызы Татьяна гаиләсе белән Германиядә яши икән. Ә менә Евгений Казанда төпләнгән. Яшәү урыны буенча авылда теркәлгәнлектән, хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе дә монда килгән.

– Евгенийга – 44 яшь. Ул балачактан батыр йөрәкле булды, һәр эшнең рәтен белде. Мәктәпне тәмамлагач, ике ел Мәскәү өлкәсендәге хәрби частьта хезмәт итте, – ди хәрбинең әнисе. – Повестканы исә өйгә китерделәр. Ул чагында Евгений да монда иде. 2022 елның 26 сентябрендә улымны ерак юлга озаттык. Инде менә өч елдан артык илебез тынычлыгы сагында ул. Ике тапкыр яраланды, контузияләр дә алды, яра кыйпылчык­лары тәнендә әле һаман да бар. Күптән түгел ялга җибәрделәр үзен. Бу юлы тагын да җитдиләнеп, олыгаеп киткән шикелле тоелды. Борчылмасын дигәндер инде, миңа артык бер сүз сөйләмәде. Сәламәтлегем какшагач, социаль хезмәткәр билгеләгәннәр иде. Надежда Соловьеваның да тормыш иптәше махсус хәрби операция зонасында. Евгений белән сыйныфташлар, якын дуслар иде алар. Женяны озатканнан соң, Алексей да аның артыннан хезмәткә китте. Ике авылдаш бер урынга туры килмәсәләр дә, телефон аша аралашып торалар икән. Уртак борчу Надежда белән арабызны тагын да якынайтты. Аның килүен аеруча сагынып көтеп алам. Шөкер, киленем, оныклар да кайтып йөри. Балалар җыелганда өйгә дә ямь керә. 

Хәрбинең пар канаты Оксана белән дә телефон аша элемтәгә чыктык. 

– Евгений белән гаилә коруыбызга 14 ел булды, бер ул тәрбиялибез. Ирем күп еллар төзелештә эшләде, Казан метросын төзүгә, биек йортлар салуга күп көч куйды. Махсус хәрби операция зонасында ул мотоукчылар полкында хезмәт итә, позывное – “Бабай”. Аннан килгән шалтырату, СМС-хәбәрләр – безнең өчен зур сөенеч. Бик зарыгып көтеп алабыз. Улым да, мин дә әтиебезгә һәрдаим теләктәшлек күрсәтергә тырышабыз, аралашканда бары тик уңай хис-кичерешләрне генә белдерәбез, яратуыбызны, сагынуыбызны әйтәбез, фоторәсемнәр җибәрәбез, тизрәк исән-имин кайтуын көтәбез. Озаграк хәбәргә чыкмаган вакытларында, командирлар аша булса да, хәлен белергә тырышам, – ди Оксана. – Евгенийның ялга кайтуы бәйрәмгә тиң. Гаиләбез бергә булганда фронт хәлләре турында артык сөйләшмәскә, дөресрәге, ул темага кагылмаска тырышабыз. Балыкчы ул безнең. Шуның өчен күп вакыт табигать кочагында, елга буенда үтә. Берсендә хезмәт урынында да балык тоткан әле, аннары иптәшләре белән кыздырып ашаганнар. Евгений улыбызны бик ярата. Ялда чагында аерылгысыз алар. Кызганыч, санаулы көннәр генә тиз уза шул. Гуманитар ярдәмгә килгәндә, без аны җибәрергә тырышабыз. Әмма хезмәте беренче линиядә булгач, кызганыч, күп вакыт ул аларга барып җитми. Зарлануны белми, тырышып хезмәт итеп, Ватан сагында торучы ирем, әтиебез – безнең өчен Герой, горурлык. 


 Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек өчен быелның 9 маенда райондашыбыз, өлкән сержант Исаев Евгений Сәйфетдин улына хәрби часть командирының Мактау грамотасы тапшырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев