Видео: "Мерседес" шоферы "зебрада" гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган
Соңгы яңалыклар

Видео: "Мерседес" шоферы "зебрада" гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган

Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән юл аркылы чыккан.

"Мерседес" шоферы җәяүлеләр кичүендә гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган, дип яза "Татар-информ".

Бала, автомобиль бәрдергәндә, әбисе һәм бабасы белән Казанның Гаврилов урамында юл аркылы чыккан.

Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, бала хастаханәгә барганда вафат булган.

Фаҗиганең шартлары ачыклана
 

 

 

Фото: Инстаграмм Муниципальной службы полка ДПС Казани

 


Нет комментариев