Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Халыкара олимпиадаларда җиңү яулаган укучылар һәм аларның укытучылары премия алачак

Казан Башкарма комитетының тиешле карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза үтә.

Татарстан башкаласында быел узган елдагы кебек үк гомуми белем бирү фәннәре буенча халыкара олимпиадаларда Россия җыелма командасы составында җиңү яулаган мәктәп укучылары һәм аларның укытучылары бүләкләнәчәк. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итә.

Казан Башкарма комитетының тиешле карар проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза үтә.

Акчалата премия күләме 2024 ел белән чагыштырганда үзгәрмәячәк.

  • Алтын медаль алган мәктәп укучысы — 300 мең сум,
  • көмеш медальгә ия булучы — 250 мең сум,
  • бронза медаль яулаучы 200 мең сум (салым тотып калуларны да кертеп) алачак.

Призлы урыннар санына карамастан, укучыга бер генә премия түләнәчәк.

  • Алтын медаль алучыны әзерләү өчен премия — 300 мең сум,
  • көмеш медаль өчен — 250 мең сум,
  • бронза медаль өчен 200 мең сум (салым тотып калуларны да кертеп) тәшкил итәчәк.

Бүләкләүнең күләме укучының иң югары нәтиҗәсе буенча билгеләнәчәк. Шул ук вакытта премия халыкара олимпиада җиңүчесен әзерләгән бер педагогка аның төп эш урыны буенча түләнәчәк.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев