Волонтерлык хәрәкәте кураторы Ирина Иванова: Хәзер дә әле мин күңелем белән укытучы
Тегүчеләр батальоны сафына кул эшен яраткан, тегү өлкәсендә азмы-күпме күнекмәсе булганнар кушылган. Моннан өч ел элек батальонда 6 кул эше остасы булса, хәзер алар – 36.
Моннан өч ел элек Кукмарада “Тегүчеләр батальоны” оешты. Әлеге төркем бик мөһим һәм хөрмәткә лаек эш башкара.
Волонтерлык хәрәкәте кураторы Ирина Иванова белән кул эше осталарының бүгенге хезмәте турында сөйләштек.
– Өлешчә мобилизацияләү башлангач, күп кенә райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасына җибәрелде. Тегү-чигү эше белән шөгыльләнгәнлектән, алар миңа шеврон (аерылып тору өчен билге) чигү өчен еш мөрәҗәгать итәләр иде. Шуннан соң мин: “Хәрбиләргә ничек ярдәм итә алам соң?” – дип гел уйланып йөрдем. Берсендә танышым, махсус хәрби операциядә булган егетнең әнисен очраттым да, аның белән шактый озак сөйләшеп тордык. Райондашыбыз егетләрдән җылылыкны саклый торган эчке кием (термобелье), балаклава, носки, дронга каршы юрган һәм башкаларга сорау зур булуын әйтте. Ул чагында әлеге төр кирәк-яракларга кибетләрдә дә бәяләр шактый кыйммәт иде, – ди Ирина Валентиновна. – “Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” төркеме кызлары-егетләре белән киңәшләшеп, 2022 елның 19 ноябрендә “Тегү батальоны” волонтерлар хәрәкәтен оештырып җибәрдек. Дүрт төргәк тукыма сатып алып, шул атнада ук эшкә керештек, 80гә якын термо кием тектек. Калган тукымалардан балаклава, носкилар да тегәргә уйладык һәм мин: “Бу эшне мәктәп укучылары белән башкарып булмасмы?” – дип, район мәгариф идарәсе җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем. Ул чагында шәһәр мәктәпләре бик актив булды, укытучылар, балалар, әниләре зур тырышлык куйды.
Тегүчеләр батальоны сафына кул эшен яраткан, тегү өлкәсендә азмы-күпме күнекмәсе булганнар кушылган. Моннан өч ел элек батальонда 6 кул эше остасы булса, хәзер алар – 36.
– Мессенджерларда үз төркемебез бар. Анда кызлар белән һәрдаим аралашып торабыз. Бүгенге көндә хәрбиләрдән кием-салым белән бәйле нинди сорау бар, аларның һәммәсен булдыра алганча әзерләп җибәрергә тырышабыз. Җәй көне плащ-палатка, хәрби маскировка киемнәренә (маскхалат) өстенлек биргән булсак, хәзер флис тукымадан җылы киемнәр (толстовка), җылылыкны саклый торган эчке кием күп сорыйлар, – ди Ирина Иванова. – Заявка килеп ирешү белән, эшкә керешәбез. Беребез – өлгеләр әзерли, икенчебез – кисә, өченчебез киселгән әзер тукымаларны өенә алып китә дигәндәй... Бер төн эчендә биш-ун кием тегеп китерүчеләр дә бар. Җәй көне плащ-палаткаларны куе яшел, чуар тукымалардан тексәк, кышка таба акка алыштырабыз. Соңгы вакытта эшләнмәләребезгә махсус наклейка да ябыштыра башладык. Ә менә шевроннар эшләгәндә, алар янына Татарстан, Кукмара районы гербы төшерелгәннәрне да салабыз. Иң мөһиме: егетләр канәгать. Хәтта быелның февраль аенда “Тегүчеләр батальоны”на Рәхмәт хаты да җибәрделәр.
Минем шуны билгеләп үтәсем килә: соңгы вакытта егетләргә ярдәм итү буенча сүлпәнәю сизелә. Әгәр активрак булсак, көчебез тагын да артыр, хәрбиләргә күбрәк булыша алыр идек.
Язмам героена килгәндә, Ирина – Кукмара кызы. Күп еллар мәгариф системасында хезмәт куеп, бүгенге көндә үз тормышын тулысынча тегү-чигү эшләренә багышлаган райондашыбыз ул.

– Мин – һөнәрем буенча математика һәм информатика укытучысы. Хезмәт юлымны 2003 елда Түбән Үрәс урта мәктәбендә башладым. Университет тәмамлап, кулыма диплом алгач, берничә ел күппрофильле лицейда балалар укыттым. Аннары район мәгариф идарәсендә методист, җитәкченең тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкардым. Ә менә кул эшләренә тартылуым исә балачактан килә. Әнием кечкенәдән тегәргә, чигәргә, бәйләргә өйрәтте. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле, – ди ул. – Районда бер елны мәгариф хезмәткәрләренең республика семинары узды. Шул чагында 4нче урта мәктәп укытучысы Альбина Якупова күргәзмәдә балаларның кул эшләрен, төгәлрәге чигү коллекциясен тәкъдим итте. Мин, кабинетка кереп, аларның тегү машиналарын да карадым һәм... кызыгып куйдым. Өйгә кайтып, иптәшем белән сөйләшкәннән соң, без дә машина сатып алдык һәм мин рәхәтләнеп иҗат дөньясына чумдым: кистем, тектем, яңа фасоннар уйлап чыгардым.
Әңгәмәдәшемнең беренче кул эше сумкалар була. Иртәнге сәгать дүртләргә кадәр тегә ул аларны. Ике-өч сәгать кенә йоклаган килеш эшкә барасы, тиешенчә хезмәтне дә башкарасы бит әле...
– Тегү машинасы артында мин күңелемә рәхәтлек алдым, булган проблемалар онытыла, башымда мең төрле, берсеннән-берсе яхшы уй-фикерләр “кайный” иде. Әмма көннәрдән-беркөнне тормыш иптәшем Эдуард: “Я кул эше, я мәгариф өлкәсе”, – дип, мине сайлау алдына куйды. Барысын бизмәнгә салып үлчәдем дә, үз-үземне җиңеп, икенче якка атлап чыктым. Әлбәттә, һөнәремне алыштыру җиңелләрдән булмады. Хәзер дә әле мин күңелем белән – укытучы.
Ирина Иванованың остаханәсеннән машиналар гөрелтесе өзелми. Тегә, чигә, наклейкалар да ябыштыра ул.
– Яраткан эшем белән тәүлек буе да шөгыльләнә алам. Әмма гаиләм, балалар турында да онытмыйм. Аларга да минем игътибарым бик кирәк, – ди оста куллы тегүче. – Берәр эшләнмә чигәргә алынганчы, иң элек аның дизайнын ясау мөһим. Информатика фәне укытучысы булгач, әлеге юнәлеш тә бик җиңел бирелә. Рухланып иҗат итәм, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә булышам. Башкаларга ярдәм итә алуым белән икеләтә бәхетлемен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев