Владимир Путин бүген елга нәтиҗәләр ясаячак һәм россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк
Туры линия Президентның еллык матбугат конференциясе белән берләштереләчәк.
Бүген 12.00 сәгатьтә Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә башлана. Дәүләт башлыгы ел нәтиҗәләрен ясаячак һәм гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, дип яза «Татар-информ» МА.
Президент өчен сораулар җыю 7 декабрьдә башланды. Бу вакыт эчендә кол-үзәккә, 18 декабрь киченә булган мәгълүматларга караганда, якынча 1,7 млн мөрәҗәгать кергән.
Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков билгеләп үткәнчә, аеруча популяр темалар – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, сәламәтлек саклау, шул исәптән инвалидларны тәэмин итү, транспорт инфраструктурасын һәм икътисадны үстерү мәсьәләләре. Мөрәҗәгатьләр Россия территориясеннән генә түгел, чит илләрдән дә килә.
Туры линия Президентның еллык матбугат конференциясе белән берләштереләчәк.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев