Волынец күп балалы гаиләләргә тиешле федераль бүләкләр һәм түләүләр турында аңлатты
Федераль дәрәҗәдә тиешле статус алган күп балалы гаиләләр мактаулы бүләкләргә һәм титулларга лаек булырга мөмкин.
Гаилә елында күп балалы гаиләләр статусын федераль дәрәҗәдә теркәделәр, шул ук вакытта гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстаннан күп балалы ата-аналар нинди федераль бүләкләр һәм түләүләр алачагы турында сөйләде.
Волынец хәбәр иткәнчә, федераль дәрәҗәдә тиешле статус алган күп балалы гаиләләр мактаулы бүләкләргә һәм титулларга лаек булырга мөмкин. Алар — «Ата-ана даны» медале һәм ордены, «Герой ана» исеме. «Ата-ана даны» ордены медале белән дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар яисә уллыкка алучылар бүләкләнә. «Ата-ана даны» ордены — югары дәрәҗәдәге бүләк, аны 7 бала яки күбрәкне тәрбияләгән берничә гаиләгә ел саен бирәләр. «Ата-ана даны» ордены һәм орден медален Кремльдә тантаналы шартларда Россия Президенты тапшыра. Орден белән бүләкләүгә 500 мең сум күләмендә акчалата түләү дә өстәлә.
«Герой-ана» — ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызлар өчен иң югары дәрәҗәле бүләк. Бу Россиядә «Россия Федерациясе Герое» һәм «Хезмәт Герое» белән беррәттән өч иң югары бүләкләрнең берсе. Герой анага махсус мактау билгесе — орден, шулай ук исем бирү турындагы грамота тапшырыла. Бу исемгә түләү 1 млн сум тәшкил итә.
Искәртик, күп балалы гаиләләрнең статусы турындагы карарны 23 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Аны өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр ала.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев