Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хәмерсез биш ел»: «Аноним алкоголиклар» клубы әгъзасы Гөлнара эчкечелектән котылуы хакында сөйләде

«Аноним алкоголиклар» җәмгыятенә биш ел йөрүче Гөлнара белән әңгәмә корып, хәмерне ничек җиңүе турында сораштык. Ул сүзне гаиләсеннән, бала чагыннан ук башлады.

«Алкоголь куллануга бәйлелек синдромы» яки гади халык телендәге «алкоголизм» еллар узу белән кимүгә таба бармый. Кеше үз-үзен кулда тота алмый башлый, хәмергә бәйлелек барлыкка килә.

Бу чирне күпләр ялгызы гына җиңәргә сәләтсез, янәшәләрендә авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер торучылар булмаса, үзләре кереп чумган баткаклыктан чыга алмаячак. Шуңа да «Аноним алкоголиклар» җәмгыяте исеме астында берләшмәләр төзелә дә инде.

Очрашуга килүчеләргә клуб әгъзасының нинди җенестән булуы, яше, һөнәре әһәмияткә ия түгел, алар өчен иң мөһиме — эчкечелекне бергәләп җиңү. Әлеге чир каршында һәркем бертигез шул. 

Балачак «җәрәхәте»

«Аноним алкоголиклар» җәмгыятенә биш ел йөрүче Гөлнара белән әңгәмә корып, хәмерне ничек җиңүе турында сораштык. Ул сүзне гаиләсеннән, бала чагыннан ук башлады.

— Мин яхшы гаиләдә дүртенче бала булып тудым. Ике апам, абыем бар. Әтием машина йөртүче булып эшләгәнлектән, исерткеч эчемлек кулланмады, шул бәйрәмнәрдә генә бераз хәмерне авызына ала, ә әнием бөтенләй эчми иде, — дип хатирәләргә бирелде ул.

Гөлнараның сүзләренә караганда, гаиләдә нәкъ менә әнисе аеруча кырыслыгы белән аерылып торган: ачуы чыккан вакытта: «Нигә мин сине тапканмын икән?» — дип, еш кабатлаган. Кызганыч, мондый авыр сүзләр кечкенә сабыйның йөрәгендә тирән эз калдыра. Әмма арыган әнисе бу турыда уйламагандыр, чөнки балаларын ашату өчен, декреттан эшкә чыгарга туры килә аңа. 

Шуңа да балаларны тәрбияләү белән әби кеше шөгыльләнә, тик ул да аларны иркәләп, назлап үстерми. Туган йортында кечкенәдән артык булуын аңлаган Гөлнараның соңыннан үз-үзен түбән бәяли башлавына гаҗәпләнәсе түгел. Вакытлыча гына булса да чынбарлыктан арынуның бердәнбер ысулы китап уку була. Аны укырга апасы өйрәтә.

Рәхимсез тормыш барлыгын онытырга мәҗбүр иткән китаплардан Гөлнараның хәтта аерыласы да килми.

— Мин һәрвакыт каядыр еракка китәргә хыялландым. Дөрес итеп хыялланырга кирәк, диләр бит. Кечкенәдән үскәч кыз алып кайтам, аны сөеп, иркәләп, кочаклап, яратып үстерәчәкмен, үзара дуслар кебек булачакбыз дип фантазияләргә бирелә идем. Чөнки әниемнең миңа карата мөнәсәбәте беркайчан да андый булмады... Балачакта шигырьләр дә яздым, иҗат җимешләрем «Пионерская правда» газетасында да басылып чыккан иде. Ләкин якыннарым гына мине мактарга ашыкмады, — ди әңгәмәдәшем.

Балачак үпкәсе исерткеч эчемлек белән мавыгуга этәрә дә инде. Уналты яшендә Гөлнара беренче мәртәбә дуслары компаниясендә алкоголь татып карый. Паспорт алу хөрмәтенә апасы аңа бераз эчәргә тәкъдим иткәч, ул баш тартмый. Хәмер белән бергә көче артуын сизә, үз-үзенә түбән бәя бирүе онытыла. Менә ул — чын мин дип уйлый. Шуннан соң исерткеч эчемлек белән якыннан дуслашып китә.

Упкын читендә

Егерме яшьтән соң Гөлнара баласы белән ялгызы калгач, мөһим карарга килә: кызын тәрбияләү өчен эчүен ташларга кирәк. Ләкин утыз яшендә ул бер ир-ат белән таныша. Алар арасында бернинди мәхәббәт хисе дә кабынмый. Әлеге ир дә эчәргә ярата торган булып чыга. Яңадан эчкечелек дөньясына әйләнеп кайткан Гөлнара якшәмбе көннәрен дә хәтерләми, йокысыннан дүшәмбе генә уяна, иренең акчасын урлауга күчә, еш кына өеннән дә чыгып киткәли. Мондый темпта Гөлнара кызының күчеш чорын, иренең ташлап китүен, эштән кууларын, аннары тагын 3-4 эш урынын алыштыруын сизми дә кала, ләкин берничек тә алкогольдән баш тарта алмый.

Әйтерсең лә, тормыш хатынга үзенең тискәре ягын күрсәтеп, аны түбәнгә тарта. Әмма килеп туган хәлдән чыгу юлы барыбер табыла. 

Көннәрдән беркөнне Гөлнара бу дөньяга күзләрен ачарга ярдәм итүче берәүне очрата. Ул дәваханәгә барган җиреннән үзе шикелле үк кешеләр җыелган җәмгыятькә эләгә.

Бәхетле киләчәккә, хәтта үз-үзенә ышанмаган хәлдә уй-фикерләрен туплый да җыелышка бара. «Аноним алкоголиклар» җәмгыяте әгъзалары ул күрергә күнеккән эчкечеләрдән шактый аерыла. Алар үз тормышларында булган, аныкына охшаш вакыйгалар сөйли башлагач: «Һәммәсе дә минем хакта, минем хис-кичерешләрем турында бәян итәләр сыман тоелды», — ди язмам герое. 

Күңелендә башкалар булдыра алгач, мин дә җиңеп чыгармын әле, дигән өмет чаткысы уяна. Баштарак ул үзеннән таләп ителгән нәрсәләрнең мәгънәсен аңлап бетерми, берни дә барып чыкмаячак дип уйлап ялгыша. Җәмгыять тәкъдим иткән программалар Гөлнара элек игътибар бирмәгән илаһи көчкә бәйле була. Нәкъ тә менә шулар аның язмышында мөһим роль уйный да инде.

— Исерек чагымда нинди генә хәлгә эләксәм дә, һәрвакыт өйгә сау-сәламәт килеш кайта идем. Аллаһы Тәгаләнең гел янәшәмдә булуын, мине саклавын аңладым... Менә бу танышымның «Аноним алкоголиклар» җәмгыяте турында сөйләве дә юктан гына түгел бит. Ходай барысын да кешеләр ярдәмендә тормышка ашыра, — дип басым ясый яңа танышым.

Шуннан соң Гөлнара үзен кулга ала. Кызы белән мөнәсәбәтләрне ничек кенә җайларга тырышса да, баласы башта гафу итәргә әзер булмый. Берникадәр вакыттан соң әнисенең ниятләренә чын-чынлап ышангач кына аңа булышырга ризалаша. Ә Гөлнараның әнисенә карата булган үпкәсе йөрәген тырнап торса да, ул үткәнен оныта да, кичерә дә алмый.

Бүгенге көндә Гөлнара абыйсын алкогольгә бәйлелектән дәвалау, аны упкыннан тартып чыгару белән шөгыльләнә. Иң мөһиме — сиңа ярдәм итәргә әзер кешене кире какмау икәнен яхшы аңлый ул. Бәлки бу бер генә кеше түгел, ә зур җәмгыять булыр.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев